18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 47)

18
– Наданлыктан бетә бу калхуз! — Талстуйны укымаган килеш Ничек гомер итмәк буласыз?! …Һәр кылганы аның гел үзенчә… Килеп чыгар сыман Әле дә, Бу болгавыр чорның сәбәпләрен Талстуе белән дәлилләп! Артык аек, төгәл яшәешне Күңеллерәк итәр өченме — Ходай Үзе махсус бар итәдер Әнә шундый Сәер кешене… Казанга ул кинәт килеп чыгып, Шактый гына «иҗадиланып» Бер шаулар да юкка чыгар иде, Бер ел кыйланасын кыйланып. Табын корган чакта, Иҗадилар Аны телгә алмый калмады — Иҗадилар өчен үз иде ул! Иҗадилар аны Аңлады… Ул да вафат булган икән, Сибат, Дөнья шундый шаулы чагында… Әйтерсең лә гел-гел укый торган Китап янды кара янгында… Килеп керер сыман ишек ачып, Салкын көзнең юеш төнендә — Алтмышлыдыр кирза итекләре, Брезент кәжән – өч пот кимендә! – Бусы торсын… Ач яңасын, Дөлфәт! Мин килдем бит! Давай ял итик! Лиф Талстуй шәрәфенә берне Җилпеп куйыйк әле Ялт итеп! …Без кызыклы булып калыйк, Сибат — Берсен берсе җаннар сагынсын, Тилмерүдән тилерердәй булып, Сагынулы шигырь язылсын: «Кулларыңа гармун алдың да, Йөрәгемне моңга салдың да Әллә кая китеп югалдың — Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?»

Хак

Хаким һәм халык… Шул икәү арасындагы мөнәсәбәт гомер-гомергә шагыйрьләрне уйландырган. Бу нисбәттән безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев чын мәгънәсендә милләт көткән шәхес булып чыкты. Җөмһүриятебез өстендә кара болытлар күпме генә куермасын, ул безне әлегә исән-имин саклап калуга иреште. Бу шигырь Президентыбызның шул көннәрдәге тимердәй ныклыгына, зирәклегенә сокланган көннәремдә язылды.

Халкы хакын хаклый Чын ир Күзгә-күз карап — Кирәкми аңа салютлар, Кирәкми парад! Меңләгән гайбәт яуса да Өстенә аның. Сау чыкты яман яулардан, Саклап иманын. Милләт җаны күтәрәмгә Калган чакларда, Илбашның уйлысын Ходай Бирде татарга! Инде тәмам бу дөньяда Беткән мәл иде! — Хәтта аңгыра сарык та Үлеп яткан арысланга Типкән хәл иде!