Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 28)
Миссионерлар татарларның аз гына алга атлаган һәрбер адымында Төркиягә кушылырга омтылу тенденциясен эзлиләр. Реакцион «Казанский телеграф» газетасы татарлардан шикләнгән, аларны мәсхәрә иткән мәкаләләр урнаштыра. Матбугатта «Татарлар Төрек флотына иганә җыялар» дигән уйдырма хәбәр таратыла, һәм бу хәбәр жандармериянең болай да котырынган утына май сибә. Менә шундый катлаулы шартларда «Буби» мәдрәсәсе жандармериянең игътибарын үзенә тарта. Ул арада Мамадыш, Вятка якларында, Төрек флотына иганә җыюда гаепләнеп, муллалар, мөгаллимнәр кулга алына башлый. Ләкин ахырдан бу хәбәр расланмый.
1910 елның 15 августында Вятка губернаторы Камышанский үзенең свитасы белән мәдрәсәгә килеп төшә. Аның свитасында земский начальник, земский доктор, исправник, мәгариф инспекторы һәм башка чиновниклар була. Камышанский башта кызлар мәдрәсәсенә керә. (Мәдрәсәнең җитәкчесе – Бубиларның сеңлесе Мөхлисә Буби.) Губернатор Габдулла мөдәрриснең кызы Галиягә русча эндәшә – теге бала бик әйбәт җавап бирә. Русча укытып карый – әйбәт. Губернатор хәйран кала. Ирләр мәдрәсәсенә кергәч, бер шәкертне туктатып, русча сынап карый (бу – каникул вакыты). Очраклы рәвештә русчаны бик яхшы белгән шәкерт туры килә, һәм губернаторның гаҗәпләнүе арта. Классларда йөргән чагында губернатор Николай II нең портреты юклыгын сизә һәм сәбәбен сорый. Габдулла Буби: «Җәй көне булганлыктан алып куйдык», – дигәч, губернаторның кәефе китә. Ләкин инспектор һәм земский начальник: «Юк, юк, Габдулла андый кеше түгел, патша хәзрәтләренең рәсеме һәрвакыт стенада була иде», – дип, аны тынычландыралар. Ахырдан губернаторның ни сәбәптән килгәнлеге мәгълүм була: «Буби» мөдәррисләре аерым урыннарда лекцияләр укыйлар», – дип, донос ясалган икән. «Мәдрәсәдән башка җирдә бернәрсә дә сөйләмәгез, – ди Камышанский. – Сак булыгыз, хөкүмәт хилафында эш күрмәгез, югыйсә мин сезне 24 сәгать эчендә «Буби» дан кудыртырмын», – ди. Шулай да Камышанский Г. Бубины мәдрәсә эчендә лекция сөйләүдән тыймый. Ә бу мәдрәсә эчендәге җыелышларда күп нәрсә сөйләнә. Г. Мансуров бу турыда болай дип язды: «Буби» мәктәбе үзенең атна саен ясалган җыелышлары, бу җыелышларда вакытына күрә сәяси нотыклары белән (кара истибдадка каршы) шәкертләрнең фикерен ачуда күп хезмәт итте»[127].
Губернаторның визиты әзерләнеп яткан трагедиядән хәбәр бирүче сигнал була.
1910 елның җәендә Буби, Оренбург («Хөсәения») мәдрәсәләренә «Төрек йорты» журналының актив язучысы, панисламист татар Хәлим Сабиттан хатлар килә. Хәлим Сабит татар мәдрәсәләреннән аерым шәкертләрне Истанбулга укырга җибәрү мөмкинлеге турында яза, һәм шул хаттан соң «Буби» дан Гаяз Максудовны Төркиягә җибәрәләр. «Буби» мәдрәсәсенең Төркия белән мондый бәйләнеше жандармериягә билгеле була. Шуның өстенә «Буби» мәдрәсәсендә Төркия гражданины Фәйзулла Мөхәммәт укыта. 1910 елда паспортының срогы тулганлыктан, ул Ватанына кайтып китә.
