реклама
Бургер менюБургер меню

Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 7)

18

Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә, бөтен уй-вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын һәм үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.

Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары…

Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ…

Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит… күз яшеңне күрсәтмәс өчен.

Һәр хушлашуда, бәлки, бу соңгысыдыр… дигән, бәхилләшү төсмере бар… Әмма саубуллашкан чакта, безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен.

Йә, хуш, Чатыр тау!

Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир…

Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал!

Ярабби…

Ибадибалар күрдем

Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә, малай тапкан әнигә «Сталин бүләге» – биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бермәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр.

Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда, капкаларыбыз да күренеп тора.

Зөфәр – зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында. Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан. Шулай итеп, ул, дөньяны танып белергә дип, беренче сәяхәткә кузгалган. Анда – Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә «сашайка». Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да, исе китеп, шул машиналарны күзәтә икән.

Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган:

– Әни, мин ибадибалар күрдем! – дип, үзенең машиналар күрүен үз телендә аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр дә, аны туктатып:

– Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, – дип, Зөфәрне аптыраталар иде. Шулай итеп, аның кушаматы «Ибадиба» булып калды.

Фаварис – кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме, холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы артист булу иде.

Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тау-үзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары сугарып торгандыр.

Малай чакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта, нинди хәвеф сагалап тора – моны берәүгә дә алдан белү язмаган.

Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән кечкенә генә күләгәсен ияртеп бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал.

Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк – көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, «Тимә, яшәсен!» дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора…

Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды, һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды… «Әни, әнием» дип елыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис югары очка медпунктка.

Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. «И улым, и улым…» – дип, эчтән ниндидер дога укый-укый, яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде.

– Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым… Төп тамыры киселгән бит… Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса… – дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барсы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем.

– И Ходаем, тагын ни булды инде? – дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч күрәм, ни гаҗәп: мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына, су буена төшеп киткән чакта, ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман.

– Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, – дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә.

– Хәзер өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, – медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, – ди әни.

Әнә Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары… Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит… Хәзер миңа берни дә кирәкми…

Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам.

«Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган», – дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән.

Мин, боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра, ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар…

Ишетәм, сизәм: әни елап та алган, ахрысы. Сулышы, тавышы яшьле…

– Гел минем улыма бәла килә дә тора… Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?..

– Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, – ди Ак түти. – Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса… Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә…

– И-и Ходаем… Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә… – дип, әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште:

– Бервакыт… Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай… Баланы ышанып калдырыр кеше юк… Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам… балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем дип, елый-елый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле… Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә, әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте… Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Еламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме өзә. Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл… – дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм.