Ашыктымы шулай бу гомер?
Күрәсең, бу – серле билгедер…
Болыннарда ялгыз елармын,
Мең чәчәген күреп елларның…
Күзлут күзләренә карадым —
Ак болыттай җаным таралды
Һәм сарылды барып офыкка!
Җан түрендә генә – ышыкта
Сүнә белмәс бер ут яралды…
Күзлут күзләренә карадым.
Һәм галәмнең тойдым күчкәнен!
Йолдызны гөл итеп иснәдем
Таң чыклары янып тамганда,
Төн җилләре арып талганда
Күрдем йолдыз очып төшкәнен
Һәм галәмнең тойдым күчкәнен…
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
Синсез күпме еллар кичкәнмен…
Адаштырган дөнья юллары!
Сөйлә ерак таңның нурларын,
Анда нинди җилләр искәнен,
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
Кайнар оя
Йөрәгемне кайнар оя итте
Сандугачым —
Тома ятимем…
Нинди каргыш кара итте икән
Җиргә Ходай биргән ул көнне?
Моң дускаем!
Синдәй бер сандугач
Йөрәгемә корды оясын —
Елыйсы да, җырлыйсы да килә,
Килә сайрап чыклар коясы!..
Салкын кергән
Ятим сандугачның
Оясына —
Моңлы йортына…
Җырлыйм әле диеп, изү чишәм…
Күкрәгемдә килеш җыр тына.
Гел таманга килер,
Галәм үзе
Былбыл тын алганны сизгәндә,
Җырласаң да, үксеп еласаң да
Моң дигән бу кичке үзәндә…
Бездән калыр-калмас эзләр бар
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Яраларга тозлар сибелер…
Без хак икәнлекне кем белер,
Упкын безне көткән чагында?
Йолдыз нуры тамсын җаныңа…
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Дөньяның бер нәфис чагында…
Сафмы минем хыял, и җаным?
Йолдыз тулы төнен дөньяның
Күреп, Ходай Үзе табына,
Җанның гөлдәй тибрәр чагында.
Яраларга тозлар сибелер —
Шуңа бирелгән бит бу гомер,
Сөя бел син, Адәм баласы!
Яшәү белән үлем арасы
Җан өчен соң чик түгелдер!
Яраларга тозлар сибелер…
Без хак икәнлекне кем белер?
Яшел җилле каен иелер