18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 45)

18
Бездән калыр-калмас эзләргә, Җан йолдыз күк әзер йөзәргә — Елт итәр дә сүнәр бу гомер, Без хак икәнлекне кем белер? Упкын безне көткән чагында, Нур күпере балкып кабына, Узыгыз, уз, дигән шикелле, Бу кичкесез шомлы үткелне, Очкын атып өмет кабына, Упкын безне көткән чагында. Йолдыз нуры тамсын җаныңа! Керфегеңә җилләр кагыла, Һәр бөртеге саен – якты таң… Сөю өстен икән Вакыттан Куеныма сеңгән чагында… Йолдыз нуры тамсын җаныңа! Бездән калыр-калмас эзләр бар.

Караңгы җил

Кайда бу салкын җил – күңелдәме? Җан җилкәнен капылт күтәрә! …Эзләп килгән мине караңгы җил, Кап-кара җил кара күкләрдән… Китерә дә бәрә бозлы җилләр Борынгыдан үчле шикелле, Яктыдан да якты бу язмышлар Шул караңгы җилдә сүтелде. Авыр уйлар уйлар кешеме мин? Тик Кара җил төшә күкләрдән… Ул өстери мине! Серле сулыш — Явыз сулыш өрә Җилкәнгә… Җандагы ут, Җилләр искән килеш, Балкып китә алмый тилмерә — Чөнки Явыз җилләр куенында Калды бугай безнең гомерләр…

Шигырем – гомерем

Китсәм дә төп йортыма, мин Үкенмәм бер дә, Гашыйклар качып үбешсә Минем шигырьгә. Дошманга тик калкан булма, Шигырем минем, Шигырем генә түгел син — Гомерем минем! Ышыклама явызларны, Шигырь дигәнем — Яктырт күңеле сафларның Яшәр көннәрен! Тере утым, и гашыйклар, Сездә кабынсын — Шигырем былбыл сайраган Талтирәк булсын… Яшәмәдем юкка диеп, Мин үләр идем — Гашыйклар бер ышык тапса Шигырьдә минем!..

II

Ага вакыт җиргә ак кар булып, Бәгырьләрдә гүли бу вакыт. Күзләренә кара, Көчең җитсә,