реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 30)

18

Прокурор шаһитлары арасында Бубый авылының үз кешеләре дә була. Болар – авыл куштаны Шәймәрдән Апаков һәм аның улы. Аларның Бубиларга каршы шаһит булуының сәбәбе бик гади: 1910 елда Бубый авылында ваба чире халыкны кыра башлый. Габдулла Буби земстводан докторлар китертә. Шулвакыт Шәймәрдән куштан: «Докторлар дару белән кеше үтерәләр», – дип, профилактика уздыруга каршы килә, халыкны котырта. Г. Буби һәм докторлар, Вятка губернаторына хәбәр итеп, куштан картны бер айга авылдан җибәртүгә ирешәләр. Эчке тәртипкә буйсынмаган өчен улы да мәдрәсәдән куыла.

Тикшерү органнары, шулай итеп, 46 шаһиттан сорау алалар. Гаепләү ягыннан (прокурор шаһитлары) 12, Бубилар ягыннан 32 кеше шаһитлык бирә. Процесс материаллары 200–250 шәр биттән торган 12 томга җыела[141]. Тикшерү вакытында провокатор ахун Хөсәен Әбүбәкерев Бубый авылы кешеләренә: «Мәхдүмнәрнең әниләре, оныкларын җыеп, Будагоский янына килеп ялынсын, бәлки, чыгарырлар», – ди. Бубый крестьяннарыннан берәү аңа каршы: «Ай-һай, алар андый кеше түгел, аңа бармаслар», – дип җавап бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләү акты төзелә. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга Уголовное уложениенең өч маддәсе буенча гаеп ташлана:

1. Мәктәптәге падишаһ сурәтен шәкертләргә хәкарәт кылдырган өчен (103 нче маддә. Бу маддәдә император һәм императрицаның сурәтләрен мәсхәрә итүчеләргә 8 елдан да артык булмаган каторга бирү күздә тотыла).

2. Шәкертләрне котыртып, Төркия флотына иганә җыйдырган өчен (128 нче маддә).

3. «Хәкыйкать» китабының цензурага эләккән 9 нчы кисәге өчен (132 нче маддә. Бу маддәдә властьны ихтирам итмәү, бунтовщиклык характерында булган әдәбият тарату өчен, өч елдан да артык булмаган срокка зинданга ябу күздә тотыла)[142].

Уналты ай Сарапул төрмәсендә яткан мөдәррисләргә әнә шундый гаепләү акты тапшырыла.

Без алдарак прокурор шаһитларын санап чыктык. Хәзер «Буби» тарафдарларының кайберсе белән танышу кызыксыз булмас. «Буби» мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Бубый авылы крестьяннары. 32 шаһит арасында руслар да шактый гына. Мәсәлән, Сарапул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе Тюнин, Сарапул сәүдәгәре, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин «Буби» мәдрәсәсенең бөтен эшчәнлеген яклыйлар. Алар земство җыелышларында элек-электән «Буби» мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мактап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бирдертүгә дә ирешкәннәр.

Мәдрәсәдән алынган китаплар, кулъязмалар турында хәлиткеч сүзне экспертлар – профессор Н. Ф. Катанов һәм П. К. Жузе[143] әйтергә тиеш булалар. Гаепләнүчеләргә адвокат ялларга тәкъдим ителә. «Буби» мөдәррисләрен якларга Мәскәүдән присяжный поверенный, Дәүләт думасы члены Н. А. Маклаков, Казаннан присяжный поверенный А. Г. Бать, Уфадан адвокат Ибраһим Әхтәмов киләләр. Суд составы җиде кешедән торып, шуның дүртесе Казаннан (А. Г. Бать алар турында «иң карагруһчы кешеләр» ди), өчесе Сарапулдан була. Шунысы характерлы: бу өч рус (городской голова, земский управа начальнигы һәм старшина) беравыздан «Буби» мөдәррисләрен яклыйлар. Хәбәрчеләр рус шаһитларының «шәһадәтләре гаять әһәмиятле булачактыр. Алар Бубый муллаларының иректә вакытта кылган эшләрен мәгъкуль күрә булганнар» дип язалар[144]. Суд булыр алдыннан, матбугатта таралган хәбәрләргә караганда, бу процессның уйдырма икәнлеген рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре аңлаганнар. Мәсәлән, «Камско-Волжская речь» газетасы «Буби» мөдәррисләре турында болай ди: «…Обвиняются они, как известно, в так называемой «панисламистской пропаганде», о которой трубила года два-три тому назад черносотенная печать»[145]. Суд утырышының ябык рәвештә үткәрелүе дә очраклы түгел: жандармериянең кара эшен мөмкин кадәр яшерен эшләргә кирәк була.

Суд утырышы 1912 елның 28 маена билгеләнә. 27 майда төрмә камерасына адвокатларны кертәләр.

Процесска Казаннан ике хәбәрче дә килә: «Йолдыз», «Бәянелхак» газеталары бу көннәрдә үз мөхбирләреннән алган «Буби» процессына кагылышлы хәбәрләр белән тулалар. «Безнең Россия мөселманнары арасында панисламизм фикере булганы да юк, булачак та түгел»[146], – дип яза «Йолдыз». Газета татарлар арасында Төркия флотына иганә җыю турындагы хәбәрнең дә ялган икәнлеген әйтә. Бөтен буталчыклык Мәхкәмәи шәргыянең муллаларга җибәргән циркуляры аркасында булды, диелә анда. Бу циркулярда мөфти «имамлар Төркия флотына акча җыймаска тиешләр» дип язган була.

Сарапул шәһәрендә атмосфера кыза; суд булырга берничә көн кала бөтен жандармерия аякка бастырыла, урамда өч кешедән артык җыелырга рөхсәт ителми. Сарапулга күрше авыллардан, чит шәһәрләрдән халык агыла, гостиницалар тула. Төп гаепләүче Ишми дә, юлга чыгарга куркып, хөкүмәт органнарыннан солдат сорый. Сарапулга килгәч тә, урамда күренергә курка, шыпырт кына үзенең мөрите Якуп Тимкинның өенә урнаша, хәтта җомгага да бармый. Тимкинның йорты бизәлә, капкага язу эләләр: «Сәламәтелинсан фи хифзыллисан»[147]. Ишан бер мөхбирне дә кабул итми, шулай да кайбер сүзләре халык арасында тарала: «Мин Россиядә иттихад ислам барлыгын беләм, ләкин Бубиларның панисламист икәнлеген әйтә алмыйм, – дигән Ишми. – Шулай булса да аларның һәммә эшләре Коръәнгә һәм шәригатькә хилаф. Шулай булгач, хөкүмәткә дә хилаф булырга кирәк»[148]. Төрмәдә, жандармериядә хезмәт итүче ахун Хөсәен Әбүбәкерев хәбәрчеләргә Ишми турында болай ди: «Ул 72 яшьлек карт инде. Гасаби чир белән авырый. Бер-берсенә хилаф сүзләр сөйли»[149]. Төп гаепләүче менә шундый була. 28 май көнендә Сарапул төрмәсе белән суд бинасы арасындагы урам халык белән тула. Җирле халык: «Безнең шәһәрдә моның кадәр кеше җыелганы юк иде», – дип сөйли. Процесста катнашу өчен, бик күп руслар киләләр. Газета хәбәрчесенә алар Бубилар турында ихтирам белән: «Монда «Буби» профессорларына сәяси суд була, аларның Бубый авылында университетлары бар», – дип сөйлиләр.

Суд тирәсенә 600 ләп кеше җыела. Атлы стражниклар һәм полицейскилар халыкны таратырга телиләр, ләкин юкка гына. Мылтыклы солдатлар, ялангач кылычлы стражниклар белән уратылган мөдәррисләр халык арасыннан юл салып, төрмәдән судка китереләләр. Судка газета хәбәрчеләрен кертмиләр. Хәтта Сарапул окружной судының прокурор иптәше дә кертелми.

