Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 14)
Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебекердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган.
Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм», – дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй – әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)
Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап, асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл сапканнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт кырыендагы вак ташлы полосаларны тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар.
– Болай булгач барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.
Азнакай үренә җитәрәк, асфальт, бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.
– Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган, «түбән көчәнешле» сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимерчыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри – анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да…
Азнакайның шәһәр ягында икешәр катлы шифер түбәле йортлар төзелеп килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле, ди. Бакчасы, ихатасы бар.
– Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, – дип аңлата әти.
– Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.
– Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, – ди әти.
Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк, ди?!
Әнә фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына «Черноморский флот» дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел «Москвич» килеп туктады.
«Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан, бер тукмап аласы булыр» дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды.
Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: «Кереп чыгыйк әле. Монда минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа», – диде.
Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле.
«Азнакайга электр тогы тарата болар», – диде әти.
Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды.
Мотор тавышларын бүлеп, авызны – колакка, колакны авызга куеп, әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың, ди, күңел мәтәлчек ата.
Бер чатка борылып керсәм, шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына, әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә… Кинәт… бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине, күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти: «Ул-лым», – дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да:
– Тотынырга өлгермәгән… – дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде югыйсә. Әнә кара, – дип, ул өскә таба ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.
– Әтиең укый-яза белә дигәч, син егет булгансың инде дип торам, – дип, Хәбри абзый, мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды.
– Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – дип, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Нык курыктыңмы?
– Куркырга өлгермәдем, – дидем дә… Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай.
Әти, әле һаман да тынычлана алмыйча: «Ничек, улым?» – дип, хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин, саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле, таркау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. «Электр тогының тәме шундый була микән әллә», – дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый.
– Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала, бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.
Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле… Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.
Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр, мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерә, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.
Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда кинәттән ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.
– Кайната йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер җәнлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер уйлыйм да… Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде…
Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр.
Безнең малай чакның әкияти дөньясы шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар, бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык ат сбруе алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер – һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган.
Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул.
Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы бәләк сугып-сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый атларын, чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып куалый икән: