Марсель Галиев – Тимә, яшәсен! (страница 2)
Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде, ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз таркаурак шикелле иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, кызыл почмак бинасының ишеген төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә – күзләребезне тышта калдырып кергәнбезме – берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык.
Кузьма агай, шыгырдап ачылмалы иске шкафтан дүрт өчпочмаклы сөт каплары чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара ипи чыгарды:
– Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабны тотып куйыйк та… саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен эшчеләрне шунда алдылар… – диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде. Югыйсә бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын «җылатып» кисте дә капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез-җитезлек белән җәелгән сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем. Идәнгә тып-тып сөт тама… Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә килә… Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама… Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн… куркудан дерелдәп басып торган малай… Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта – сөт, түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы – ак кан тамчыларына әверелә дә куя. Ширәмәт урманы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы кебек зиһенемә кереп калган ич…
Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?!
Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да:
– Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, – дип, энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый.
«А» хәрефе алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. «А» лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады, ахрысы, песи сискәнеп уянды да, татлы төшне бүлдердең дигән шикелле, өнәмичә генә карап куйды, аннары бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк «А» авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды.
– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, – дип, апасы энекәшенең башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, – дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. – Бер… биш… ун… Тагын ундүрт кенә ел калган…
«А» дан «Б» га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә:
– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай… Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!
Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле дөнья капкалары ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга!
И, ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле, әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе, эштән кайткач, битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып, чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне – күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара. Әнисе чүлмәктән ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә, кайнар шишараны урталай сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма дип, үз шөгыленә керешә. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына… юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи – дөньяда иң тәмле ризык, дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле…
Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып тавышсыз гармун күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп, хозурлыкка бирелгән. Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү – гөнаһ.
Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде, аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк:
– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! – дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде:
– Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?!
– Нинди бала ди, мәктәпне бетергән!
Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле. Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки ташлады бит укуын. Менә тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде… Чарасыз калган әнкә бригадирга инәлеп карап, елап җибәрде. Бригадир Махиян абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри. Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда, нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң җаны эрисе юк дип әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде:
– Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә!
Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш бәреп чыкты.
– Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда капиталистлар баш калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче дип кычкырды да өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады.
– Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк!