реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 29)

18

Тентү… өч тәүлек дәвам итә. Өч көн эчендә отряд күрше-тирә авыллардан элек «Буби» шәкертләре булган муллаларны, мөгаллимнәрне җыя, аларның өйләрендә тентү ясый. Мәдрәсә мөгаллимнәрен, күрше авыллардан 6–7 яшь җәдидче мулланы, бөтен китаплары белән төяп, Сарапул төрмәсенә озаталар.

Бубилардан жандарм офицерлары ришвәт көтәләр, моны төрлечә аңлатып та карыйлар, ләкин мөдәррисләр аңа бармыйлар. Ришвәт бирү үзеңнең өстеңә гаеп алу дигән сүз булыр иде. Ахырдан, китаплары белән төяп, аларны да Сарапулга озаталар. Охранка машинасы оста эшли, «Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан бик күп шәкертләрнең исемлеге әллә кайчан исәпкә алынган була. Һәм шул көннәрдә Россиянең төрле почмакларында тентүләр ясала. Мәсәлән, элеккеге «Буби» шәкерте Җ. Вәлидинең Оренбургтагы квартирасына 11 февраль төнендә жандарм офицерлары килеп керәләр һәм «панисламизм» китаплары эзлиләр»[132] һ. б.

«Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан, Сарапул өязе Бәйкә авылы укытучысы Харис Саймановның өендә 1911 елның 29 гыйнвар төнендә тентү ясала. Жандармнар аның кәгазьләре арасында «Мөселманнар… бер-беренә ярдәм итәргә тиешләр» дигән сүз табып, төрмәгә ябып куялар. Төрмәдә ул ун ай ята. Ахырдан прокурор: «Бу сүзләр өчен генә ябып булмый», – дип, аны чыгарта. Ләкин ул указсыз кала[133]. «Буби» вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Бик күп татар китапханәләре ябыла. Ләкин китапханәләрдә һәм аерым кешеләрдә «панисламизм һәм пантюркизм эзләгән жандармнар рус һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен табалар»[134]. Вятка ягындагы белем, мәгърифәт учагы әнә шулай сүндерелә. Кадимчеләр һәм кара реакция тантана итәләр. Ирләр мәдрәсәсе белән берлектә кызлар мәдрәсәсе дә таратыла.

«Буби» процессын әзерләгәндә, патша жандармериясе Казан-Вятка краенда массовый төстә тикшерү алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Бубый авылында күп кешеләрдән сорау алына. Ишмидән сорау алу өчен Түнтәр авылына следователь китә[135].

Карагруһ кадимчеләрнең күпчелеге Бубиларны укытуда яңа метод – ысул җәдид кертүдә гаепли. Беренче шаһит – Ишми ишанның Сарапулдагы мөрите Тимкин. Ул болай дип мәгълүмат бирә: «Яңа укыту безгә ошамый, чөнки алар голүме диниягә аз вакыт куялар һәм мәктәпләрендә рус лисаны да укыталар. Хосусан, «Буби» мәдрәсәсендә тәкмил кыйлган шәкертләр Аурупа фурмысында киенәләр. Без, картлар, менә шуннан куркабыз: бу яңа күренеш, бу яңача тәрбия алган татарлар яңа фурмыда хөкүмәт эсти күрмәсеннәр»[136].

Менә Г. Ишморатовтан сорау алу протоколы. Ишморатов бөтен тискәрелеге белән Бубиларның укыту методына һөҗүм итә. «Ислам дине буенча 29 хәрефле гарәп әлифбасы мөкатдәс санала, – ди ул следовательгә. – Аллаһы Тәгалә шул 29 хәрефле әлифбаны Адәм галәйһиссәламгә биргән, аны үзгәртергә берәүнең дә хакы юк». Җәдидчеләрнең төп гаепләреннән берсе әнә шул икән. Ләкин бу әле башы гына. Ысул җәдидчеләр тагын әле мәдрәсәләргә төрле дөньяви фәннәр керткәннәр. «Хәлбуки мөселманнар ноктаи назарыннан караганда, ул фәннәрне мәдрәсәгә кертү асла ярамыйдыр». Җәдидчеләр «хатын-кызның битен ачалар, Җир Кояш тирәсендә әйләнә, диләр, ахирәт көненә ышанмыйлар».

Казан бае үзенең рухи юлбашчысы Ишми ишанны следователь каршында күкләргә күтәрә: «Ысул җәдидәләрнең заляләтләрен бәһадиранә ачып күрсәтүче зат – Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев. Бу зат – иң намуслы, иң диндар, ислам динен иң нечкәләп аңлаучы, ялгыз Алладан гына куркучы затдыр».

Г. Ишморатов үзенең шаһитлек күрсәтмәсендә ысул җәдидчеләрне турыдан-туры революция белән бәйли. Алпавытны менә нәрсә куркыта икән! «Ысул җәдидчеләрнең күбесе ихтилял тарафдарларыдыр, – ди ул. (Следователь бу сүзне «настроены революционно» дип яза.) – Ысул җәдидчеләрнең кайберләре 17 октябрь манифестыннан соң 1905, 1906 вә 1907 елларда хөкүмәткә каршы прокламацияләр чыгардылар». Моннан инде Ишморатовның Коръән хәрефләре турында кайгыртуы бер ширма гына икәнлеге аңлашыла. Шулай да Ишморатов следователь кызыксынган төп сорауга уңай җавап бирми: җәдидчеләрнең мөселманнарны берләштерергә теләүләре миңа мәгълүм, ди ул, «ләкин ул берләштерүне Төркия химаясе астында булдырырга теләүләрен ишеткәнем юк»[137].

Казан окружной судының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче судебный следователе карагруһчы Мөхәммәдрәхим Юнысовтан да күрсәтмә ала. Монысы да Бубиларның укыту ысулына һөҗүм итә. «Мин ысул җәдидне шул җәһәттән зарарлы дип беләмен ки, – ди ул, – аның тарафдарлары динне тәнкыйть итәләр… Моннан нигилизм вә дәһрилек туарга, шуның белән бергә, хөкүмәткә итагатьсезлек вә ата-анага ихтирамсызлык мәйданга килүе мөмкин».

Г. Ишморатовтан 1911 елның 24 маенда сорау алынса, М. Юнусовны 22 сентябрьдә чакырталар. Ике следователь һәр ике шаһитка бер үк төрле сорау куялар: «Җәдидчеләр мөстәкыйль татар дәүләте төзүне планга кертәләрме-юкмы?» Бу сорауга Юнусов та уңай җавап бирми. «Гомумән, ысул җәдидчеләрнең рус дәүләтеннән аерым бер земство нигезләргә теләүләре, рус падишаһы вә хөкүмәтенә каршы фикер таратулары миңа һич мәгълүм түгел, – ди ул… – 1905 елда татарлар арасында хөкүмәттән хокуклар таләп итү булды, ләкин мин татар ханлыгы торгызу фикерен ишетмәдем»[138].

Г. Тукай һәм Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Печән базары каһарманы Мөхәммәтҗан хафиз да 1911 елның 16 июнендә «Буби» мәсьәләсе буенча следовательгә чакыртыла. Аның алдында да шул ук сораулар куела. Ысул җәдидне, «Буби» мөгаллимнәрен никадәр дошман күрсә дә, Печән базары каһарманы: «Бубилар арасында «Иттихад ислам» турында мин бернәрсә дә белмим», – дип җавап бирә. Ләкин Бубиларның укыту методын ул да бик каты гаепли: «Алар мәдрәсәгә җәгърәфия, тарих вә әдәбият керттеләр, – ди ул, – хәлбуки мәдрәсәдә тик дини гыйлемнәр генә өйрәтелергә тиеш. Ысул җәдид белән тәгълим ителгән мәдрәсәдә курс бетергән шәкертләр, минем фикеремчә, ышанычсыз (следователь «неблагонадёжный» дип яза. – М. М.) булып чыгалар, чөнки аларның һәркайсы… начальствоны да хөрмәт итми башлый… Хөласан мин сезгә шуны әйтергә тиешлемен ки, минем мәсләкдәшләрем – ысул кадимчеләр Коръән, шәригать, патша вә хөкүмәт ягында торалар, ысул җәдидчеләр исә һәрнәрсәне тәнкыйть итәләр, ачыктан-ачык хөкүмәткә каршы бармасалар да, үзләренә ниндидер хокук эзлиләр» (курсив безнеке. – М. М.). Мөхәммәтҗан хафиз Габдулла Буби турында хәтәр күрсәтмә бирә. «Мәкәрҗә ярминкәсендә, – ди ул, – Г. Буби, үзеңнең хокукларыңны кулга төшерү өчен, җаныңны фида кылырга вә хәтта куәт истигъмаль итәргә тиеш», – дип нотык сөйләде[139]. Г. Бубиның бу сүзләре соңыннан суд процессында үзәк урынны алып торалар.

