реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 13)

18

Әгерҗе станциясендә Нургали абзый, вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.

– Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.

Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән… Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч… Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң… бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул, Хинган елгасын кичкәндә, ничә офицерның тормышын саклап калган, ул ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул күпме дошманны кырып салган… Гаҗәп инде батырлыклары… Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды.

Бер кеше – Нургали абзый – мисалында минем өчен «сугыш китабы» ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми… Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк.

– Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә дип уйладылар бугай, – ди Нургали абзый. – Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле… шулай… хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә…

Судабикерга утырган бар

Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара. Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер, ахрысы… Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач… гармунны нигә интектерергә… дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә.

Әнә Миргарифҗан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын… Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: «Нимесләр килә, нимесләр!» – дип, кычкырып елап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты.

– Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, – дип, безне кочаклап алып тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы – Заһид абзый йөртә торган бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит!

«Студебекер» дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны, америкача ук әйтергә теләмичә, «Судабикер» дип үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек.

Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә – Азнакай арасында яңа юл – асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә – Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар.

Тимерхан дигән казах егете истә калган. Минем әти-әнигә ул «әткәй», «әнкәй» дип кенә эндәшә, «кызыгызны Казахстанга алып китәм» ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый.

Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә, аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала – бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярышы-ярыша, сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды.

Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә, инде авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек.

Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән» дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәп, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды – йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды.

Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Эләгешеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы… ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде…)

Минем иң беренче уем «Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?» дигән хафада иде.

Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды.

Тимерхан абый берничә көннән соң «судабикер» ы белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. «Дневальный» дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа.

Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта, иген кырын кыл туры ярып, асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк.

Ә беркөнне… июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны, тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп, алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты.

Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек… юк, студебекерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде. Аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр…

Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды.

«Эчке гаскәрләрне тревога белән Мәскәү астына туплаган булганнар», – диделәр, бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр, бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)

Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебекерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.