Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 5)
Мөкәтә тавы…
Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис) учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый җамбул исе кызышып кушыла да… куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә…
Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йөзәмме, болытлармы… Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә – яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы… Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә.
Менә ул – минем туган ягым.
Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк, киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы – Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары…
Арырак, тагын да биегрәге – офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары – ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы – Чатыр тау! Тәңре тәхете!..
Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала.
Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган – Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары – песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран – Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә – олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде.
Суыр әдәби телебездә «байбак» дип атала…
Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре!
Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.
Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул, гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында, ниятенә ирешә алмый кайта.
Ә бу легенданың башы каян килә соң?
Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Бу хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә, һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый.
Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм яңа эраның 64/63–23/24 елларында яшәгән).
Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен, җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да, тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар, Будда динендә саналсалар да, һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалачын (Зур тау ата) дигән аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әбигә) табыналар икән.
Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да, берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп, ул Һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул үзенең юлдашлары белән Дансар тау яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә.
Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: «Безнең ата-бабаларыбыз шушындагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар – алтын табучы җәнлекләр», – дигәннәр.
Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит!
Шунысы хикмәтле: минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән…
Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында, кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә, тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел – Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның «җәнлек стиле» ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык түгелмени!
Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсенә – Һималай кыяларына барып тоташа.
Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә оядан чыккан суыр, үрә басып, сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына, ялт итеп, оясына чума.
Тагын аңлашып булмады… Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем:
– Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире – бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?!
Керәдер, мөгаен…
Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, күпме акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына!
Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗәнап байбаклар!..
Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрзингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләй балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар – безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар.