Раил Газизов – Тормыш формуласы (страница 1)
Раил Газизов
Тормыш формуласы
Үзеңнең җитешсезлегеңне читләр җилкәсенә
аударма, бигрәк тә Аллаһ Тагаләнең.
( И.И.Белозерская).
Синең сәламәтлегең үзеңнән башка беркемгә дә
кирәкми…
Бу дөньяга үзегезнең җаныгыз теләге белән
килдегез,
үзегез яшисез, үзегез үк икенче дөньяга күчәчәксез.
Беренче сынау
– Раил, беренче сентябрь көнне мәктәпкә барырга онытмадыңмы?
Беренче укытучым Мөгаллимә апаның, булачак укучыларын барлап йөргәндә, әйткән сүзләре бүгенгә кадәр хәтердә саклана.
Тик беренче сентябрь көнне беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга бара алмадым.
Мин бер бүлмәдә ятакта ятам. Кырыйда әни дә, туганнар да юк. Йоклыйм да йоклыйм. Башымы да күтәрергә хәлем юк. Ак халат кигән апалар, бер куллары белән башны мендәрдән күтәреп, икенче куллары белән авызга аш салалар… аркаларына атландырып бәдрәфкә алып чыгалар.
Берничә атнадан соң, үзем торып, башка балалар янына коридорга чыгып, кечкенә өстәл артына утырып үзем ашый башладым. Ишек төбенә дә чыккалыйм. Тышта матур көз, чаган агачларыннан торган бакча. Азнакай икенче мәктәбе каршындагы баракка урнашкан балалар шифаханәсендә булуымны үсә төшкәч кенә аңладым.
35 көн ятканмын шифаханәдә. Шуннан башланды инде минем “бәхетле” балачак.
Мин мәктәпкә укырга килгәндә, башка балалар укуда шактый гына алга киткәннәр. Укытучым минем белән аерым шөгелләнде. Яңа елдан соң, башка балалар “Әлифба” китабын тәмамлап, “Туган тел”не укуга күчтеләр, ә мин март аенда гына.
Елга ике тапкыр әни белән Азнакайга барып, поликлиникада төрле анализлар тапшыру, табипларга керү өчен озаклап коридорда чират көтү, бер кочак дарулар, уколлар алып кайту, медпунктка укол кадатырга йөрүләр минем өчен гадәти хәлгә әйләнделәр. Тик минем иң нык җанга тигәне малайларның арттан:
–Раил күтенә укол кадатырга китте,-диеп көлүләре иде.
Минем өчен төрле чикләүләр булу да күңелле хәл түгел: физкультурага керергә ярамый, йөгереп уйнарга ярамый, эш эшләргә ярамый.
Чиремнең исеме- йөрәктә ревматизм булган.
Даими табип күзәтүе, укол, дарулар куллану сигезенче сыйныфны бетергәнче дәвам итте.
Тик бу халәтем белән килештемме соң?
Юк, әлбәттә.
Өченче сыйныфта укыганда, балалар өчен чыгарылучы “Ялкын” журналындагы кечкенә генә язмада: “йөгерү йөрәкне яхшырта”,– дигәнне уку, минем тормышымда үзгәреш башлануга зур этәргеч булды.
Бу юлларны язганда, мин 67 яшемне тутырып узган идем.
Үзеңнең сәләмәтлегең белән мактану килешә торган эш түгел, шулай ук ул үз-үзеңә күз тидерү дигән сүз- ә ул тискәре йогынты ясый. Тик, шуңа да карамастан , бүген мин 15 ел элеккә, 30 ел , 50 ел элеккә караганда да сәләмәтерәк. Минем бу язмам, укучыма шуның серләрен ачу. Ничек итеп мин шундый уңышка ирешә алдым? Нәрсә соң ул сәләмәтлек? Сез дөньядагы бер генә уку йортында да укытылмаучы, бер генә фәнни академиядә өйрәнелмәүче белемнәр белән, алган тәҗрибәләр белән танышырсыз. Алдан ук кисәтәм: сүз медицина хакында бармый…
Сәләмәтлек серләре бик гади: “булмый, ышанмыйм”,– дисең икән – булмый, “була”,– дисең икән , була!
Иң беренче һәм иң мөһиме- уңай фикер йөртү һәм дөрес итеп уйлый белергә өйрәнү.
Уй- энергиядән матди җисем тудыручы бердән- бер көч. Ә инде уңай уй –сәзләмәтлекнең һәм озак яшәүнең төп нигезе. Дөрес уй белән дөрес карар кыласыз – шул вакытта сезгә сәламәт булырга һәм озак яшәү “яный”. Киресе сезгә төрле чирләр алып килә, бу дөньяда булу вакытын кыскарта.
Әлбәттә, уй уйлап кына, аны тормышка ашыру өчен бер гамәл дә кылмасаң, сәламәт булырсыңмы икән?!
Бүгенге көндә дәүләтебезнең төп пропогандасы спорт белән шөгелләнү, тәмәке тартма, спиртлы эчемлекләр эчмә, наркотик кулланма, дөрес туклан, саф һавада күп бул… Бик дөрес, яхшы фикерләр, сүз дә юк. Мин бу гамәлләргә шактый гына өстәмәләр, төзәтмәләр тәкъдим итәм.
Ә сезнең сәләмәтлегегез өчен кем җаваплы соң?
Күпләр, дәвалаучы табип, медицина диеп карый. Галимнәр начар эшли, медицина артка киткән диеп уйлый, табипларны да сүгеп атарга күп сорамый. Урынлымы соң шуңа ошаш фикер йөртү?
Бүген интернет челтәрендә бик күп мәглүмәтне тиз алып була.
Бөтен Дөнья Сәләмәтлек Саклау Җәмгыяте белдергәнчә, кеше сәләмәтлегенең бары тик 10 проценты гына медицина эшчәнлегеннән, калган 90 проценты кешенең яшәү рәвешеннән, нәселдән килгән чирләрдән, экология торышыннан тора. Ә бүгенге көндә дәүләтебезнең төп эшчәнлеге, акча чыгымнарының күпчелек өлеше, төрле материал һәм кеше ресурслары медицинага юнәлдерелгән. Бу үз чиратында, бернинди файдалы җисемнәр җитештермичә, башкаларны үзенә кабалага алып, алар хисабына яшәүче соры кортларның үрчүенә, төрле җинәятчеләр төркеме тудыруга китерә. Бүгенге көндә, дәүләтебез тарафыннан махсус кануннар ярдәмендә яклау тапкан иң зур җинәятчел оешма – аптека синдикаты.
Шулай икәнен кемнәр белә? Барлык халык белә!. Син беләсеңме? Әлбәттә, беләсең. Президент беләме соң? Белә!..
Ә ничек бу бәләдән котылырга?
Җавап: сәләмәтлегеңне саклауны үз кулыңа алырга. Мин үз сәләмәтлегем белән үзем идара итәргә өйрәндем, ә син ни өчен булдырмаска тиеш!
Иң уңай ягы шунда: күп чыгымнар кирәкми, яшәү гадәти рәвештә алып барыла. Бары тик гади кагыйдәләрне сакларга гына кирәк.
20-нче гасыр азагы, 21-нче гасыр башындагы фундаментал уйлап табулар рәтенә кергән энергия мәглүмәт җиһазы Тормыш Матрицасы БИОМга нигезләнгән энергия мәглүмәт технологиясен кулланышка кертергә генә кирәк.
Күпләр, фундаментал уйлап табуның кешелек тарихына ни дәрәҗәдә уңай йогынты ясавын бик үк яхшы күзаллый алмый. Ә ул алга зур сикереш ясарга мөмкинлекләр ача. Теләсә нинди уйлап табу фундаментал уйлап табуга нигезләнгән. Һәр көн җирдә уйлап табулар теркәлү йөзләр, меңнәр белән исәпләнеләләр. Ә фундаментал уйлап табулар кешелек тарихында 50-60 тирәсендәге сан белән генә исәпләнелә.
Моннан 400 мең еллар элеке тормышка күз салыйк: кешенең беренче фундаментал уйлап табуы шушы чорга туры килә. Кеше утны үзе таба һәм сакларга өйрәнә. Тагын бер ничә йөз мең ел вакыт кирәк була бау һәм сөнге уйлап табып кулланышка кертеп җибәрергә. Моннан 7 мең ел чамасы беренче җилкән кулланыла башлый, тагын бер ничә мең ел үтә, кешелек кадак, тәгәрмәчне уйлап табуга.
Берничә йөз ел элек электр, двигатель, лампочка, радио, самолет … уйлап табыла.
Бу фундаментал уйлап табуларсыз җирдәге тормышны күз алдына да китерергә мөмкин түгел- алар булмаганда без борынгы кыргый тормышка кайтыр идек.
Ә алда безне яңа мөмкинлекләр белән яңа тормыш көтә.
Энергия мәглүмәт җиһазын куллануга нигезләнгән энергия- мәглүмәт технологиясе Тормыш Матрицасы БИОМ – иң соңгы фундаментал уйлап табу 2008 елны дөнья базарына кулланышка чыгарылды. Бу технология кешелеккә Җирдә моңа кадәр күрелмәгән яңа зур мөмкинлекләр ачты. Ул кайда кеше, кайда терлек, кайда үсемлек- шул өлкәләрдә куллану тапты, сынап карауларга нигезләнеп бик уңай нәтиҗәләр бирде.
Тормыш Матрицасы БИОМ технологиясенең авторлары Пермь шәһәрендәге Алексей Васильевич Мельников белән Евгений Федорович Федоров. Бу технология белән, бу бөек уйлап табучылар белән минем танышуым 2009 ел башында булды. Бу кешеләр минем укытучыларым, хезмәттәшләрем һәм чын дусларыма әйләнделәр.
Укучымда: “Ә нәрсә соң ул?”-дигән урынлы сорау туар. Ашыгырга кирәкми, барысы да үз тәртибендә ачылыр. Минем бурыч: кешелеккә җиткерүне дөрес итеп башкару. Аның өчен, Югары Көчләр мине гомерем буена махсус әзерләгәннәр, кирәкле үзенчәлекле белемнәр алырга мөмкинлек тудырганнар, үзләре сайлаган юлдан читкә тайпылырга ирек бирмәгәннәр.
Бала чак.
Мин, ТАССРның Азнакай районы Карамалы авылында 1956 елны гаиләдә дүртенче бала булып дөньга килгәнмен. Әтием Вагыйз укытучы, әнием Фәрдәнә хезмәткәр булганнар. Иң өлкән апам Алсу, мин туганчы, 5 яшьлек чагында, өйдә янгын чыгып, утка пешеп вафат булган. Дүрт малай үстек: зур абыем Райхан, икенчесе Раян, мин, һәм Рамил энекәшләр.
Әтием Вагыйз физика һәм математика укытучысы иде. Ул һәр вакыт эштә булды: көндез дә, кич белән дә. Көндез мәктәбтә, кич белән төрле сәбәпләр белән вакытында мәктәбтә укый алмый калган өлкәннәрне укытты, партия кушуы буенча коммунистларга төрле укыту чаралары үткәрә иде.
Әтием, 1941 елны, урта мәктәбне тәмамлагач, Әсәй авылында бер ел укытучы булып эшли. Әтисенә, Халыйк бабайга: ”Әти, мин укытучы булам”,– дигәч, “Булсаң булырсың инде, кулыңнан барыбер эш тә килми”,– дигән җавап ишеткән.
18 яше тулгач, 1942 елны армияга алына. Суслонгер лагерында өйрәнүләр үтә. Сөйләве буенча, танкка каршы ата торган мылтык була төп коралы. Эшелон белән фронтка барганда, бер станциядә, вагоннан төшеп, су алырга йөгерә. Кире, вагонга утырырга өлгерми, поезд китеп бара. Аптырап йөргәндә, патрул тотып ала. Сугыш беткәнче самолетларга ата торган пушкада коручы булып хезмәт итә. Псков, Кёнгсберг тирәләрендә сугышта катнаша. 47 елны гына армиядән кайта. Шул ук елны әнием Фәрдәнә белән тормыш корып җибәрәләр.
Әнием әтигә сөйгән егете димләве буенча кияүгә чыга. Әнинең яшли сөеп йөргән егете булган, армиядән бик нык чирләп кайткан. Әти армиядән кайтып төшкәндә, ул егет бик начар хәлдә булган. Әнигә:” Минем санаулы көннәрем калды, син чык Вагыйзга кияүгә, бүтән кеше эзләмә”,– дигән.
Шул елларны, Казанда ике еллык, читтән торып укырга көйләнгән “укытучылар мәктәбе” дигән курслар ачылган. Әти шунда укырга кергән. Ачлык, юклык заманы, Казанда ипи алырга дигән карточкасын урлата. Бер ничә тәүлек буена, төрле товар вагоннарына качып утырып, авылга кайтып кергәндә, ачлыктан шешенеп беткән була. Туган авылы Карамалыга кайткач, бер авыз тутырып ашарга булгандыр әтинең исәбе. Тик, сугыштан яраланып, бер аяк чугын кистереп кайтып, авылда колхоз председәтеле булып эшләүче бер туган Хәким абыйсы да, бер уч он табып бирә алмый. Әтигә, борчак басуына барып, яшел борчак ашарга дигән киңәш кенә бирә ала.