реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 10)

18

Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач күнде бугай, баш кагып кына тора башлады.

Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме – Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл буендагы өйләренә алып кайтып киттек.

Төнлә мин яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм: Коля мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде, аны мәҗбүри җибәрделәр.

Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә, кайсы аланга чыгарга, кайчан урман эченә керергә – барын да төшендереп кайткан иде. Көтү дигәч тә, безнең авылдагы кебек, күз күреме җирләргә тарала торган, югары оч, түбән оч көтүе кебек ишле мал түгел инде. Коля карамагында җәмгысы – бозаулары белән бергә җиде баш сыер җәнлеге дә, аклы-каралы утыз ике баш сарык кавеме икән.

Безнең авылда берәү дә көтүче булырга теләми. Әмма өй борынча, чират җиткәч, һәммә кеше көтүче булып ала, ихатадагы мал санына карап, бер, ике йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең.

Зурәнәй, ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде дә үзе, җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен санап чыгасымы… Минем өчен ул – телсез. Аның өчен мин – телсездер. Ике телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә. Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле.

Бераздан, Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек.

Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде.

Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була. «Кычкырт, әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!» – дип, үҗәтләнеп, йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның морҗасыннан чыга икән…

Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога укыды.

– Шакирым – әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер, – дип сүз башлады зурәнәй. – Менә шушы урында… шырпы кабы, тәмәкесе чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән, мескенем… Менә шушы төштә рельска утырган булган… Төнлә бит… Урталай өзеп киткән поезд.

Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән. Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә, кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була: Югары очта – Пауыл тегермәне, түбән очта – Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары – Мөнир белән Индус, – түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр. Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып китәләр. Тегермән, нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала.

– Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да бисмилла әйтеп утыртса – үсә икән, бәрәкәте белән, – дип, зурәнәй күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә.

Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар, зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә.

Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның көньягы-төньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый, уенчыкларын миннән яшереп куя.

Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин, шул серлелек бишегендә тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә…

Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата.

Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да уянмыйм әле, йокы ялына чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый, барыбер уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел.

Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче малай качып киткән!

Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп карадык. Кычкырып, урман ешкынлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз текәдек – әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан.

«Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!» – дип, үземне кызганып куйдым. Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде.

Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын беләм… Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер җәнлеге урманда, аланнарда аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне тауларда. Анда бит бар да уч төбендәге кебек күренә. Ә монда урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыкларын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. Сыер-таналарның үз дуамаллыгы, бөдрә йонлы сарыкларның үз барлыгы. Менә шушы ике төрле холыкның җаена төшеп берләштерү көтүче вазифасы инде.

Өч көн изаланганнан соң, мин дә качып кайтып китәргә уйладым. Чуен юл буйлап китеп барсам, Бөгелмәгә барып чыгам инде… Ерактыр. Куркыныч та… Урманны кичеп, кыр юлына чыксам… Нинди юлдан, кайсы якка китәргә? Кесәңдә компас йөрткән буласың! Төньяк полюсны белүеңнән ни фәтва, авылың тарафын да чамалый алмагач…

Юк, качып китсәм, зурәнәйне рәнҗетермен. Ул миңа, әнә ничек, күңелен ачып, якын итеп, хәтер изүен чишеп салды бит… Түзәргә, түзәргә…

Бу көннәрдә урман хозурында тагын күпме кан югалттым икән? Бусында инде – сиздерми генә кунып, тәнгә энә кадаган черкиләр, авыр итеп килеп бәрелгән кигәвеннәр файдасына.

Җиде көннән соң әти мине килеп алды.

Бер атна эчендә мине талап тәмам көрәеп, үзләшеп беткән кигәвеннәр белән хушлашырга туры килде…

Капка төпләрендә утыргыч

Без сугышның кайтавазын тоеп үстек.

Авылда сугыш кырларыннан Ауропага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары – безнең өчен аерым чутта йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау сугылган агач аягы, җирне төеп, түгәрәк батынкы эз калдырып бара. Югары оч Садыйк абзый «ак эштә» – кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. Аның таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп: без малайлар өчен таякка таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек. Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек.

Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда!

Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер икән, дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге тимерчыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы итмәкче булабыз – барып чыкмый гына бит…

Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык итеп тегә белгәннәр икән шул.

Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды. Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим… Әлбәттә, киноларда гына шул… Бик соңлап… Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер, мөгаен.

«Муса» операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастёрка белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андре Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди:

– Муса болай сәләмә түгел иде. Һәрчак ак күлмәктән, бик пөхтә йөрде…