Раил Газизов – Тормыш формуласы (страница 3)
Бер ел тегүчелеккә укыды Миннегөл. Озак булмады бәхетле көннәребез: мин аны аңламый идем холкын. Бик матур очрашабыз, сөйләшәбез… һәм кинәт кенә икенче кешегә әйләнә дә куя: бер мәгнәсез сүз сөйли, я кырыйда торганда бер сүз әйтмичә китә дә бара.
Бер бәйрәм вакытында училищега чакырды, танцалар була диеп. Бергәләп бардык, мине вахтерлар кертмәделәр. “Шунда тор”,-диеп кереп китте. Ышанмадым булган хәлгә. Сәгатьтән артык ишек төбендә торганнан соң, балачак Миннегөлне яратуым, ә җиткән кызны түгел икәнен аңладым. Катгый карарга килеп, яңадан очрашмас булып, кайтып киттем.
Ничәдер ай үткәч, институт кырыенда очраштык. Сөйләшеп тордык. Кияүгә чыккан, ире рус. Очрашкан урыннан ерак булмаган йортта яшиләр. Бәхетсез иде балачак дустым, яратмый иде ирен. Тагын берничә тапкыр очраштык, әллә сагалап торган. Сулды,чибәрлеге китте. Мине сагынганы сизелә. Тик мин бер ничек тә ярдәм итә алмый идем. Бәхет тели идем, тик бәхетсез булуы йөрәгемне тырмады. Күпмедер вакыттан соң очрашмадык, югалтыштык. Ничек булды синең тормыш, бәхетеңне таба алдыңмы икән, балачак дустым?
Үзеңнең мәхәбәтеңне бүләк итә алу мөмкинлеге бик зур бәхет ул!
Мәхәбәтне кешеләргә, табигатькә, хайваннарга, үсемлекләргә бүләк итү- ул сәләмәтлекнең бер чыганагы. Мәхәбәт тормыш чыганагы. Тормыш сәләмәтлек булганда гына зур мәгнәгә ия.
Иң беренче, әлбәттә, үзеңне ярата белергә кирәк. Бу урында эгоизм белән үз-үзеңне ярату төшенчәләрен бутамаска кирәк. Эгоизм ул кешегә зыян салу нигезендә үз мәнәфәгатеңне генә кайгырту. Үз-үзеңне ярату ул читләргә зыян салмыйча гына, үзеңнең дәрәҗәңне күтәрә белү. Читләрне чын күңелдән яратып булмый, әгәр үзеңне түбәнсетсәң, үзеңне яратмасаң. Үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк- барлык җитешсезлекләрең белән. Яратыгыз тормышны, яратыгыз табигатьне, яратыгыз яшәгән җирегезне, профессиягезне яратыгыз, гаиләгезне, туганнарыгызны яратыгыз.
Даими елмаегыз! Ә нинди сәбәптән елмаерга соң? Бер нинди сәбәпсез елмаегыз! Елмаегыз, бетте-китте. Елмаерга сәбәп кирәкми. Шул вакыт тормышның ничек матур икәнен ачарсыз. Аллаһ тагәлә кешене бәхетле булсын өчен яраткан, һәм сез үзегезнең бәхетле икәнегезне тоярсыз.
Елмаю бүләк итегез, мәхәбәт бүләк итегез үзегезгә, әйләнә тирәгезгә. Алар барысы да сезнең үзегезгә сәламәтлек булып кире кайтыр.
Сәләмәтлеккә беренче адымнарым.
“Йөгерү йөрәкне яхшырта” дигән сүзләрне беренче тапкыр уку, минем тормышымда зур үзгәрешләр башлануга сәбәпче булды дигән идем. Башта 50-100 метрны йөгердем, аз-азлап озынлыкны арттырдым. Урамга капка төбенә чыгып утырган әби-чәбинең:
–Улым, ни булды, кая болай йөгерәсең?– дигәннәренә, җен ачуларым чыга торан иде.
Бакча артына чыгып, тау артына китеп, болында йөгерергә өйрәндем. Кыш көне чаңгы белән йөгерергә күнегеп киттем.
Ел саен мәктәптә физкультура укытучылары алмашынып тордылар. Килеп, бер-ничә ай үткәч:
–Раил, сиңа физкультурага керергә ярамый икән,– диеп, дәрескә кертмәскә азапланалар иделәр. Ә мин үҗәт идем, бер генә дәресне дә калдырмадым. Рәмилә исемле укытучы яхшы чаңгычы иде, турникта да күнегүләрне яхшы ясады. Аңа карап мин дә турник белән дуслаштым. Җиденче сыйныфта укыганда, Азнакайда район мәктәпләре арасында булган чаңгы ярышына бардык. Мин старт сызыгына якынлаштым, ә кырыйда миңа төртеп күрсәтеп, аякларына ботинкалы җиңел чаңгы таккан малайларның көлеп торганын искәрдем. Үземнең аякка карадым: аякта киез итек, йомшак карда йөри торган киң чаңгылар, ә берсен хезмәт укытучыбыз Мәлик абзый фанер кисәге белән ялгап биргән… 20-30 команда арасында 7 нче урынны алдык.
Карамалы авылы мәктәбендә, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тугызга Азнакай беренче урта мәктәбенә укырга килдек. Ул мәктәптә чаңгы командасы көчле иде.
Сәләмәтлегем, тренировка ясарга җитмәс диеп, язылмадым. Ә күрәм, миннән дә начарырак йөгергән малайлар да чаңгы күнегүләрендә йөриләр. Унынчы сыйныфка килгәч, физкультура укытучысы Самат Батталовичтан тренировкага кертүен сорадым.
–Кар яуганчы йөрерсең, кар яугач чаңгы бирә алмыйм,-диде.
Беренче кар яуган көнне үк:
–Иртәгә килмәссең,– диде. Бер кәкерәйгән чаңгысын бирсә дә мин риза идем югыйса.
Аңа карамадым, кар өстеннән йөгердем үзлегемнән.
Казан Инженер Төзүчеләр Институтына өченче тайпылыштан соң гына кердем. Ике ел Голованов дигән тренер җитәкчелегендә җиңел атлетикага йөрдем. Өченче курска килгәндә, ул институттан киткән иде. Тагын бер ел Казан Дәүләт Университет спорт залында безнең белән шөгелләнде. Төзүче Институт студентлары белән шөгелләнгән өчен хезмәт хакы алмагандыр ул тренер. Дүртенче , бишенче курсларда укыгында үзлегемнән генә шөгелләндем. Тик, тренер белән шөгелләнүгә җитми инде ул.
Икенче курсны бетергәч булса кирәк, җәйге каникул вакытында , Азнакайда ЦППДа эшләүче Райхан абый, нефтьчеләр бәйрәменә спорт командасы туплавын, цех өчен йөгерергә тәкъдим ясагач, мин риза булдым. Үземнең көчне дә сынап карыйсым килде. Әзме-күпме тәҗрибә дә туплаган идем.
Азнакай стадионы шаулый, халык күп бәйрәмдә, шулай ук көндәшләр дә шактый иде. Үземә сүз куйдым: баштан ук беренче урынга чыгарга, узасы килгән кеше узар. Көндәшеңне узу ул зур тәҗрибә һәм көч сорый, бигрәк тә борылышта узасы булса. Мин бер әйләнеп килдем, икенчегә киттем, ә микрофоннан кычкыралар:
–Сезгә фәлән әйләнеш калды,– диеп.
Ә минем арттан килүчеләрнең барысына да фамилияләре белән әйтәләр. Шулай 4-5 әйләнеш йөгердем, шул ук “сез”. Ә берсендә:
–Газизов, фәлән әйләнеш калды.
–Әһә, туганнар, мине танучылар табылды.
Мин беренче барам, тик бер вакыт мин көндәшләремне уза башладым- бер әйләнеш алга киткәнмен.
Финишка өченче булып килдем. Азнакайның ике данлыклы йөгерешчесен шактый гына хафага салган булып чыктым.
Данлыклы нефтьчеләребезнең зур бәйрәмендә 3 километрга йөгереп өченче урын алган кешегә “бик кыйммәтле” бүләк тапшырдылар: каен ботагын кыеклап кисеп такта ясаганнар, ул тактага кара краска сылаганнар, өтерге белән каен рәсеме ясаганнар.
Ул заманда бүләк мәсәләсе алгы урында тормый иде.
Икенче көнне үк, бер туган Фәрит белән Радик Фархутдиновлар мине эзләп Райхан абый янына килгәннәр:
–Ни эшләп без ул кешене белмибез, район командасына алабыз,– диеп.
Мин үземә 15 ел элек бурыч алган идем, йөрәкне яхшыртырга диеп. Минем өчен зур җиңү иде бу ярыш.
Институтта хәрби кафедра да бездән реактив артиллерия офицерлары әзерләделәр. Кайберәүләр, югары белем алганнарга мәҗбүриләп офицер званиесе бирәләр инде диеп уйлый. Бәлкем, кайдадыр шулайдыр. Медицина институтында хәрби медиклар, химия технологик институтында хәрби заправщиклар, авиация институтында самолетларны очышка әзерләүчеләр, ә бездә, төзүчеләрдән артиллерия хәрби белгечләре әзерләделәр. Институтны бетергәч тә әле, 20 еллап военкомат төрле укулар, өйрәнүләр оештырдылар, тревога белән күтәреп, әзерлекне тикшерделәр. Хәрби җыеннарга чакырдылар.
Мин бераз читкә тайпылдым, Тукай бабай әйтмешли: “Сүз башым бит шүрәле”. Бер хәрби дәрестә Казанның картасы һәм картада араны үлчәү җиһазы эләкте. Менә шунда, минем бер тапкыр , ни чаклы ара йөгереп үтүемне беләсем килде. Институттан Зур Кызыл урамына, Кремль күпере аша чыгып , Авиация заводы кырыеннан үтеп, горизонтта Оргсинтез заводы трубаларын күреп, телевышкага чыгып, тимер юл күпере, Ленин дамбасы, Зур Кызыл урам, институт – 39 километр чыкты. Марофон ераклыгын үтәргә 3 километр җитми калган. Ул көнне белмәдем шул…
Зур спорт өчен күп әйберләр кирәк, ә иң мөһиме яхшы итеп туклану шарт.
Бер көнне ярты шешә кефир белән, 2-3 кисәк ипи калдырып, йөгерергә чыгып киттем. Ике сәгатьләр үткәч кайтсам, кефир белән ипидән җилләр искән: бүлмәдәге малайлр сугып та куйганнар. Ә магазиннар ул заманда кичке сәгать 8 дә бикләнеп бетәләр, каршыда “Акчарлак” рестораны, тик анда керергә кесә ягы саерак. Шунда уйлап куйдым: “Их, әгәр шуннан бер ничә кисәк алтын кыстырып кайткан булсам да, болай ач утырмаган булыр идем”.
Ул хәлләр шулай булды. Әгәр кызлар белән танышасы килсә, ике егет Галиаскар Камал театрына бара идек тә, алдан, дүрт билет сатып алып кайтабыз. Гадәттә, билетлар театр башланыр алдыннан кассада бетәләр иде. Ә бу театрга авыл татар кызлары бик яратып йөрделәр.
Ишек төбенә алдарак килеп басабыз да, күңелгә ошаган кызлар күзгә чалынуга, йөгереп килеп ике билет сатып алырга тәкъдим итәбез. Күп вакыт безнең сүз ялганышы пешеп җитми иде ул кызлар белән. Тик бер көнне безгә бәхет елмайды. Мирхәйдәр белән кызлар “ауларга” бардык, һәм шулай итеп ике кыз “каптырдык”. Озата киттек, театр беткәч. Төн уртасында Ферма артындагы бер авылга килеп чыктык. Тиз генә кайтып та киттек, кайда яшәгәннәрен белеп. Безнең тулай торактан бу урынга кадәр ике сәгатьлек юл иде. Алдагы шимбәдә очрашырга сүз куештык. Тик, Мирхәйдәргә эләккән кызның егете булган, җайлап кына әйтте, яңадан килмәскә кушып.
Ара ерак булгач, шимбә көн дәресләрдән соң китә идем дә, якшәмбе генә кайта идем. Вәсилә минем белән яшьтәш кыз икән, Чүпрәле районыннан. Бик итагәтле, тыйнак, сүзен дә бик уйлап сөйли. Аралашырга бик рәхәт. Мине киноларга йөртте, ашханәгә алып кереп, икешәр кешелек алып, ашатып бетертә иде.
Вәсилә бер хәрби заводта токарь булып эшли. Комсомол билетын күрсәтте, алган хезмәт хакы 400 сумнан артык, ә минем степендия 46 сум. Ул бу заводта алты елдан артыгырак эшләгән иде инде. Чагыштыру өчен: институт бетереп беренче хезмәт хакларым 150 сум булды, зур төзелеш оешмасы җитәкчеләренең хезмәт хаклары 210 сум иделәр.