Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 3)
Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр… Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле, җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары… Рәзинә апасын елатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен, салып, Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тып-тып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп, ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит… хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары… Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән елап җибәрде.
Хәтер – күңел дәвасы.
Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен, хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп, сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек, тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы… дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит – минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям…
Яле, ни булды соң әле елауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм Әлифбаны, ачам да карыйм: анда багана-багана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде… һаман шул «А» белән «Б» ны яза торгач, кәгазьне «канатып» бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп, буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә, кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле.
Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет, җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем дип, сыгылып төште.
– Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, – диде егетләрнең берсе. – Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык…
Рәзинә апаны, өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны дип, соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде:
– Борчылма, бар да әйбәт, әни…
Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән. Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча, ул бер кап шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир, килеп, аны җебегән, булдыксыз дип, аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, елап, урман эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп кайта да китә, янәсе… Урман эчендә генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә язып туктый. Каенны кешегә тиңләп, ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкрен генә урый-урый күмә бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый кала. Кичкырын, атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул, эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар. Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар.
Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта калын юрган астында «пешеп» ята. Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәл-әхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмситтәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә:
– Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса…
Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде, ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт «парда» тотканнары хәтердә калган.
Менә бит ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр идеме. Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары… идәнгә тамып чәлпәрәмә килгән тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып, тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган. Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә – кызыл туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам күшеккән хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган турда – дәһшәтле учак – атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшче-инженерларны, ярый әле, күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә хушлаша. Безне алда – Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә.
Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн. Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче, галәмнең мәңге йомылмас күзе – галибанә Кояш?!
Бу 1986 елның 26 апреле иде.
Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн.
Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә, Татар атом станциясе калкачак урыннан китеп барабыз.
Икенче көнне Казанга кайтып төштек. Шәһәребез язгы чистарыну кичерә. Агачлар күбәләк канаты тияргә өлгермәгән саф яфраклары белән апрель яшеллегендә коена. Күз камаштыргыч кояшлы көннәр. Яшәү дәрте кешеләр йөзендә, шаулы шәһәр урамнарында, аяз күк хозурлыгында чагыла. Кышкы туныннан котылып җиләсләнгән күңелләр җиңел рәхәтлектә кинәнә. Берни сизмибез, берни белмибез. Кайдадыр коточкыч фаҗига булганлыгы хакында ник бер сүз ишетелсен. Без без инде, без – еракта. Фаҗиганең үзәгендә – Чернобыль якынында авыл-посёлокларда яшәүчеләр дә, хәвефкә бирелмичә, ваемсыз гына яшәп ятканнар икән бит. Ургылып таралган радиация зәһәрен йотып кына аккан Припять елгасында су коенганнар, балык тотканнар, урман-кырларда истирахәт кылып йөргәннәр.