реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 8)

18

– Бусы сынау түгел әле, кисәтү генә булган, – диде Ак түти.

– Ашлык сукканда, ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык, йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай… Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем, әйтергә дә куркыныч… каш турысы белән килеп төшкән бит балакай… Әле дә Ходай саклаган… Күзенә керәсе булган бит… И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты.

Ишетәм: Ак түти ярым пышылдап ниндидер дога укып алды.

– Шунда… тәүге сыналуны үткән… – диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер…

Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкын-дулкын урманнар – бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни:

– Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, – дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра.

Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар, ахрысы.

Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер – берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим.

– Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр.

Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым.

Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин, таякны кулга тоткач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кёнигсберглардан җиңеп кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер!

Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка – сандали, икенче аякка бинт өстеннән ак йон оекбаш киеп, ниһаять, урамга чыктым. Кояштан күз чагыла. Менә бит дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып, сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер бирмим. Мин горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким. Үзем аксыйм, кулда – таяк. Сизәм: көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит:

– Кит әле, аксак тәре!

– Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем:

– Кем аксак?! Әйдә, узышабыз!

– Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, – дип, Фаварис аркылы килде. Юк, узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны селкеп, команда бирергә булды.

Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде. Бүген дә… Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз төшереп алсам… Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире кып-кызыл. Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде. «Тагын ни булды инде, улым», – дип, әни манма канга манчылган носкины салдырып, бинтны сүтүе булды – әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде.

Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым.

Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым.

Көзгегә карагач имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора.

Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый, агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган. Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып куйдым…

Аякның ярасы төзәлгәч, зурәнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде.

Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз, үр төшкәндә, тыйнак кына юырта, үр менгәндә, гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип һич тә уйламыйм, күрергә теләп, күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да… Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле.

Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе – Әнвәр абый белән Мөнир абый – Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы – Индус белән Әмир – тимер юлда, берсенә – 18, икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле зур йорт каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып, кукраеп утыра.

– Җәннәт инде монда, җәннәт, – ди әни.

Әти сүзсез генә көрсенеп куя.

Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган арада, мин ялт кына тимер юлны карап килдем.

Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый торган креозот исе икән бу).

Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны, тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң, кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора?

Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан икән.

Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан асылган… Өстәл түрендә түшен киергән самавыр… Өстәлдә нинди генә тәм-томнар юк. Әнвәр абыйның кызы – миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә.

Ул арада зурәнәйнең уллары – Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?..

Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: «тык-кы, ты-кы, ты-кы»… Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек.

– Уфа поезды… – дип куйды Әмир абый. Индус абый кесә сәгатен чыгарып карады да:

– Унбиш минутка соңарып килә, – диде.

Димәк, әнә шулай «ты-кы, ты-кы» тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин, шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә бөдрә төтене дә күренеп алды – килә, поезд килә! «Тык…кы, ты-кысы» да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан-зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә… яман зәһәр гудок тавышы, бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан, чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен.

«Әй Ходаем, бетте балам», – дип, хәвефләнеп йөгереп килгән әни агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып, «и бала, и бала» дип, сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште.

Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең.

«Поезддан курыкты. Куркак син, куркак», – дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле, җитмәсә…

Кайтып китәр алдыннан, үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары сап-сары, борыннары кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен – бер рельска, икенчесен икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты.

Роза сеңелнең тимер юл буеннан елый-елый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде.

Үчлек энә булса, үкенү исә, шул энәгә тагылган җеп икән.