Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 4)
Бүгенгедәй хәтердә: Май бәйрәменә бер-ике көн кала, төштән соң кинәт кояш сүрәнәя башлады, Казан күгенә тымызык пәрдә тартылды, салкын җил чыкты. Тотрыклы җәй килгәненә ышанып, иртән җиңел-юка киенеп чыккан халыкны кичен, эштән кайтканда, коточкыч салкын куырып алды. Әллә нинди, җелеккә үтә торган, ябышкак бозлы, мәкерле-туң салкынлык иде бу. («Атом кышы» ның безнең төбәккә дә килеп җитүен ул чакта белдекмени!)
Кояшны үпкәләтеп, май ае да рәтсез килде: кар, боз, зәһәр җилләр. Июнь башында табигатькә чыгу гадәтем бар иде. Урман энҗесен – ландышларны сыйпап, якыннан карап, сокланып, серле матурлыгыннан хозурланырга ярата идем. Әмма ул елны ландыш таҗларының купшы аклыгы, көйдереп алынган кебек, җирән кунык белән өртелгән иде. Балачактан бирле тәмен татырга күнеккән юа, кузгалак ише үсемлекләрнең дә шифалы сутын сизмәдем. Гомумән, табигатьнең изүе ачык түгел, ул эчтән рәнҗегән шикелле иде… Болар – минем хәтер ябалдашыннан йөгертеп узган җилсу фикерләр генә. Ул көннәрдә бар тереклекнең асылын, эчке хасиятен зәһәр агу күпме микъдарда ялмап алган – моны белү адәми зат акылына бөтен тулылыгы белән бирелмәгәндер.
Көнчыгыш Ауропа илләре исә, радиация таралуын фаҗиганең беренче сәгатьләрендә үк сизеп алып, чара күрә башлаганнар. Иң беренче афәтле дулкын Финляндия һәм Голландия илләренә эләккән. Аннары, отыры җәелә барып, бөтен планетаны ялмап узган.
Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көне-төне фидакярләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә, белмичә дә, үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр.
Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитет карары буенча, Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне нигезеннән кубарып күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч!
Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп кайтачаксыз, диләр (бу ялган, бәлки, котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр). Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык… Күз текәп, күңел биреп үргән тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле; авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың кала, утарларда, күзеңә мөлдерәп карап, мал-туарың кала. Журналистларның бу мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә уелып калган: һәммә кешене, дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә, бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы соң чиккәчә җитеп «ярсый». Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп «балкыган» песи баласын, йолкып алып, юл читенә ыргыталар. Баланы әнкәсе, каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп елый. Юл читендә аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле…
Кошларның да үз ватаны, туган җире бар.
Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында – үрчү дәрте… оя корырга, бала чыгарырга дип, экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар, урман кырлар кичеп кайткан бит алар.
Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени!
Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар – сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәме-җәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар – тагын шундый чиркангыч гариплекнең уйга килмәс төрләре туу – радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип тууы – бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы…
Әллә соң җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый…
Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында Татар атом станциясе салыначак, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек, коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды.
Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга туры килде.
Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган. Тынлыкны умырып, каргалар каркылдавы ишетелә. Шом салып, «корык, корык» козгын тавышы яңгырап китә…
Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып, шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан афәтләр күп кабатланып тора җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын чыгу кебекләр… Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә китә… Иң хәтәре… Мең-мең күздән яшерелгән ана карынында җан яралу могҗизасы – Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым сүрүенә үлем угы кертү – бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел.
Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак.
Теге чакта… Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала алгандыр: «Тимә, яшәсен!»
Байбаклар ватаны
Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм – уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен.
Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр адашып калган диңгез акчарлаклары иде.
Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта, җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек.
Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган. Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тыны-сулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган.
Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме – әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр…
Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыя алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам.