реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 9)

18

Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында – ләм-мим.

Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе – югары очта Малик абзый, икенчесе – күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән «Дайман» велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була.

Сабан туе көнне киенеп-ясанып, бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр. Индус абый читек кебек юка-җиңел, кунычлары сыдырулы хром итек кигән, кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып чыккан. Иңендә гармун.

Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән. Кап-кара чәчен майлап тарап куйган.

– Ипле генә йөрегез дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе…

Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы – беренчелекне бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте.

Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр – шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән кара күн сандали кигәнмен. Сандали – минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән.

Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап, билле перәнник ашап, әйрән эчеп, истирахәт кылып йөрибез.

Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара. Индус абый гармуны белән уртада. «Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?» – дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул пар толымын түшенә салган, бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде – еракка, еракка… Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри торган малай түгел.

Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми, ахрысы. Каерып ала да баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр. Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны култыклап алып, читкәрәк алып китеп, чирәмгә утырталар.

Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны «Өлкән Сәгыйрь» дип йөртәләр. Ул, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә дәү гәүдәле, салынып төшкән йөнтәс куе кашлары арасыннан утлы күмер күзләре уйнап тора, таза имән ботагы кебек беләк, куллар… Печән өйгәндә, эскерт очларга дигән печән күбәсен ул гына шундый биеккә чөеп бирә ала. Өч япьле агач сәнәген – кая күтәрү – кыймшата да алмыйсың, Алып батыр сәнәге диярсең, сабы шундый юан, биниһая озын.

Ике потлы герне дә ул капка башыннан чөеп кенә уйный.

Быел тагын кояш астында көтеп әлсерәгән тәкәне, елдагыча, Сәгыйрь абзый иңенә салдылар. Мәйдан гөр килә. Мин дә куанам. Ни дисәң дә, Сәгыйрь абзый минем әнинең бертуган апасының ире бит…

Инде без, өйгә кайтып, чәйләр эчкән идек. Мәйдан таралса да, бәйрәм кайтавазы әле һаман авыл өстендә тирбәлә. Сызылып кына гармун тавышлары яңгырап ала. Урамнан ара-тирә кыңгыраулы атлар узып китә.

Кешеләрнең йөрешендә, капкаларның шыгырдап ачылуында, морҗалардан чыккан сыек төтеннең коймаклы исендә, этләрнең этлеген итеп кенә бәйрәмчә өрүендә – һәммә тарафта үзгә бер җанлылык сизелә.

Кояш өйләдән авышып, инеш турын атлап чыккан чакта, мин, бәйрәм күлмәген салып, урамга томырылам дип, баскычка чыккан гына идем, Индус абый кайтып керде. Йөзе агарып чыккан, күлмәгенең дә сыңар җиңе ертылып, чалбар каешыннан чыгып, итәге кайтарылып тора. Гармун каешын икенче иңгә күчерде дә, ашыга-ашыга, торыпшаны алып ташлап, велосипедын кузгатты, шунда гына мине искәреп алгандай:

– Мин киттем, – дип, капканы ачты. Юлга чыгып, тегермән межасы ягына таба ашыгып китеп барды.

Бераздан хәбәр килеп җитте. Индус абый булган җирдә нинди дә булса буталыш чыкмый калмый иде. Бүген дә авыл егетләре белән чәкәләшеп алган. Мәйданнан авылга төшкәч, районнан бәйрәмдә тәртип сакларга дип җибәрелгән милиционер аның юлына аркылы төшкән. Үзе генә булганмы, янында берәр авыл егете булганмы – анысы нәмәгълүм, Индус абый теге милиционерны каерып тоткан да кибет каршындагы коеның чиләгенә бөгәрләп утырткан.

Чыгырын әйләндереп бер төшерә, суга манчытып ала да, бер менгерә икән бу милиционерны. Унбиш метрлы тирәнлектәге кое бит ул. Бурасының эчтә бозлары җәй көне дә эреп бетми. Милиционер ялына икән моңа:

– Сиңа ышанганчы, суга таянам мин! – дип, Индус абый тәртип саклаучы утыртылган чиләкне соңгы мәртәбә туң салкыны бәреп торган караңгы су көзгесенә чаклы чупылдатып төшергән дә китеп барган. Бу хәлне пәрдә читеннән, капка ярыгыннан карап торганнар. Индус абый китеп күмелгәч кенә, милиционерны бозлы коедан коткарганнар.

Кичкә таба безгә авыл Советы рәисе Миргалифан абый белән милиционер килде. Индус абыйны сорыйлар. Әтинең «китте» дигәненә генә ышанмыйча, өйне, абзар-кураларны тентегән сыман, бер әйләнеп чыктылар. Яшәү урынын сорагач, әти:

– Әкияттә язылган бит әле: барам шунда – белмим кая, табам шуны – белмим нәрсәне, – дип көлде. – Җил кайда яши, – дип сорагыз лутче.

Әти боларны, табынга утыртып, каклаган каз, казылык ише нигъмәтләр белән сыйлап, ачы бал белән йомшартып җибәрде:

– Син Миргалифан дус, вакланып йөрмә инде, милициягә дә хәтәррәк эш бетмәгәндер, бәйрәм көне, яшьләр бит, буыны катмаган килеш сугып сындырмыйк, – диде.

Әмир абый исә бу хәлләрне белмәгән-ишетмәгән икән. Чат урманына кызлар белән китеп, лесник өендә аулак өй ясап ятканнар. Икенче көнне иртән генә кайтты.

Төштән соң мине, велосипед артына утыртып, үзләренә кунакка алып китте. Башта без Яшәр дигән авылда кундык. Кичен Әмир абый, ниндидер кызларны чыр-чу китереп, капка төбендә утырган сыман булды да каядыр китеп югалды. Мин бакчада, биек агач астына урын җәелгән сәкедә, берүзем ятам. Күңелсез. Ялгызлыктан кимсенеп, мышкылдап та алам. Шулай бәргәләнеп, Әмир абыйның кайтуын көтә торгач, изелеп йоклап киткәнмен. Керфекләрне аерып, күзгә кояш нуры үрмәләгәч кенә уяндым.

Тагын юлга чыктык. Үр менәбез, үр төшәбез. Урманнар калка, кырлар җәелә торгач, бер авылга килеп кердек.

Өйләр сәер икән бу авылда, түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан. Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыны-урыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең күбесе салам түбәле, әмма бездә, ничектер, пөхтә, җыйнак эшләнгән, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора, йөзлекләре дә ачык буяулы.

– Рус авылы бу, – диде Әмир абый.

Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән, маңгайга төшереп бәйләгән кара-кучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган Рәзинә апаны коткарып калган руслар да шушындый булды микән? Әнә чабаталы ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле.

Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек. Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты.

Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә. Мин, бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк тоткан озын буйлы бер кыз, чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны да үзенә килешле, таратып җибәргән, куе якты сары чәче кояш шарлавыгы сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына килеп төшкән сылудыр бу!

Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр, елмаешып, Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар.

«Городская» дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә мин бит укырга керәсе. «Белмим» дип акланудан, «беләм» дип мактануга күчәргә вакыт.

Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар. Галошын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп, моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде.