18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 43)

18
Берәү бар бит әле дөньяда! Яфрак шавы, дулкын шавы итеп Сөйләшәм гел, дәшәм мин аңа… Мин гомергә саныйм Бары синле, Җылы булган нурлы көннәрне… Син булганга мин бар бу җиһанда — Син исәнгә исән мин әле! Безнең исән булу Дөньялыкта — Мәхәббәтнең барлык билгесе… Безнең Барлык Шушы дөньялыкның Таң җиллесе, җылы гөллесе…

Җавапсыз килеш

Авыр чакларда йомылып һаман, Яман дөньядан шигырьгә качтым… Дөнья айкаган сәйях шикелле, Бу җаным сәер дөньялар ачты. Аңламадым ла тик бер сорауны — Җавапсыз килеш кала җиһанда… Аңлату мөмкин түгелдер аны Мең җавап табар даһи булсаң да! Мәңгелек сорау мәңгегә калыр, Җавапсыз килдем, җавапсыз китәм: Табигать көче нәкъ минем өчен Нигә нәкъ сине сайлады икән? Болгавыр дөнья түрләрен айкап, Нигә нәкъ сине тапкан бу күңел? …Табышмак булып кала бер сорау: – Нигә нәкъ сине? Бүтәнне түгел?..

Әйтәсем килә

Күз тидермә айлы күлгә — Сулар чайкалып китәр, Айлы да утлы агымнар Талның толымын сүтәр! Юкәле күлдә ялтырап, Тагын йолдыз атылды, Нидер буласын тоепмы, Сизепме этләр тынды… Кое бавын ычкындырды, Сөйгәнем минем, көлеп — Сиртмәдәге Ай Коега Мәтәлеп төште кебек. Әйтәсем килә «Сөям!» дип… Әйтсәм, дөнья саташыр — Күкләр күлгә төшеп чумар Йә күлләр күккә ашар! Ә бит әйтәсем килә…

Күзлут

Син – таңдагы күзлут чәчәгем… Таҗ-керфегең истә ич әле! Мең чәчәген күреп елларның, Күзлут күзләренә карадым Һәм галәмнең тойдым күчкәнен. Таҗ-керфегең истә ич әле… Бүгенгеңме, әллә кичәгең Сулыш булып җанда кабына? Ярсу таңнар аткан чагында Кил әле, кайт! Еллар кич әле! — Таҗ-керфегең истә ич әле! Мең чәчәген күреп елларның, Күрдем – мәхәббәткә соңардым.