Милләт бит бетеп, күшегеп
Өшәнгән иде,
Ахырзаманга туры юл
Түшәлгән иде,
Үз шәүләбезне күреп тә
Өреккән идек,
Ил-тел бетү генә түгел…
Гел беткән идек!
Юлларда тәмам егылып
Калыр чакларда,
Уйлы Илбашы килде лә
Безнең татарга…
Уян, милләт! Танавыңны
Ал инде җирдән,
Зинһар,
Яшәргә өйрән син,
Уйларга өйрән!
Мокыт бер кавем шикелле
Китә күрмә лә! —
Яктыга – якты биеккә,
Зинһар, үрмәлә!
Мондый мөмкинлекләр кабат
Булмаска мөмкин —
Үз хәлеңне уйла, зинһар,
Татарым минем!
Курыкма! Чык язмышыңа
Күзгә-күз карап! —
Кирәкми сиңа салютлар,
Кирәкми парад!
Сынадылар:
– Шушы татар
Әле дә ныкмы?! —
Күрсеннәр инде, ниһаять,
Чын татарлыкны!
…Уйласаң уйла, и милләт,
Уйларлык чагың —
Тезгене ныклы кулларда
Чакта чаптарның!
Яктыра барсын ла, татар,
Яшисе көнең,
Ул – синең күптән көткәнең,
Чын ханың синең!
Һәммә кешегә дә илдә
Бетмәс ул ярап…
Ә нигә аңа салютлар?
Ник аңа
Парад?
Соратты тарих
Шундыйны
Авыр хәлләрдә,
Ау башы түгел, яу башы
Кирәк көннәрдә.
Күпләр әзер иде безне
Салып таптарга! —
Ныклап уйланыр сәгатьләр
Җитте татарга…
Уйланыр, уйлар чакларың
Җитте, татарым,
…Тезгене затлы кулларда
Чакта чаптарның!..
Намуслы булыйк,
Тотмасын —
Каргышы каты —
Бер күрәсен мең кат күргән
Халыкның хакы!