реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 11)

18

Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел, киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны, сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән шул), әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк… Утызмы, иллеме миллион…

Минем төшкә илле елга якын гел сугыш күренешләре кереп җәфалады. Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир… Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә алмасам дигән курку гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан чыгып бара, күрәсең.

Онытырлыкмыни…

Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр… Әллә нинди серле исемнәр – Варшава, Кёнигсберг, Прага… Мин, сулышымны да алмыйча тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә, шулай зур сугыш булыр микән, яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән дип, матур хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый, бу теләгем тагын дә көчәйде. Сугыш – кызыктыргыч романтика икән ләбаса! Һәлак булуың да мөмкинме?! Булса ни, совет үлеме ич ул!..

Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп, үзен корбан итәргә әзер империя солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән.

Ә капка төпләре башка иде…

Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя. Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңа күрә ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра.

Нуркалей

Авыл өстендә моңлы рәшә тирбәлә. Малахай колагын җилфердәтеп, язгы кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам иңләп бер малай килә. Ярты бәхеткә ирешкән юеш танаулы малай… Бер аягына – нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмәле чабата кигән.

Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр идем дә шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем.

Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткак-чытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген!

– Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, – ди Нургали абзый. – Чират җыелды. Иң соңыннан Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып…

– Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, – ди Нургали абзый. – Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне, ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл Советы рәисе, чыбыркы белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга…

«Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә.

– Безнең атны да чирле дип таптылар, – ди Нургали абзый. – Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде… Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү – әни, түтәй, мин, – тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул… Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык…» – диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте… Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар… Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән… – дип, Нургали абзый тын кала.

Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен.

Яңа казылган чокыр… Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар.

– Берсендә шулай, – ди Нургали абзый, – Бобруйск шәһәре янында калкулык итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде. Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән. Тегене, җыелу пунктына кабат җибәреп, яңа частька билгеләгәнче, ике-өч ай вакыт үтеп китә. Шулай итеп, бу җиде мәртәбә эшелоннан төшеп кала, сугыш соңынача шул рәвешле йөрмәкче була…

Команда буенча өч автоматчы берьюлы атып җибәрделәр тегеңә, ә ул ничек елмаеп торган булса, шулай басып тора. Башкалар таш кебек чокырга ава торганнар иде… Ә бу берничә секунд шулай торганнан соң гына чокырга түгел, үҗәтләнеп, кырыйга ауды. Командир килеп аның гәүдәсен аягы белән чокырга этеп төшерде дә пистолеттан тагын ике мәртәбә башына атты. Һаман да әле күз алдымда тора ул бәндә, үлемнән көлеп үлде… – ди Нургали абзый.

Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәльяулыкларын иңенә салып, төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта – илләр гизеп кайткан ирләр. Түбән оч парламенты шушыннан башлана… И бу – газиз күренеш… Кайда соң ул илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы.

Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә, шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр тагып, дөнья күреп кайтсак иде дип, аларга кызыгып карап торабыз.

Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә.

Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы югары оч Кәшфи белән эләгә. Аларны, җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә.

– Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, – ди Нургали абзый, – һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде, калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде… Ә күпме кием, сугыш кораллары, машиналар… Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай…

Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор.

Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали абзый, – тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43 ле ботинка алып, аягын җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны, аякларын көзән җыера башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи бөтенләй аяктан кала икән.

Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля Кәшфинең табаны өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә.

Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра.