Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 2)
Шул кайгы җитмәгән кебек, бердәнбер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, җегетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып мәсхәрә кылган да ул…
Шулар аркасында аты-чабы чыгу белән генә калмады, ул, әтинең: «Быел еллар авыр, бераз сабыр итик», – дигәнен тыңламастан, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытып кайтканнар.
– Безгә фатиха бирегез, без ирле-хатынлы булдык инде, – ди.
Әнкәй бик елап карады: «Үз балаң бит, кич», – диде.
Әткәй:
– Җегеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем. Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады… – дип, аларны куып чыгарды.
Әнкәй һаман, сүз уңае саен күз яшьләрен сөртә-сөртә:
– Картым, ачуланмасаң, балаларны кунакка чакырыр идем, – дип ялына торган иде.
Әмма әткәй үз сүзеннән кайтмый:
– Мин үлгәч чакырырсың! – дип кырт кисә иде…
Картларның «авыр ел» дигәне менә шулар иде. Аларның догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде һәм үзе белән безнең йортка бәрәкәт тә китерде: атсызлыктан газап чиккән әткәй бу – моңарчы муены камыт күрмәгән симез бияне ике көн эчендә җигәргә өйрәтте дә дөнья җимереп эшләргә тотынды, һәм шундый бәрәкәт булды инде: көз көне безнең әткәй шул кәсептән, йөрүдән, игеннән җыелган акчага икенче ат та алды. Башкача да йорт-җирне байтак төзәтте.
Без бурлы бия аркасында аякка бастык.
Әмма, әмма бу көз минем өчен зур кайгы булып төште.
Ни арба, ни чана вакытта әткәй, бурлы бияне җигеп, урманга барган иде. Кайтканда, елга аша чыкканда, таеп егылып, бия колын салган. Әле өч-дүрт айлык кына иде. Шулай да йон чыккан иде, ди. Үзе мәчедән зуррак иде, ди.
Моны ишеткәч, мин көн еладым, төн еладым; ничек еламассың, бурлы бия бит ике алмачуар чабышкы биргән. Буаз дигәч, мин инде аның булачак колынын, әлбәттә, алмачуар дип, чабышкы дип башыма да утырткан, бөтен иптәшләргә дә мактанып беткән идем. Шул каһәр төшкән тайгак юл мине мәхрүм итте бит!
Әнкәй елаган өчен мине һаман орыша:
– Бу чаклы тиле булырсың икән, – ди, – тумаган тай өчен шулай елыйлармыни? – ди.
Әткәй ачуланмый, ике өлкән баласының хәсрәтеннән соң бөтен йөрәген миңа баглаган булса кирәк, ул мине ярата, сүземне тыңлый, һәрвакыт иркәли:
– Елама, балам, – ди. – Хәзер ике ат булды инде. Башкортка илтеп, алмачуар айгырдан чаптырырбыз да киләсе җәйгә бер дә җикмәбез. Сиңа алмачуар тай булыр, – ди.
Мин җәйне, кышын гына түгел, атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санап барам…
Кыш үтеп бара, шулай да бик күп көтәсе әле…
Көткән көннәр якынлаша.
Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына.
Әнкәй моның өчен һаман сукрана:
– Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. – ди.
Әткәй аны бер сүз белән туктата:
– Йә, куй шул сукрануыңны, – ди, – нигә, – ди, – баланы юкка елатырга, – ди.
«Бала» дигәне мин булам.
Чыннан да, берәр авыр йөккә, ерак җиргә җигә башласалар, мин әткәйгә барып сыенам, иркәләнәм; ул минем күзләремдә мөлдерәп төшәргә-ташырга торган күз яшьләремне күрә дә, мыек астыннан көлеп, башымнан сыйпый:
– Йә, син, Закир, юкка елап барма… Ярар, җикмәбез, – ди.
Мин шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм. Көн буена аягым кая басканны белмим. Ни кушсалар, минуты белән эшлим.
Кайберәүләрнең бияләре кар эри башлагач та колынлады; язгы сабанга чыккач инде, авылда һәр йортта диярлек колыннар күренә торган булды.
Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр.
Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән!
Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди.
Малайлар мине һаман:
– Сөенчегә нәрсә бирәсең, Закир? – дип шаярталар.
– Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!
Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды.
Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк. Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамыйча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да колынны бүре ашап китәр!
Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде… Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә.
Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора. Мин аны тота алмыйча елап кайттым да әтигә ялына башладым:
– Колынлар чагы җиткән, – дим, – йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карар идем, – дим.
Әти риза булмый:
– Ашатырга азык юк… Бернәрсә дә булмас, шунда болында, елга буенда йөрсен, – ди.
Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора:
– Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, – ди. – Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, – ди. – Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, – ди.
«Бияне яхшы ашатмасаң, колыны начар була» дигән сүз мине җиңде. Мин баш-аяк риза булдым.
Тавык ояларыннан йомырка урладым. Яшереп куйган шырпыны алдым да, шуларга алдап, малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым.
Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый; ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер, бераз елмайган кебек тоела.
Йомырка белән шырпы барлыгын белгәч, малайлар сикерә-сикерә минем белән бия сакларга бармакчылар.
Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары беравыздан Кондызлы күл ягына тарталар:
– Анда каптырырга да әйбәт, менә дигән чуртаннар, алабугалар да эләгә, – диләр.
Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый:
– Без өченчекөн, – ди, – иртән көтү киткәч барган идек, кояш төшлеккә җиткәнче каптырдык. Галәви – утызны, мин егерме дүртне алдым. Арада беләк юанлыгы кызылканатлар бар иде, бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады – кармакны өзеп алып китте, – ди.
Боларны ишеткәч, башкаларның да күзләре кыза, барысы да риза булып, шул Кондызлы күл ягына йөгерергә торалар.
Кызылканатлар, җәеннәр дигәч, мин дә, үземне-үзем онытып, иптәшләргә кушыла язган идем, бүген-иртәгә колынларга торган бурлы бия хәтеремә килгәч, кинәт туктадым:
– Юк, мин анда бармыйм, – дим, – әйдәгез, Өзән елгага барыйк, анда да шәп каба, – дип, бурлы бия ягына тарта башладым.
Мин ялгыз идем.
Шулай да җиңдем: минем ак киез эшләпәгә тутырылган йомыркалар белән шырпыны исләренә төшергәч, малайлар риза булдылар. Шул ук Апуш:
– Әйдәгез Өзән елганы сынап карыйк… Анда да былтырларда мин зур бер сазан белән шүкәләр эләктергән идем, – ди башлады.
Кармакларны, селәүченнәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алабыз да, кыйбла якка, якты кояшка карап, болын буйлап Өзән елгага чабабыз…
Алабугамы, сазанмы эләгер, бөтенләй буш кайтырбызмы – миңа алары кыйбат түгел: минем бүген-иртәгә колынларга торган бурлы биям Өзән елга буенда, болынлыкта йөри. Әткәй аның муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җибәргән. Арканның икенче башына кызыл калын дуга тагылган. Минем бөтен күңелем менә шул дугасын, арканын өстерәп, су буенда, таллар арасында акрын гына йөргән бурлы биядә.
Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. Минем булачак колынымның әнкәсе, без барып җиткәндә, Әчеле тамак ярында ашамый-нитми, башын түбәнгәрәк салып, тик кенә тора иде. Ул миңа нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Малкаем, син ни турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайлар мине үрти-үчекли башладылар. Берсе әйтә, айгыр булыр, ди; берсе, бия булыр, ди… Миңа барыбер, тик исән-сау гына күрергә язган булсын иде.
Безнең бия йөргән җиргә якын гына зур яту бар. Бу Әчеле тамакның түбән ягында, шуның белән янәшә генә. Монда өч яктан өч елга килеп кушыла. Болар кушылалар да, ул җиргә чаклы кечкенә бер «кул» гына булып агып яткан Өзән елганы берьюлы зурайтып җибәрәләр. Боларның суларын үз эченә алгач, безнең Өзән елга киңәеп, тулып китә: әллә ничек олы сыман булып, мәһабәт булып ага башлый.