Раил Газизов – Тормыш формуласы (страница 2)
Әтинең, бу укытучылар мәктәбе белән бәйләнгән, олыгайган көннәрендә бик кызыклы хәл килеп чыкты. Минем өченче курста Казанда укыган вакытында, КИСИнең беренче тулай торагына бүлмәгә әти килеп керде. Ул, институтка укырга керергә диеп килүен әйткәч, мин бер сүз дә әйтә алмадым. Ул вакыт аңа 54 яшь тулып килә иде. Бик кайгылы, чәчен йолкыр иде, башы пләш- артта гына әз-мәз чәче бар. Барлык кайгысы: киләчәктә ничек яшәрмен. 17 яшьтән эшли башлаган математика-физика укытучысын эштән куып чыгарганнар икән. Хәл болай була. Ул вакыттагы РОНОга Мәскәүдән тикшерү килеп төшә. Әтинең архивында диплом урынына “борынгы заманда” “укытучылар мәктәбен” бетерү турындагы белешмә.
“Алып атарга бу кешене Совет мәктәбеннән, искелек калдыгын”.
Әти институттан елмаеп, шат йөз белән кайтып керде.
Педагогия институтының коридорында абитуриентларны теркәүгә ала торган өстәл янына, кечкенә гәүдәле, зур корсаклы, пеләш башлы абитуриент килеп баскач, өстәл артындагы студент кыз сүзсез кала: сикереп торып , йөгереп бер бүлмәгә кереп китә, аннан бер өлкән хатын кыз белән чыга. Бу “бабайның” ни эшләп йөргәнен белгәч, җитәкләп ректорга алып керә. Хәлне аңлап алган ректор: “Кирәкме сиңа бу уку, син укып бетерүгә 60 яшең тула, яңа диплом белән эшләргә дә җитешә алмысың”,– диеп аңлаталар.
Әти пенсиягә чыкканчы совхозда хезмәтне саклау инженеры булып эшләде.
Мин бала чакта, ил сугыш яраларыннан әкренләп чыга башлаган чак иде. Мулдан булмаса да, ипи, бәрәнгедән өзелмәдек, шикәр белән чәй эчтек, сирәк булса да ипигә маргарин ягу эләгә иде. Мине бик гаҗәпләндергән хәл: ни өчен күршеләр сыер асырый, ә без кәҗә генә; ни өчен безнең бакча артында читәнгә кадәр бер ничә сутый җирдә чирәм җир, ә күршеләр күп итеп бәрәңге утырта.
Үсә төшкәч белдем: укытучы гаиләсенә, авылда яшәсә дә, сыер асырарга, 25 сутыйдан артыгырак җир биләргә рөхсәт булмаган.
Бәрәнгене ат сабаны белән җирне ертып, буразнага бала-чага, хатын- кыз бәрәнге күзәнәге салып чәчү иде. Безнең бакча уртасыннан, ташу сулары ага торган ерганак үтә. Әти мәктәптә, пожарник булып эшләүче Галламша абзый, сабан тота. Аның безгә:
–Апай сал , яхшы булып үсә ул чокырда,-диеп, су чокырына күзәнәк салдырганын онытасым юк. Бәрәңге тишелеп чыккач, авыл советыннан җирне килеп үлчәгәндә ярты сутый җир артык булуы ачыкланган. Нәтиҗә: 50 сум штраф салына – кулакка әйләнгән, 4 бала атасы укытучы Вагыйз. Әни белән әтинең уртача айлык хезмәт хаклары бергә 85 сум булган ул вакытта.
Аянычлысы, шул ук елны , көчле яңгыр явып, бер сутый бәрәңге җирен, су агызып алып китте.
Төрле бәйрәмнәргә, ата-аналар җыелышларына концерт әзерли идек. Мин хорга катнашам, һәм шигырьләр сөйли идем сәхнәгә чыгып. Муса Җәлил шигырьләрен сөйләгәндә хатын-кызларның күз яшьләре дә чыга иде хәттә. Ә берсендә “бик кызык” шигырь сөйлисем килде. Тик, сәхнәдә сөйләгәннән соң, залда кулны бик әкрен чаптылар бу юлысы.
