реклама
Бургер менюБургер меню

Раил Газизов – Тормыш формуласы (страница 5)

18

Түбән Кама районының Шингалчи авылына 60 кешелек отряд килеп төште. 11 кешене аерып алдылар да, Ширәмәт авылына мәктәп төзелешенә алып киттеләр. Чокыры казылган иде, бер ай ярым эчендә идән астын эшләп бетереп, плитәләр белән ябып киттек. Көнгә 10 сагәть эшләдек, атнасына 6 көн.

Чокырын бульдозер белән дөрес казымаганнар, ике өлешендә 3 метр тирәнлектә кырыен кисеп, кул белән бик күп балчык чыгардык. ” Бер студент ике эксковаторны алыштыра”, – бу безнең девиз, эшләргә көч, дәрт бирде.

20 метрда гына клуб. Эштән соң кино карап утырабыз, кемдер кереп кычкыра: “Студетларга чыгарга”. Безне бетон төягән КрАЗ машинасы көтеп тора иде. Кузовын күтәрткән, бетон каткан. Миксерны күреп белгән заман түгел иде шул.

Түбән Камадан Шингалчига бетон алып киләләр, ә аны алырга урыннары әзер булмый. Машинаны Түбән Кама аркылы Ширәмәткә җибәрәләр. Каткан бетонны чабып, машинаны бушатып бетергәндә күптән таң аткан иде. Бер авырыксынган егетне күрмәдем- безгә машинаны саклап калырга кирәк иде. Тагын бушатылмыйча бераз торса, ни белән бетәсе билгесез бу эшнең. Төп эш коралы лом белән көрәк.

Килеп бер ничә көн үтүгә, Ринат белән кайсыдыр бер егетебез мине клуб янында чакырып китерделәр дә:

–Менә сиңа бер кыз,-диеп, яшь кенә, кечкенә гәүдәле марҗа кызын калдырып, үзләре ике кызны култыклап китеп тә бардылар.

Быел гына унынчы сыйныфны бетергән Оля исемле кыз. Эштән соң, вакыт үткәрергә бик ярап куйды: төне буе култыклашып йөрү, авыл бакчасында утыру. Әти-әнисе юк, әбисе белән генә мунча зурлыгындагы йортта яшиләр иде.

Ширәмәт бик зур авыл, күбесе русслар, чегән гаиләләре дә яши иделәр.

Бер ял көнне, пешекче булып эшләүче Настя түтәебез үзләренә утын кисеп бирергә диеп чакырды. Ире юк, 30 яшьләр чамалы кияүдән аерылган кызы, унынчыны быел

бетергән малае, ике кечкенә оныгы белән яшиләр. Малае миннән озынырак, 4 яшьләр чамасы аерма бар минем белән.

Капка төпләренә килеп бастык, ихаталарына кереп булмый. Урам уртасыннан ук бездән биек кычыткан, тигәнәк баскан. Аларга эләгә-эләгә ихатага үттек, анда да шул ук хәл. Кисәсе утынның кайдалыгын сорыйбыз. Бер урынга күрсәтәләр, тик утын күренми.

–Чалгы бармы?

–Әнә шул сарайда булырга тиеш.

Аяк белән юл салып бер җимерек такта хәрәбәләренә кердем, таптым чалгы диеп аталган әйберләрен. Маташа торгач рәткә китереп утын тирәләрен, сукмак кырыйларын чаптым.

Хуҗа малайдан сорыйм:

–Нигә чапмыйсың бу чүпне?

Ә ул:

–Нигә кирәк соң аны чабарга!”.

Без татар егетләре, бездән озын рус малаена тәки аңлата алмадык, нигә ихатаны, урамны чиста тотарга кирәк икәнен.

“Яндекс”картасыннан карыйм, тора без нигез салган мәктәп. Ишек алдындагы күле дә сакланган бүгенгә кадәр. Ә ул күлдә, көн саен иртән Ибрагимов Фәрит белән 10-15 тапкыр йөгереп әйләнгәч, су керә идек, көннең нинди булуына карамастан. Фәрит тә яхшы йөгерешче иде, армиядән соң, анда да йөгергән, күнегүләргә дә бергә йөри идек.

Август аеның урталарында, төзелеп килүче мәктәпне уку башланганчы төзеп бетерү өчен, Трудовой авылына эшкә күчерделәр. Бер баракка урнаштырдылар. Ул пычраклык, шулай ук әйләнә тирә чүпкә баткан; кычыткан, тигәнәк күкрәп үсеп утыра. Бер дә күңел тартмады бу авылда кунып ятарга. Эштән соң Ширәмәткә җәяүләп китәбез, төн кунып, иртәнге ашка кадәр Трудовойга кайтып җитәбез. Асфальт юлдан төшкәч, Кызыл Яр дигән бер урамнан гына торган татар авылы аркылы үтәбез. Трудовой дигән рус авылы белән Кызыл Яр дигән татар авыллары арасы ике километр чамасы. Кызыл Яр урамында яшел чирәм. Көн саен, көтү киткәннән соң, 4-5 авыл карты урам себерәләр иде. Көн дә без шул вакытта үтә идек җәяүләп бу авылны.

Ике километр ара, һәм үзеңне ике илдә кебек хис итәсең бу ике авылда булганда. 45 ел вакыт үтте, бу тасфирлаган вакыттан соң, чистарына алдымы икән рус?

Өченче курстан соң да төзү отрядында эшләдем.

Имтиханнарны тапшырып бетергәч, Карамалыга кайтып киттем дә, отряд килергә бер көн кала, Сарман районы Азалак авылына киттем. Отрядны каршы алырга әзерләргә кирәк иде. Тагын берничә егет килгән иделәр. Мәктәпнең интернатына урнаштык.

КамАЗ заводының ныклап төзелеп яткан чагы. Якын тирә авылларда күпләп терлекчелек комплекслары төзелә. Без сыер фермасы комплексы төзүдә эшләргә тиеш идек.

Кырыйда гына мәктәпнең бик зур алма бакчасы бар.

Отряд 50 кешедән тора иде, 5-6 гына кыз, калганнары егетләр. Бер көнне мәктәп директоры белән колхоз парторгы керделәр, ашаган вакытка туры китереп. Мәктәп директоры, өлкән яшьтәге ир кеше, бик каты чыгыш ясады, безне алдан кисәтеп куйды:

–Кемне дә булса мәктәп бакчасында күрсәм, обкомга кадәр барып җитәм. Чисталык, тәртип тәлап итәм.

Ул әйтте, без үтәдек, чөнки без барыбыз да авыл татар егетләре.

Бу “каты” итеп әйтүнең сәбәбе булган икән. Авылның төзү отрядын кабул итү тәҗрибәсе булган. Алдагы елны Мәскәүдән килгән бер студент төзү отряды- 30 лап кыз, 3-4 кенә егетләре булган. Эшләгән эшләре ашауларын капларга җиткән, шуннан арттыра алмаганнар. Көн дә бәйрәм, көндә туй дигәндәй яшәгәннәр. Авыл егетләренә ничек итеп күпләп аракы эчәргә кирәк икәнен дә өйрәткәннәр баш кала студент кызлары, даими сугыш, 4 бүлмәнең берсендә генә тәрәзә пыялалары исән калган, 3 бүлмә бәдрәфкә әйләнгән.

Бер генә тапкыр гына да авыл егетләре белән безнең егетләр арасында бәрелешләр булмады. Клубка беренче көнне баргач ук, авыл егетләре белән килеп танышып, сөйләшеп алдык. Кайсы кызларның егетләре юк икәнен белешәбез. Егетләр үзләре тәкъдим итәләр, кайсы кызларның “занято”, кайсылары “буш” икәнен.

Яшәгән җирдә даими дискотекалар оештырдык. Бик яхшы баянист егетләребез дә бар. Авыл яшьләре генә түгел, өлкәннәр дә киләләр иделәр, карап торырга булса да.

Мәктәпнең төзелеп бетмәгән гаражы бар, эштән измә китертеп , аны эшләп бетердек. Бетоннан отмостка ясап бирдек. Ашханәдән юынтык суны кул белән ташып түгәләр, шамбо ясап, торба белән тоташтырып куйдык.

Бер ике атна үттеме икән, мәктәп директоры белән парторг тагын керделәр безнең янга, кич белән. Тагын чыгыш ясадылар:

–Егетләр, мәктәпнең алма бакчасы сезнең карамакта, авылның кызлары сезнең карамакта – танышыгыз, алып китегез, өйләнегез, кайтыгыз авылга кунакка.

Отряд иртән алтыда тора. Мин бер сәгатьләп алда торам, чыгып йөгерәм Сарманга таба тау битләреннән. Ашагач фермага. Мин балта остасы булып эшләдем. Эш вакыты көнгә 10 сәгать. Ардыра. Кайтып ашагач, бер ярты сәгатьтән соң волейбол уйнарга, турникта тартылырга чыгабыз. Аннан соң клубка китәбез.

Килгәнгә 50 көннән артык вакыт үтте. Соңгы көнгә эшкә килдек. Иртәгә кайтып китәбез. Иртән килсәк, циркулярька янына бер вагон такта китереп бушатканнар. Авыл кешесе чамалар, 200 баш сыешлы сыер торагында 4 рәт такта идәннең өчесе түшәлмәгән иде. Безнең бурыч, шушы 3 рәтне җәеп бетерергә, аннан соң кайтып китәбез.

Иртәнге җидедә башлаган эшне икенче көнне иртәнге өчтә тәмамладык. Тактаны размер белән кул пычкысы белән кисү, кырыен циркуляркада тигезләү, кул белән 100 метрга ташу, өрлекне һәм тактаны гудрон белән буяу, җәеп кадаклау.

Кояш чыкты , яктырды. Эш бетте. Үзеңнең эш нәтиҗәсен күрү зур шатлык. Стеналар, колонналар, улаклар, түшәм ап-ак итеп акшарланган, ял йорты диярсең. Анда да болай чиста, пөхтә була алмыйдыр. Һәм без тагын үзебезнең эзебезне калдырдык. 40 лап кеше, барыбызның да бияләйләр, эш киемнәре сумалага баткан. Кемдер киемен салды,

һәм ут төртте. Аны күреп барыбыз да киемнәрне утка ыргыттык. Зур учак барлыкка килде, кап кара төтенле ап-ак бина эчендә. Аңга килгәндә соң иде инде. Икенче көнне нинди хәлгә килгәнен күз алдына китерү авыр түгелдер.

Кайтып, бер ничә сәгать йокладык, җиденче яртыга командирыбыз бер чемодан акча белән килеп җиткән иде. 700 сум хезмәт хакы алдык- заманына зур акча иде безнең өчен.

Студентларның китәсен белеп, безне озатырга яше, карты җыелды. Алинур сиптереп баянда уйный: җыр, бию. Безне озату зур сабан туена әйләнде – бер дә көтмәгән идек болай булырын. Авыл халкы зурлап бик җылы итеп озатты. Бер төркем автобуска төялеп Чаллыга китте, бер төркеме йөк машинасы әрҗәсенә төялеп Сарманга юл алдык. Янурыс авылы кибетенә тукталдык. Анда күптәннән кайткан коньяк кына бар иде, күпләп сатып алдык. Бәйрәм кибет ишек төбендә үк башланды, Сарман стациясендә дәвам итте. Алинур баян уйный, ә тамакны яхшы гына итеп коньяк белән майлагач, без барыбыз да бик оста җырчыларга әйләндек. Шуннан таралыштык төрлебез төрле якын тирә шәһәрләргә.

Бик кызганыч: яндекс картасы без төзегән ферма комплексының нигез хәрәбәләрен генә күрсәтә бүген.

4-нче курсны бетергәч, берәр төзелеш оешмасына практикага мастер итеп җибәрәләр иде. Азнакайга кайтырга тиешле студент төзү отрядын эзләп таптым. Алдагы ике елны отряд белән эшләү бик уңай тәэсир калдырган иде. Университетта төзелгән бер отряд Азнакай районына СМУ-29 га Чемодур авылында сыер фермасы төзүгә кайтырга тиеш.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «Литрес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.