реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 31)

18

Суд карарын сенат раслаганчы дип, 29 май көнне «Буби» мөдәррисләрен төрмәдән чыгаралар. Бу көн Сарапул урамында халыкның исәбе-хисабы булмый, шәһәр бәйрәм төсен ала. Халык арасында, ««Мизан» исемле китабында җәдидчеләрне сүккән өчен, Ишми судка биреләчәк» дигән хәбәр тарала. Шаһитларны, адвокатларны, хәбәрчеләрне пароходлар төрле якка алып китәләр. Сарапул тынып кала. Кадимче Ишми дә техника казанышы булган пароходның 1 нче классына билет ала, каюта идәненә аяк бөкләп утырып (диванга утырсаң җәдидчә була!) кайтып китә. Газета хәбәрчеләре Ишмине күзәтәләр. «Бу карт нигә кадимчә, атка утырып йөрми икән?» – диләр алар. Яки ни өчен фәкыйрьләр белән бергә 4 нче класста кайтмый? Кадимче Ишми бөтен кыяфәте белән пассажирларның игътибарын үзенә тарта. Ул ак ыштаннан, өстендә сырган бишмәт, кәвештән һәм мескен бүректән. Бер рус, моның белән кызыксынып, кая барганын сорый:

– Сарапул ходил. Тимкин густ, – ди Ишми.

– Анда нинди суд булды соң бу арада, кемнәрне хөкем иттеләр? – дип сорый рус.

Ишми:

– Новый метод, новый метод… – дип мыгырдый. Аннан алты бармагын күрсәтә: янәсе, «новый метод» өчен алты ай бирделәр…

«Төп гаепләүче», шулай итеп, Бубиларның нәрсә өчен хөкем ителгәннәрен да белмәгән көе кайтып китә.

1913 елның көзендә Габдулла Буби крепостьтан азат ителә. Төрмәдән ул үзенең бик күп язмалары, истәлекләре белән чыга. Тарихчылар өчен болар – искиткеч бай материал. Ул язмаларында Г. Буби патша чиновникларының икейөзлелеген, ришвәтчелеген фаш итә. «Жандармский вахтмейстер да өч йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»

Заманында Габдулла Бубины Казанның Галимҗан Баруди белән параллель куеп сөйләү гадәте бар иде. Баруди да патшага каршы эшләре өчен Вологдага сөрелә. Ләкин, сөргеннән кайткач, ул, указын кире алып, патша хәзрәтләренә намус белән хезмәт итә.

Ишмөхәммәт ишан ысул җәдид мөгаллимнәре белән судлашуны дәвам итә, Түнтәр авылы мөгаллиме, җәдидче Нәҗип Гыйрфанов белән тагын Сарапулда судлаша, аның указын алдырта һ. б. Бу юл Ишмине дә Колчак ялчысы итүгә кадәр китереп җиткерә[153].

Г. Буби исә, крепостьтан чыккач, «мәҗрух указ» ын сорап йөрми. Ул, Столыпиннар, Ишмиләр Россиясендә эшли алуына ышанмыйча, дөньяның икенче бер читенә – Голҗага китә. Анда килү белән, Голҗа шәһәрендәге татарларга яңа методлы мәктәпләр ачу өчен көрәш башлый, халык алдында аң-белем алуның кирәклеге турында докладлар белән чыга. Аның җитәкчелегендә Голҗада ирләр һәм кызлар өчен яңа методлы мәктәпләр ачыла, театр, музыка түгәрәкләре төзелә, әдәбият кичәләре уздырыла[154]. Шул ук вакытта ул бик күп санда әдәби әсәрләр (хикәяләр, памфлетлар һ. б.) иҗат итә, тәрҗемә белән шөгыльләнә[155].