“Кышкы буранлы төндә, ялгыз яшәүче әбинең кәҗәсенә ашатырга печәне беткәч, кул чанасы тартып, колхоз эскертенә килә. Шул чакны, мылтык тоткан каравылчы килеп чыгып, әбине авыл советына алып китә…”
Ни өчен мине ни әти-әни, ни укытучылар туктатмаган бу шигерьне сөйләүдән? Бу бит мәзәк булмаган, бу трагедия булган. Ниндидер шөһрәт казанган язучы язган иде, исеме генә истән чыккан. Ул язган, китапка бастырганнар. Китапта язылгач, бар да дөрес, бар да тәртиптә диеп уйланылган.
Салкын тигезеп, грипп дигән чирдән җафалануны бер дә хәтерләмим.
Аяк- куллар “чебиләп” чыккач, әни ниндидер спирт сөртте, тамак авырта башласа, аракы белән компресс куйды, бәрәнге парында тотты, мәтрүшкә чәе эчертте.
Әле хәтердә, малайлар белән елга буеннан кайтып килгәндә, Әсмә әбиләр кырыендагы кар өеме эреп бетмәгән, ялан аякка суык була диеп, өйгә читтән, яңа чыгып килүче чирәмнән әйләнеп кайттык.
Азнакай яклап авылга кергән чакта, калкулыкта яз көне чирәм өстендә безнең билдән булган кар суыннан күл барлыкка килә иде. Ул су тиз генә кипмәде. Безнең яраткан урын булды. Җилкәнле көймәләр ясап, аларны йөздерү бик күңелле уен саналды. Шунда чишенеп, суга да чумып ала идек.
Бүгенге, сәләмәтлекнең какшау сәбәпләренең берсе- кеше табигатьтән аерылды. Кайчандыр кеше һәм табигать бер кырда булган, ялан аяк йөргән, су коенган, ачык һавада йоклаган.
Ялан аяк кайнар комда, яшел үләндә, яки кар өстендә йөрү сәләмәтлекне ныгыткан гына. Табигать кешене сәләмәт булсын өчен барлык шартларны тудырып бу дөньяга китергән. Кешенең аяк табанында, кул чугында, колак яфракларында эчке органнар белән тоташкан нокталары бар. Даими, шушы нокталарга кул белән, яки уңай уй белән тәэсир итү, эчке органнарда кан әйләнешен яхшырта, ә ул матдәләр алмашын яхшыртуга китерә – организм эшкәртү калдыкларыннан чистарына, чирләрне булдырмый.
… Даими уйнадык. Әти-әнинең кушкан эшен тиз эшли идек, уйнарга вакыт күп калсын өчен. Шулай ук, җәйге каникул вакытында, даими колхозга эшкә бара идек. Чөгендер утау, селос, сенаж салуда, комбайннан ашлык ташуда, басу кырыйлары чабарга, сыерларга чөгендер йолкып төяп фермага кайтаруда, үсә төшкәч, ат белән ферма сыерлары көтү, комбайнда ярдәмче булып эшләүдә катнашырга туры килде.
Авылдан урманнарга кадәр 3-5 километр ераклыкта. Даими каен суына бардык, җиләк, чия, бөрлегән, шомырт, балан –безнең җыйган җиләк-җимешләр. Чикләвек, баллы казан, урыс кукысы, татар кукысы, юа, кузгалак, балтырган, кәҗә сакалы, сарана – без ашаган үләннәр. Күп вакыт урманда үтте. Баштарак җәяүләп бардык. Соңырак, велосипедлар була башлагач, бер малайны рамага, бер малайны артка утыртып бара идек, ә калган малайлар арттан йөгердек. Шуның өчен безнең организмга ветаминнар җитү булган да.
Бүгенге кибет киштәләрендә сыгылып торучы төрле читтән кайткан җиләк җимешнең сәләмәтлеккә зыяныннан башка бер нинди дә файдасы юк. Бер корты юк, бер бозылган урыны юк, чип-чиста. Кайсыбыз белә, нәрсә кушып үстерелгәнен. Бу беренчедән, икенчедән, җиләк-җимеш, яшелчәне үзең яшәгән җирдән ерак булмаган өлкәдә үстергәнен ашау сәләмәтлек өчен күпкә файдалырак. Кеше, хайваннар, үсемлек үзе яшәгән табигатькә яраклаша, энергияне һәм мәглүмәтне үзләре яшәгән өлкәдән алалар. Кеше азыгының энергетикасы, яки икенче төрле –биокыры, кешенең биокырына якын булырга тиеш. Шулай булмаганда, ашаган азыкны организм этәрә, ә алар төрле чабырып чыгуларга, тән тиресе бозылуга китерә. Армиягә еракка киткән егетләрнең тәннәре бозылуның төп сәбәбе биокырларның тәңгәл килмәвендә.
Наилның әтисе белән минем әти бер туганнар, без бер яшьтә. Безнең уен озаккарак китсә, Наилның әтисе Насыйр абзый, малайларын ни өчендер, чакырып кайтарып, өйдә утырта иде. Тик малайлары бер вакыт, әтиләренең холкына “ачкыч” ярата башладылар.
Алар:
–Әти, без сугышлы уйныйбыз,– дигәч, ул уйнарга рөхсәт итә иде.
– Сугышка әзерләнегез,– диеп үзе әйтә иде.
Фин сугышына үзе теләп китә, Насыйр азый. Немецлар белән сугыш башлангач та, озак тормыйча фронтка китә. Волхов фронтында Икенче Удар армиядә була. Гаубица батареясында хезмәттә фронтка барганда, бер солдатка бирелгән 5 патронны самолетларга атып бетерәләр. Билгеләнгән урынга килеп урнашкач, урман аркылы бер ничә ящик кына булган снарядларны да атып бетерәләр. Снаряд, патрон китерүләрен көтеп ятканда, батарея янына тылдан ике машина килеп туктый. Әрҗәне ачсалар, анда заводтан чыккан кызыл кирпеч… Озак та үтми, дошман солдатлары әйләндереп алалар боларны. Атылырга патроннары беткәнгә, дошманга бирелмәс өчен, батареяның комиссары белән командиры, бер берсен штык белән кадап үтерәләр.
Озак елларга сузылган тоткынлык.
Белорусиядә чагында, кыш көне, Насыйр абзый токынлыктан кача ала. Тик, бер авылда тагын эләгә дошман кулына. Солдатлар чишендереп кое кырыенда сугып егалар. Коедан су алып, бозга катырып китәләр. Тик, читтән бер белорус карты күреп торган була бу явызлыкларны: боздан чабып алып өенә алып кереп, одеалга төреп идәндә озак итеп тәгәрәтеп, тормышын саклап алып кала. Күпмедер вакытан соң, тагын табып, алып китәләр. 1945 елны Америка солдатлары коткаралар тоткынлыктан.
Бала чак дустым турында.
Урам аркылы гына йортта Әсмә әби яшәде. Мин белгәндә ике кызы Сәкинә белән Минҗиһан авылдан чыгып киткәннәр иделәр. Сәкинә апаның кызы, миннән ике яшькә кече Миннегөл авылда, әбисе белән үсте. Әтисе алар белән яшәмәде. Без бик дус булып, мин аның белән даими уйный идем. Үсә төшкәч, Миннегөл берничә ел , авылда күренмәде. Азнакайдан Бавлыга күчеп киткән булганнар, әнисе кияүгә чыккан.
Мин унынчы сыныфларда укыганда кайтып төшмәсенме авылга. Үскән, чибәрләнгән, күкрәк-билләре күзне алмаслык булган. Гашыйк итте дә куйды. Авылда очрашулар күп булмады. Тик миңа бер фотокарточкасын бүләк иткән иде Миннегөл.
Унынчы сыйныфны бетердем, бер елдан артык авылда эшләдем, 8 айлык әзерлек курсында укып, Казан Инженер Төзүчеләр Институтының беренче курс студенты булдым. Тик балачак дустым минем күз алдымнан китмәде: сагына идем. Хәбәр җибәрергә дә адресы юк, Әсмә әбисе дә вафат, авылга да кунакка килми.
Фотосүрәтенә карап, зур итеп рәсемен ясап, ятагым кырыена стенага беркетеп куйдым.
Читтән сизү, телепатия бар ул. Безнең күңелләр бер-беребезгә бик тартылганнар. Һәм бер көнне, икенче тулай торакның мин яши торган бүлмәсенә Миннегөлем килеп кермәсенме… Минем гаҗәпләнүемә, минем шатлануыма чигем булмады. Авылга кайтып, әнидән минем адресны алып, мине Казанда эзләп тапты.