Г. Буби, Төркия гражданины белән аралашып, мәдрәсәнең язмышын куркыныч астына куйганлыгын аңлый һәм Ф. Мөхәммәткә кабат килмәскә тәкъдим итә. Төрек гражданины «Буби» дан китүгә, аның күптәннән инде күзәтү астында йөргәнлеге билгеле була. Г. Буби аңа, килмәскә кушып, хат та яза. Ләкин Г. Максудовтан: «Мөхәммәт Фәйзулла әфәнде Бубыйга китте», – дип, хат килеп төшә. Г. Буби Истанбулга телеграмма суга һәм мөгаллимне кабат кисәтә. Ләкин мөгаллим инде юлга чыккан була, һәм Әгерҗедә, Бубыйда һ. б. урыннарда «Истанбул профессоры» н жандармнар өч көн буе көтеп яталар. «Истанбул профессоры» исә Казанда тукталып ята һәм 1910 елның 9 ноябрендә Бубыйга килеп төшә. Мәдрәсә җитәкчеләре аңа сәгатьләр бирмәскә булалар, ләкин мәдрәсә шәкертләре моны сизеп тавыш чыгаралар һәм, сәяси ягын күз алдына китермәстән, М. Фәйзулланы мәдрәсәдә калдыруны таләп итәләр. Бу хәл исә мәдрәсәнең язмышын хәвеф алдына куя.
Ләкин Бубиларның дошманнары жандармерия генә түгел әле. Дошман мөселманнарның үз арасында да бар. Шуларның иң зәһәре – Түнтәр авылы ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан). Аның ни өчен «Буби» мәдрәсәсенә дошман икәнлеге бик гади мәсьәләгә кайтып кала: Түнтәр – Вятка ягында. «Буби» мәдрәсәсе дә шунда. «Буби» мәдрәсәсенең, татарларга дөньяви фәннәр укытып, кадимчелеккә каршы көрәш алып баруларына, әлбәттә, кадимче карт тыныч карап ята алмый. Вятка ягы аның даирәсендә бит! Ишми дә ялгыз түгел. Аның ягында Казанның һәм Казан артының буржуалашкан эре алпавыты Габдрахман Ишморатов тора.
Кара фикерле Ишминең демократик әдәбият вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Бабич һ. б. тарафыннан ничек тәнкыйть ителгәне мәгълүм нәрсә. Ишминең кара эше либераль-буржуаз газеталар тарафыннан да кискен рәвештә тәнкыйтьләнә, «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, аны «фикере чуалчык, көнче вә кире беткән бер карт» дип яза. Ишми ишан, ди, газета, «мания величия белән авырый… ул мәшһүр бер кеше булуны күптән телидер». Газета аның «Ш. Мәрҗанигә каршы да көрәшеп маташканын» искә ала. Ишморатов байга да газетада өлеш чыга. Газета бер фельетонында Г. Ишморатов авызыннан мондый сүзләр әйттерә: «Ишмөхәммәт хәзрәт өшкергән тоз җәмигъ авыруга шифадыр»[128]. Ишми ишанның китаплары, диелә газетада, Ишморатов хисабына бастырыла. «Йолдыз» көлеп болай ди: «Мизан» китабын Ишми имзасыз гына бастырган. Г. Ишморатов кибетендә кадим кыяфәтле кешегә буш бирәләр». Мәкаләнең ахырында Ишмигә «дивана карт» дигән исем бирелә[129].
Ишминең иң зур дошманы – яңа ысул белән укыту. Бу хәл аның күз алдында Вятка ягы татарларының аңын үстерә, аның саен үрмәкүчнең пәрәвезләре өзелә бара. Моңа чик куярга теләп, тискәре карт яңа ысул белән укыту турында бер пасквиль яза һәм аны, русчага тәрҗемә иттереп, патша чиновникларына җибәрә. (Китапның исеме – «Ишарәтелмәрам ила мафи икамәтил борһан».) Анда болай диелгән була: «…ысул җәдидәнең (яңа методның. – М. М.) аслы дәгъваи истикълал вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның дәгъвәи истикълаллары «Гомумроссия мөселманнарының 3 нче нәдвәләре» дигән рисаләләреннән һәм Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер». Кадимче надан карт әнә нинди сүзләр белән уйный. Газеталардагы революцион фикердән курыккан карт болай ди: «Гәзитләргә шулкадәр хәясыз кабахәт бөһтаннар язуларында да ысул җәдидә әрбабының асыл мәзһәбләре студентлар кеби хакимләргә вә канун низамга карышудан гыйбарәт икәне мәһфум буладыр». Кирәк булганда кадимче патша суды белән дә аралаша. Үзе турында тәнкыйть мәкаләсе урнаштырган өчен ул, мәсәлән, «Әхбар» газетасының редакторы белән судлаша һ. б.
Бубилар үзләренең эшчәнлегендә әнә шундый мәкерле дошман белән бәрелешәләр. 1910 елның көзендә Бубыйның кара бае Әхмәт хаҗи Ишми ишанны кунакка алдыра. Мәҗлескә кадимче Әфтах мулла һәм Габдулла Буби чакырыла. Гомере буе «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады, – дип яза Г. Буби үзенең мемуарында. – Ләкин минем шәйтаным аның шәйтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды»[130]. Икенче көнне Ишми мәдрәсәгә килә. Мәдрәсәнең тышкы кыяфәтен, хуҗалыгын, андагы тәртипне күреп, Ишми гаҗәпләнә: бу бер дә теге мөһмаләт чәйнәп шәкерт гомерен черетә торган иске мәдрәсәләргә охшамаган. Ул Габдуллага болай ди:
– Мәхдүм! Сезнең мәдрәсәгез бик спай. Юлыгыз һәм яхшы. Ләкин сез кешеләрне котыртасыз. Кешеләр, сезгә ияреп, эздән чыгалар бит. Бу эшегездән туктагыз…
Мөдәррис аңа, мәдрәсә эченә кереп, шәкертләрнең нәрсә укыганнарын карарга тәкъдим итә. «Әгәр берәр хилаф нәрсә укысалар, мин ташламага әзер», – ди ул. Тискәре карт мәдрәсә эченә керми. «Беләм, мин беләм, ди. Әгәр мин әйткән белән бу эшегезне ташламасагыз, башка төрле юл белән ташларсыз», – ди һәм китеп бара. Бу сүзләрнең мәгънәсен Г. Буби бераздан аңлый. 1910 елның декабрендә Габдулла Буби, гадәттәгечә, мәдрәсә файдасына татар байларыннан вәкыф җыю өчен, Минзәлә ярминкәсенә килә. Шунда аңа Казан бае Садыйк Галикәевнең вәкиле ниндидер язмыш белән үз кулына килеп кергән бер язу күрсәтә. Бу – Ишми ишанның Вятка жандарм управлениесенә язган доносы була. Ишан анда: «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр», – дип язган. Ишминең Әгерҗе ягына нинди максат белән килгәнлеге мәгълүм була. Шундый ук эчтәлекле доносны Әхмәт хаҗи да җибәрә. Инде жандармериядән шәфкать көтәргә ярамый иде. Җ. Вәлиди бу көннәрдә мәдрәсәдә назирләрдән коридор дежурныйлары куелуы һәм, жандармнар һөҗүме була калса, «шөбһәле мөгаллимнәргә» хәбәр итү бурычы аларга йөкләнгәнлеге турында яза.[131]
«Дәһшәтле бозлар явачагы мәгълүм булды», – дип яза Г. Буби үзенең көндәлек дәфтәренә.
«Буби» хәлләренә мөнәсәбәттә татарлар икегә (кадимчеләр һәм Буби тарафдарларына) аерылган кебек, рус җәмәгатьчелеге дә икегә аерыла. Рус чиркәвенең Казандагы Святой Гурий җәмгыяте, миссионер Е. Малов, «Казанский телеграф» газетасы, Петербургта рус миссионерлары «Буби» мәдрәсәсендә «Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла», – дип шау-шу килгән бервакытта, рус җәмәгатьчелегенең бертөрлесе бөтенләе белән Бубилар ягында була. Мәсәлән, 1911 елның 29 гыйнварында «Буби» мәдрәсәсенә погром ясау өчен отряд җибәрелгәч, бу турыда Бубиларга алдан хәбәр итүче кеше Атабай авылыннан Степан Кривоногов дигән рус була. Шуңа күрә төнлә белән «кинәттән» чорналып алыну мәдрәсә мөгаллимнәрен гаҗәпкә калдырмый һәм шактый нәрсә алдан яшерелә. Мәсәлән, «Буби» мәдрәсәсендә кулъязма әсәрләрне басып тарату өчен бер гектограф булган. Монда кадимчеләрне, патша чиновникларының кара эшен тәнкыйть иткән листовкалар басылып килгән. Гектографта Сәлимов дигән шәкерт эшләгән. Үзешчән сәнгать коллективы мәдрәсә эчендә еш кына сәхнә әсәрләре куйган, әсәрләрнең күбесе цензурадан үткәрелмәгән кулъязма хәлендә булган. Болар барысы да тиешле урыннарга яшерелгәч һәм байтак кәгазьләр яндырылгач, мөгаллимнәр, төн йокламый, «кунаклар» көтәләр. 29 ыннан 30 ына каршы төндә мәдрәсә ишегалдына атка атланган, кылычлы йөзләп стражник, алар белән җиде становой пристав, исправник һәм жандармский ротмистр килеп керәләр, һәр мөгаллимне үз бүлмәсенә биклиләр, сак астына алалар һәм тентү башлана.