Суд башлана. Поп рус шаһитларын ант иттерә. Хөсәен ахун, татар шаһитларын ант иттергәндә, куштанланып, «патшага итагатьле булу» турында нотык сөйли башлый, шаһитларны тезләндерә. Суд председателе аны кычкырып туктата:

– Монда сезне речь сөйләргә түгел, ант иттерергә чакырдык, тизрәк бетерегез, – ди. Яшәп килгән тәртипләр буенча, дин әһелләре судта ант итмиләр (янәсе, алар болай да антлы!). Ләкин Ишми ишан, судка килеп кергәч тә, «озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, – дип яза Г. Буби бу турыда, – үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул».

Суд өстәле янына баргач, ишан тузанлы, пычрак идәнгә тагын тезләнә. Пристав, ачуланып, аны торгыза. Ишминең, исәр үгез кебек, «шәригать, шәригать» дигәне ишетелә[150].

Суд башлана. Председательнең һәм адвокатларның сораулары астында Ишмиләрнең, Мөхәммәтҗан Хафизларның дәлилләре киселеп төшә (Ә. Даутов һәм Г. Ишморатов судка килмиләр). Карагруһчылар көлкегә калалар. Менә суд председателенең Мөхәммәтҗан Хафиздан шаһитлык күрсәтмәсе алуы:

Пред. Сез Бубиларны нәрсәдә гаеплисез?

М. X. Мәкәрҗәдә Габдулла Буби нотык сөйләде, хөкүмәткә каршы чыкты.

Пред. Нәрсә дип сөйләде?

М. X. Тән белән, җан белән тырышырга, диде.

Пред. Нәрсәгә тырышырга?

М. X. Ирешер өчен, диде. Алар бик яман кешеләр бит. Харап эш, харап.

Пред. Нәрсәгә ирешер өчен диде ул?

М. X. Болар минем китабымда язылганнар. Мин мөәллиф бит, мөхәррир бит…

Пред. Шулай диген.

М. X. Тәрҗеман кая соң? Бик шәп сөйләр идем.

Пред. Тәрҗеман нигә? Болай да беләсез бит.

Карагруһчылар барысы да әнә шулай буталалар. Бубиларны гаепләрлек бернинди дәлил китерә алмыйлар.

Ишми ишан түбән карап, дога мыгырдап, Мөхәммәтҗан Хафиз «казаки итәге белән борынын сөртә-сөртә» утыра. Бубилар үзләренең җаваплары белән кадимчеләрне тар-мар китерәләр, Ишми тарафдарлары судта көлкегә калалар. Бөтен төрле гаепләрне үз өсләреннән алып ташлагач, рус адвокатларының ялкынлы чыгышларыннан соң суд каршында зур процесстан кечкенә генә нәрсә кала: Бубиларны Уголовное уложениенең 132 нче маддәсе буенча гаеплиләр (Г. Бубиның «Хәкыйкать» енең 9 нчы китабы өчен) һәм Габдулла Бубины алты айга, Гобәйдулла Бубины ике айга крепостька ябарга хөкем чыгаралар.

Коеп яуган яңгыр астында халык суд карарын белергә көтеп тора. Менә суд ишеге ачыла. Аннан Ишми килеп чыга. Кемдер аның кулын үбә. Халык, гөр килеп, ул кешегә ачуын белдерә, Ишмигә һәм Мөхәммәтҗан Хафизга усал сүзләр кычкыралар. Соңгысы мактана:

– Ну кызык иттем соң, бетердем үзләрен, – ди.

Сарапулның бер кара бае: «Бубиларга каты җәза бирсәләр, фәкыйрьләргә 100 сум акча өләшәм», – дип вәгъдә биргән була, суд карарын ишеткәч, ул янындагы теләнчеләрне куып җибәрә. Бубиларга «бик үк авыр җәза бирелмәве халыкны шатландырды», – дип яза «Йолдыз» хәбәрчесе[151].

Хәбәрчеләр суд членнарын, адвокатларны урап алалар. Адвокат Маклаков хәбәрчеләргә: «Бубилар панисламист түгел. Уң газеталарның бу турыдагы хәбәрләрен ялган дип саныйм. Ул фикернең Россия мөселманнарында булмавына ышанам»[152], – дип белдерә (курсив безнеке. – М. М.).