Шаһитлардан иң кабахәт төстә яла ягучысы, көнче, провокатор, «Буби» мәдрәсәсенең үз мөгаллиме Әхмәтфәез Даутов була. Ә. Даутов – Оренбург ахуны Сөләйман Даутовның улы. Аның бертуган абыйсы Фәезхан Даутов бервакытлар «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррире булып та тора. Әхмәтфәез Төркиядә, Хиҗазда белем ала, «Буби» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше «Буби» мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши. 1911 елның 5 маенда биргән күрсәтмәсендә ул әле шулай да аларның укыту ысулын яклап сөйли, бу ысул белән укырга һәм язарга тиз өйрәнеп булганын әйтә. Ысул җәдидчеләргә ул И. Гаспринский, Р. Фәхреддинов, Ф. Кәрими, Т. Соловьёвларны һ. б.ны кертә. «Буби» мәдрәсәсендә төрек флотына акча җыю булмады», – ди ул. Шулай да мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганлыгын әйтә. Жандарм ротмистры аннан «мәдрәсәдә патша хәзрәтләре сурәтенең күзләре тишелү» турында да сорый.

Ләкин икенче күрсәтмәсендә (1911 ел, 8 май) Ә. Даутов үзен бөтенләй башкача тота. Сарапул окружной судының прокурор иптәше Н. Ф. Сущевичка ул икенче характерда күрсәтмә бирә башлагач, аңа уголовный кодексның шаһитның дөрес сөйләргә тиешлеге турындагы статьясын укып күрсәтәләр. Шулай да Даутов Бубилар язмышы өчен бик хәвефле булган сүзләр сөйли. Ул: «Бубилар панисламист Хәлим Сабит белән хат алыштылар, Г. Максудовны Төркиягә җибәрделәр, мәдрәсәдә Төркия гражданинын мөгаллим итеп тоттылар», – дип сөйли. Прииска хуҗалары Рәмиевләрне, Ф. Кәримине панисламизмга материаль ярдәм итүчеләр дип атый. «Бубилар гына түгел, мин 5 майда күрсәткән кешеләр барысы да иттихад исламчылар», – ди ул. Алар, ди провокатор, «Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны, Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәдер… Бубиларның иттихад исламчы булуларына мин ышандым»[140].

Хаинның күрсәтмәсе өч көн эчендә әнә шулай диаметраль капма-каршы дәлилләр белән алышына. Әлбәттә, бу хәл Бубиларның язмышын катлауландыра. Ә. Даутовның «Буби» процессындагы кабахәтлекләре әле моның белән генә бетми. Погром вакытында мәдрәсәдән өч йөк китап, дәфтәр төяп, Сарапул жандарм идарәсенә китертәләр. Жандарм ротмистры Будагоский бу китапларны, кулъязмаларны карап чыгып нәтиҗә ясарга Сарапул ахуны Хөсәен Әбүбәкеревне билгели. Аңа ярдәмгә үзенең провокаторлыгы, доносчылыгы белән танылган мәдрәсә учителе Мирсәет Юнусовны утырталар. Соңгысы кулъязмаларны тенденциоз рәвештә тәрҗемә итә. Бераздан бу эшкә Ә. Даутов та тартыла. Тикшерү вакытында Даутов жандарм ротмистрына «панисламизм» турында бик күп нәрсә сөйли һәм хөкүмәттән бүләк алу турында хыялланган чиновник «болай булгач пошло дело» дип куана, «Буби» га бәйле кешеләр турында күп җиргә шифрлар җибәрә. (Чыннан да, бераздан Будагоский, эшендә күтәрелеп, Варшавага күчерелә.) Ә. Даутов жандарм идарәсеннән бик күп акча алып эшли һәм «Буби» процессына гаепләү материалы туплауда төп фигурага әйләнә. (Февраль революциясе көннәрендә Ә. Даутов провокатор буларак кулга алына.)