Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 6)
Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балык» лар да эләгә. Уйламыйчарак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз.
И җүләр чак!
«Кылыч балык» дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә – тыныч суга – уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары, үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән…
Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның «казлар һөҗүменә» җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен, чытырманлыкта таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең – үзе бер тантана! Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз өстенә ала.
Табигатьнең сулышка иркен чаклары!
Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк… Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта.
Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән дип уйлаганым бар. Бәлки, безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә?
Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үстерү – монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл.
Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый…
Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә?
Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тач-бал» лы төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә «Балтач» ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе – юк дәрәҗәсендә сирәк була торган очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки бабаларыбыз, һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап.
Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде.
Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде…