реклама
Бургер менюБургер меню

Раил Газизов – Тормыш формуласы (страница 4)

18

Бер агач өйдә 4 кыз торалар, өчесе Казаннан ерак булмаган авыллардан килеп эшлиләр. Ял көннәренә кайтып китәләр, без икәү калабыз. Тик ул бер тапкыр да “чикне” үткәрмәде: “Бар да яхшы булыр, тик син ашыкма гына”. Мине әкренләп үзенә өйләндерергә әзерләде.

Бер көнне алга бер тартма китереп куйды, ачты. Ә анда алтыннан гына ясалган төрле бизәнү әйберләре. Анда көмеш тә, ташлар да юк иделәр. “Мә, тотып кара”. Куш учыма салды, беразы идәнгә коелды, яртысы тартмада калды.

Бу вакыйгадан соң 40 елдан артык вакыт үтте, күп тапкырлар искә төшә, тик, нигәдер бу байлыкка кызыгу булмаган ул вакытта да, соңырак та. Ашарга алырга акча беткәч кенә, бераз үкенү хисе тойган идем.

Күп вакытлар үткәч кенә аңладым, беренчедән, мин үземне үзем укып бетермичә өйләнмәскә диеп кодлаштырганмын, ә икенче сәбәп – әти тәрбиясе: байлык –бәхетсезлек чыганагы, диеп.

Вәсиләгә карата мәхәббәт кабына алмаган, алтыннар да ярдәм итмәгән- өйләнешергә тәкъдим ясамадым, ул да сүз катмады бу мәсәләдә.

Бу хакта, хатыным Рәсимәгә сөләгәч:

–Әллә “Жди меня” тапшыруына биреп эзләтәсеңме,– диеп көлде.

Танышып, беренче тапкыр Вәсилә янына баруларымда ук, кызлар бу тирәдә бик сак булырга киңәш иттеләр: Казанда төрле җинәятчел төркемнәрнең чәчәк аткан вакыты иде бит. Берәр чит егетне күрсәләр, “тольпа” бик тиз ташланып, бәргәләргә ярата торган булганнар җирле малайлар. Ул кисәтү миңа ярап куйды- аякка кеда киеп килә башладым. Кызларны да тынычландырдым:

–Мин бер алым беләм, аңа каршы тора алучы монда юк.

Кызлар мине каратист, яки самбист диеп уйлаганнар. Ә мин йөгерешче идем- кайсы урам малае мине куып җитә ала?

Беренче курста физкультура укытучысы бокс буенча тренер иде. Кемнәр тренировкага языла дигән тәкъдимгә, берничә егеттән кала, барысы да язылдылар. Тик бер ничә айдан соң, бер ничә егет кенә калды тренировкага йөрүче. Ә кыш урталарында Казандагы югары уку йортлары студентлары арасындагы ярышка ике егет киттеләр, һәм икесе дә чемпион исеме алып кайттылар. Иң җиңел үлчәүдәгесенә бер генә көндәш тә булмаган, икенчесенең бер генә көндәше булган, әлбәттә, безнең егет җиңгән аны. Шушы ярыштан соң бу егетләр дә бокста шөгелләнүләрен туктаттылар.

Спорт һәм физкультура төшенчәләренә тукталып китик. Сәләмәтлек өчен кайсы файдалырак?

Минем шундый билгеләмәм бар: спорт ул- карьера, физкультура ул- сәләмәтлек.

Спортта бик күпләр сына, сәләмәтлекләрен югалта, бу бер, икенче- зур спортка керим дисәң синең кырыйда “йонлы куллы” дядяң, һәм “калын кесәле” “тятяң” булу шарт.

Ә физкультура өчен бары тик кешенең үз теләге генә кирәк, ул кадәр үк чыгымнар да таләп ителми. Физкультура белән ныклап бер дуслашкан кеше өлкәнәйгәч тә шөгелләнергә мөмкинлекләр таба, ул тормышта зур уңышларга ирешүдә зур ярдәмче була.

Студент еллардагы кызыклы хәлләр..

Студент еллары хатирәләргә бик бай вакыт, тормыш даими үзгәреп тора. Каникуллардан килеп укый башлагач бер ничә ай дәрескә бару, кайту, күңел ачу, кинога йөрү. Тик әкренләп курс эшләре җыела, имтиханнар якынлаша, барлык эшне эшләп бетереп тапшырасы, әзерләнәсе. Башны күтәрмичә, урамга да чыкмыйча бүлмәдә әзерләнеп утыру ай ярым чамасы бара.

Имтиханнар бирүнең дә кызыклы хәлләре истә калган.

Беренче курста иң беренче имтихан КПСС тарихы фәненнән иде. Кердем, билет алып әзерләнергә утырдым, сорауларга җаваплар яздым. Ул күп булса бер бит чамалы иде. Миннән алда Зәйдән Ахметзянов Ринат сөйли. Нәрсә сөйли, тыңламыйм, тик бик хәтәр нык сөйли бу, теле-телгә дә йокмый. Моңа “бишле” эләгә инде… Тик, шул вакыт, укытучы:

–Булды, җитте, яңадан килерсең,– диеп куып чыгарды Ринатны, билге куймыйча.

“Шундый яхшы сөйләгән кешене куып чыгарды. Ә минем…”

Килдем, утырдым, сөйләдем. Укытучым шактый гына эндәшмичә торды.

–Ишеттеңме Ринатны, ни кадәр сөйләде. Тик аның бер сүзе дә дөрес түгел. Син татар малае, татар мәктәбен бетергәнсең, сүзең аз, тик барысы да дөрес. “Яхшы” билгесе сиңа.

Югары математика фәненнән кореец Ин Юн Сан керде. Ул сугыш елларында Кореядан килеп, МГУны бетергән. Русчаны ныклап өйрәнә алмаган. Тик аңа телне белү бик үк кирәк тә булмагандыр. Аның теле- математика теле. Аның төп эше формулаларны тактага язып исбатлап күрсәтү. Кайберләрен башыннан алып азагына кадәр язу берничә дәфтәр битенә сузыла. Аны каян хәтерләп бетерәсең! Шуның өчен аны укымый, ятламый идек. Тик имтиханнарны тапшырып бардык.

Имтиханга зур сумкага берничә китап, лекция дәфтәрләре салып бара идек. Билетта 8-9 сорау. Билетны аласың, китап, дәфтәрләрне тезгә куеп тотынасың эзләргә сорауга җавапларны. Күп вакыт әле аны тиз генә табып булмый. Берсендә шулай, китапны тезгә куеп эзләргә кыен булгач, өстәлгә салдым да, актарам китапны. Ин абзыебыз:

–Нел-л-зя списывать, ни-и разрешается.

–Ә мин үзем беләм лә…

–Кил, әйдә, сөйлә,– ди бу.

Мин китаптан өтерен, ноктасын да дөрес итеп күчереп язган җавапны укыйм.

Ә ул:

– А-а, ни-и пра-а-вильно. Нинди китаптан әзерләндең?– диеп сорый.

Мин китапның авторын әйтәм:

–Академик фәләнов китабыннан.

Минем абзам әйтмәсенме:

–Ә ул бит бер нәрсә дә белми, ул двоечник.

Ә алар кайчандыр МГУны бергә тәмамлаганнар икән профессор Ин абзый белән академик фәләнов абзый.

–Әзерлән, иртәгә килерсең.

Икенче көнне сумкасыз килдем, кесәгә берничә бит кагәзь тыгып.

Билет алып, беренче өстәлгә Ин абзый алдына ук утырдым, һәм туктамыча язарга тотындым. Теләсә нинди сүз тезмәләре, татарча, русча, формулага ошаган әйберләр язам, татарча башка килгән бер шигырь дә яздым математикада имтихан вакытында. Ике, өч бит тутырдым. Әз генә уйлап торам да дүртенче биткә чыгам.

–Булды, җитте, күрәм, әзерләнгәнсең, сиңа “зачет”.

Мин хәзер дә аңлый алмыйм үземне, кайдан белгәнмен укытучымның миннән бер ни дә сорамаячагын? Каян белгәнмен психологиясен, каян тоемлаганмын? Бу- феномен!

Әзерләнерсең югары математиканы бер тәүлектә, ярты ел буена юнләп өйрәнә алмаганны!

Күп вакыт тормышта белем түгел, ә төрле халәттән дөрес итеп җиңүче булып чыга белү мөһим.

Тагын бер имтиханда җиңеп чыктым. Нинди фән икәнен хәтерләмим – хәзер нинди исемдәге фәннәрне өйрәндегез диеп сорганда да төгәл җавап биреп булмый. Аларның саннары да бик күп иделәр.

Шулай бер укытучының өстәгә билетларны ботамыйча үз тәртибе белән тезеп кую гадәтен белдек. Унлап билетка җавапларны алдан әзерләдем, рәттән тезеп түш кесәгә тыктым эчке яклап. Бармак белән санап, кайсы билетка җавапны ничек алырга өйрәндем. Имтиханга беренче булып керергә әзерләнеп йокларга яттым. Уянып китсәм, имтихан башланган, торып чаптым институтка. Имтиханга соңгы студентлар кереп бара иде. Сораштырырга тотындым, кемнең ничәнче билет алганын. Минем кесәдә бер генә билетка әзер җавап калган. Ә башкаларын әзерләнеп тә тормаган идем. Бик авыр фән, механика белән бәйләнгән. Бер формуласы бар иде, 12 битле дәфтәргә көчкә сыя торганы. Аның хәрефләренең нәрсә аңлатканын әйтә алу да зур геройлык саналды.

Утырам шулай беренче рәттә үк укытучым алдында. Минем чират җитә, алдагы студент сөйләп бетереп килә. Төшереп җибәрдем шалтыратып ручканы өстәл астына. Кереп киттем “эзләргә”. Кесәдән санап таптым җавапны, алдым, тик нумеры икенче эчке якта калган, күренми, белмим шулмы, бүтәнме. Өстәл астыннан үрмәләп чыктым да, укытучы кырыена килеп утырдым. Кәгаземне әйләндереп куйдым. “Ур-р-а”, минем җавап.

Иң соңгы имтихан “Фәнни коммунизм”. Бу фәнне бирә алмаган студетларны диплом эшенә кертмиләр иде. Ике елдан соң килеп, бу фәнне биргәч кенә, дипломга кертәләр иде. Бу – партия таләбе.

Бу имтиханны да уңышлы тапшырып чыктым. Бетте имтиханнар. Өстән иң зур йөкләрнең берсе төште. Башкаларның биргәнен көтеп торам: бергәләп сонгы имтиханны “юарга” иде исәп. Каршыда гына китаплар, ручка, каләмнәр сата торган киоска.

Сатучы:

–Менә өч кенә лоторой билеты калды, ал әле,– ди.

Ничәдер тиенгә алдым берне, сөрттем, ә анда 25 сум приз. 20 секунд эчендә бөтен курс белде, Раилның 25 сум акча отканын. Киттек Победа кинотеатры кырыендагы пиво ларегына, курс белән Фәнни Коммунизмны юарга. 3 сумын эчке кесәгә җыеп куярга җитештем, бик яхшы итеп, чиста итеп юдык соңгы имтиханны.

Практика.

Институтның Мишә елгасы буенда җәйге спорт лагеры бар иде. Тактадан ясалган кечкенә алачыклар һәм ашханәдән тора. Беренче курстан соң геодезия практикасы шул лагерьда үтте. Көн дә иртәнге алтыда Высоцкиның физкультура турындагы җыры багана

башындагы көчәйткечтә акырып куркытып уята иде. Хәзер дә ул җыр ишетелсә сискәнеп китәм. Башкалар лагерьда физкультура ясагандай итәләр, мин Мишә елгасы буйлап 3-5 километрга чыгып йөгерәм. Ашаганнан соң, төшке ашка кадәр, геодезия җиһазлары күтәреп, басуга чыгып китәбез. Төштән соң төрле уеннар, спорт ярышлары, көймәдә йөрү, су коену, концертлар… Җиһазларда эшләргә дә өйрәндек, ял да иттек.

Илдә студент төзү отрядларының киң колач җәйгән заманы. Икенче курста чагында, икенче һәм өченче курс студетларыннан торган отрядлар оештыру башланды. Кыш уртасыннан башланды бу эшләр. Отрядның командиры, мастеры итеп 4-нче курс студентлары билгеләнделәр, балта остасы, бетон салучы, ташчы бригадалары оешты. Хезмәтне саклау техникасына өйрәнү дәресләре үткәрелде. Комиссар, редколлегия сайланды, җыры, речевкасы булдырылды. Отрядның уставын өйрәндек. Без җиң сызганып эшкә әзер булдык.

Җәйге имтиханнарны биреп бетергәч, барлык отрядларны да институттан Татарстанның төрле почмакларына тантаналы шартларда озаттылар. Барыбызда да формалар, эмблемалар ялтырап торалар, студент отряды значегы бирделәр, киоскалардан күңелгә ошаганнарын алып киемнәребезне бизәдек. Музыка, җыр белән юлга кузгалдык.