Империалистик сугыш башлангач, ул дөньяда зур үзгәрешләр буласын сизенә. Абыйсы Гобәйдуллага язган хатында ул болай ди: «Әллә нинди хыялларга чумам. Бу сугышлар соңында Русиядә зур бер хөррият була калса, мөгаен, булачак, безгә укытырга мәктәпләр ачарга ирекләр бирелсә, әлбәттә, биреләчәк, «Буби» мәктәпләрен ачарга имкян табылса, шөбһә юк, табылачак, ул чакта мин монда бер көн дә тормам, кайтырмын. Бубыйда… кызлар мәктәбен ачармын, шунда русчаны да мөкәммәл кертеп, кызларны һәм мөгаллимә, һәм учительница итеп чыгарырга иҗтиһад кыйлырмын… Син, мин – барыбыз бергә җыелып хезмәт кыйлырбыз, ул вәйран мәктәпләрне яңадан гөрләтербез».

Голҗада вакытта Г. Буби татар хатын-кызларының азатлыгы турында күп докладлар сөйли, хатын-кыз мәҗлесләре оештыра.

Г. Бубиның «артык тырышучан, яхшы администратор һәм киң фикерле җәмәгать хадиме» икәнлеге монда да раслана[156]. Аның мондый актив эшчәнлеге Голҗа кадимчеләренә ошамый, һәм алар Голҗадагы рус консулына донос бирәләр. «Мәктәпләрне гүзәл рәвештә ислях кылып йөргәндә, бәгъзе бер надан татарларның доносы илә Голҗа консулы 24 сәгать эчендә чыгып китәргә әмер бирде»[157], – дип языла газетада. Ләкин алдынгы карашлы зыялылар, консул янына кереп, Габдулла Бубины калдырырга рөхсәт алалар. Халыкара хәлне күзәтеп барган Г. Буби Россиядә революция якынлашканын сизә. «Вакыйгалар күрсәтә, кальбем шәһадәт бирә, – дип яза ул кызы Галиягә, – озакламас, бик тиз бер вакытның эчендә бик зур хөрриятләр булачак… Бик зур сәгадәт вә шатлык көннәре туачак, бер дә исемезгә дә килмәгән дәүләт вә имтиязлар безне чолгап алачак… – бу минутлар озак түгел инде, килеп җитте. Мин әнә шул вакытта кайтырмын, Галиякәй. «Буби» кызлар мәктәбен ачармын. Бар куәтем белән тырышып, аны да дарелмөгаллимәт итәрмен. Русча лисанны мөкәммәл укыттырырмын… Әнә шул вакытта бергә-бергә милләтемезгә хезмәт кыйларак бик татлы вә бик сәвемле бер хәят кичерергә муафикъ булачагымны уйласам, бар хәсрәтләремне, бар күргән вә күреп яткан авырлыкларымны онытам, кальбем шатлыклар белән тибә, күңелем тула, сизми дә калам, битләрем җылы яшьләр белән чыланган була, ләкин монысы – хәсрәт яше түгел, бәлки шатлык вә сөенеч яше».

1917 елның февралендә патша властеның бәреп төшерелүен Г. Буби зур шатлык белән каршы ала. Шул хәбәрне ишетүгә, ул Ватанына кайтып китә. Россиягә кайтышлый ул Ташкентка мөдәррис булып килергә чакыру ала. Ул, Троицкига кайтып, Яушевларның дарелмөгаллимәтенә мөдәррис булып урнаша. Ләкин төрмәләрдә, чит җирләрдә йөрү аның инде сәламәтлеген какшаткан була, һәм, каты авыру хәлендә, ул өендә истәлекләр язуга керешә. Октябрь революциясен Г. Буби бик нык авыру хәлендә каршылый. Шулай да крестьяннар арасында Совет властеның төзелеше турында политик әңгәмәләр ясый, аңлату эшләре алып бара.

Ул 1922 елның 7 февралендә 51 яшендә үпкә туберкулёзыннан үлә.

Г. Бубиның татар халкын агартудагы прогрессив эшчәнлегенә совет-партия матбугаты заманында югары бәя бирде. «Татарстан хәбәрләре» газетасы Г. Буби турында «ысул җәдидәнең уйлаучылык, фәлсәфәчелек, инкыйлябчылык вә көрәшчелек әләме астында бара торган груһның иң билгелеседер»[158] дип язды. Җ. Вәлиди үзенең «Габдулла Буби» дигән мәкаләсендә исә болай ди: «Вятка губернасының караңгы бер почмагында… уртача гына бу авылны бер вакытлар Россия мөселманнарының мөһим бер гыйлем мәркәзе хәленә китергән саф вә пакь бер максат юлында хезмәт итеп, саф вә пакь булган хәлендә дөньядан үткән Габдулла Бубиның рухы алдында, аның бер шәкерте булу сыйфаты белән түгел, бәлки татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубиларның артыннан баручы бер кеше булуым сыйфаты белән башымны иям»[159].

Партия эшлеклесе, коммунист Гасим Мансуров Г. Буби турында аерым бер мәкалә белән матбугатта чыкты. Г. Бубины ул, татар ярлыларының сәгадәте өчен, татар һәм русларның кара көчләре – кадимчеләр, миссионерлар, монархистлар вә идараи мөстәбидәнең палачлары, бөтен полиция, жандармнар һәм болар кулында зур корал булган татарның үз наданлыгы белән күп еллар көрәшеп килгән кешеләребездән, дип бәяләде. Г. Мансуров «Буби» мәдрәсәсенең татар тарихында зур урын тотканлыгын әйтә. Бу мәдрәсәдәге ислях хәрәкәтен ул турыдан-туры революция белән бәйли. Г. Буби, ди ул, үзенең тудырган мәдрәсәсе белән татар мәдәнияте һәм инкыйлябы тарихында зур урын алачак, чөнки ул мәктәп хәзерге көндә инкыйляб мәйданында армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә вакытында рух биреп чыгарды[160]. Инкыйляб булу белән, бу рух татар ярлыларының ярдәменә ашыкты. «Буби» шәкертләрен көрәш мәйданының беренче сафына ыргытты.

Хәзерге көндә татар арасында эшләүче мәсьүл татар эшчеләренең күп өлеше «Буби» да тәрбия алган, «Буби» да рухланган егетләр дисәм, хата әйтмәгән булачакмын».

Татар ярлысына, ди Г. Мансуров, без шуны әйтергә тиешбез: «Габдулла Буби безнең якты киләчәгебез өчен зур бер мәктәп тәрбия иткән, җәдид юлында бик күп көрәшкән бөек дин реформаторы иде, царизм һәм аның сине чукындырырга йөрүче миссионерлары белән көрәшкә бөтен көчен, белемен, каләм куәтен сарыф итүче бер зат иде, дибез… Без, коммунистлар өчен аның кыйммәте дә шунда»[161].

Йомгак ясап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Габдулла Бубиның бөтен эшчәнлеген (бигрәк тә публицистика өлкәсендә) бер мәкаләдә генә яктырту мөмкин түгел. Аның дүрттомлык кулъязмасын, «Буби» процессына кагылышлы архив материалларын эшкәртү галимнәрнең бурычы булып кала. Мондый әһәмиятле һәм искиткеч бай материалларның моңарчы кыймылдамыйча ятуы, әлбәттә, кызганыч. Г. Мансуров үзенең мәкаләсендә: «Г. Буби үзе үлсә дә, аның исеме һәрвакыт татар эшче һәм крестьян тарафыннан мәдәният, ирек юлында көрәшчеләр рәтендә саф бер матурлык белән яд ителәчәк», – дигән иде. Кызганычка каршы, без Г. Бубиның эшчәнлеге турында моңарчы бер җирдә дә телгә алганыбыз юк диярлек. Г. Бубиның әдәби парчалары – әдәбиятчылар өчен күтәрелмәгән чирәм җир. Ул парчаларда, фельетоннарда, язмаларда Г. Бубиның үткен телле сатирик, үзенә бер стиле булган язучы икәнен күрәсең. Анда җөмлә саен патша чиновникларыннан, кадимчеләрдән үтергеч көлү элементларын очратасың. «Тентү вакытында браунингымны алганнар иде, – дип яза ул, – анысын протоколга кертмәгәннәр. Болар (ягъни жандармнар. – М. М.) бик бур бит». Андый мисаллар кулъязмада санап бетергесез.