Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 46)
Шул вакытны юлда туктатып.
Әллә кая китеп югалдың…
…Рафаэль дус Сибат! Бу гомердә,
Безнең яшьлек янган елларда,
Үзенчә бер ЖЗЛлык затлар
Аз очрадымы узган юлларда!
Мин бүгеннән —
Мәүлам мәдәт бирсен! —
Яд итәрмен гаҗәп чакларның
Куен дәфтәренә сыя торган
ЖЗЛлык кызык затларын!
…Ният кылып, каләм алуга ук,
Узмагандай һичбер чор-дәвер,
Кубарылып
Күз алдыма килде
Хирач агай – тере әзмәвер…
Сибат! Синең гармун моңнарыңны
Тигез кушып көчле хәмергә,
Сыкрады ул:
– Талстуй булалмагач,
Ник яшибез икән бу җирдә?!
Өйлән инде, диләр…
Әнкәй кыстый,
Бер кинәндер, диеп, киленгә!
Гашыйк булыр өчен кирәк миңа
Анна Каренина… кимендә!
Дояркалар бар ул…
Тотмаганы,
Кочмаганы инде калмады —
Безнең Карл Маркс колхозында
Каян тапмак кирәк
Аннаны?!
Ник соң миңа Каренина кирәк?
Ник шуны гел күрәм төшемдә?
Кирәк лә ул
Поезд асларыннан
Саклап алып калыр өченгә!
Рәнҗетелгән хатын-кызның җаны
Һаман әҗәл эзләп яскына…
Янында мин булсам,
Каренина
Төшмәс иде поезд астына!
…Исеңдәме, Сибат, шушы агай?
Сипкәч еллар төрле якларга,
Хат язгалый иде кайчак Хирач —
Ахры, бик сагынган чакларда…
Ә берсендә язган:
«Рафаэльнең
Кайсы якта гомер иткәнен
Беләсеңдер… Ә белмәсәң юлла! —
Гозерем шул, Дөлфәт үскәнем.
Бергә шаулашкан шәп вакытларны
Уйлап тилмердем дә… тилердем!..
Сәлам итеп, зинһар, юлла әле
Рафаэльгә шушы шигырьне:
«Кулларыңа гармун алдың да,
Йөрәгемне моңга салдың да
Әллә кая китеп югалдың…
Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?!»
Хирач абзый… Колхоз Дон Кихоты!
Гомумҗыелышта бүтәннәр
Кукуруз һәм силос мәсьәләсен,
Ящур хәлләрен хәл иткәндә,
Мәшһүр Хирач менә
Трибунага: