Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 3)
Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буена шаулап утырган зур карт урманны!
Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган; хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…
Бу урманнан да бигрәк, миңа шул өч яктан килеп төшкән «кул» ларның суларын үз эченә алгач, ярдан ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары әллә ничек кадерле тоелалар…
Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар!
Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр, анысын бер Алла белә.
Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әстерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буена бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя, ди; сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди… Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!
Мин әллә нинди уйлар белән бурлы бия тирәсендә, аңардан күземне ала алмый уралып йөргәндә, тегендә, яр башында балык каптырып йөргән малайлар миңа кычкыра башлыйлар:
– Закир, Закир, шырпы белән йомыркаларны китер, тизрәк ягабыз да көлдә пешерәбез, – диләр.
Кармакларны ташладылар. Уйнап, шаярып, көрәшеп, янган ут тирәсендә йомыркалар пешүен саклыйлар.
Безнең яннан гына Өзән елга һаман ага да ага… Минем хәтеремә бабайның сүзе килде.
– Беләсеңме, Апуш, – дим. – Бу елга кая коя? – дим.
Ул – бик усал нәрсә:
– Бер йомырка артык бирсәң, барын да сөйләп бирәм, – ди.
– Ярый, – дим, – бирермен.
Ул – юеш балчыкны йомарлап, әллә кайларга, күздән югалырлык итеп югары ыргыта да бармак белән санап сөйләргә керешә:
– Өзән елганы күрәсеңме? – ди. – Күрсәң, карап тор, – ди. – Бу елга, – ди, – унике чакрым киткәч, Өршәккә төшә, Өршәк Димгә кушыла, – ди. – Дим матур болыннар арасыннан бара-бара да Өере дигән зур кала янында, әллә нинди биек таулар каршында, Агыйделгә барып чыга, – ди.
Кемдер аның сүзен бүлә:
– Агыйдел кая бара?
Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра.
– Агыйделме? – ди. – Агыйдел, – ди, – урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара-бара да Әстерхан диңгезенә төшә, – ди.
Малайлар кычкырыша башлыйлар.
– Җегет син, Апуш, ал бер йомырканы, – диләр.
Апуш биргәнне дә көтми, бер йомыркамы миннән тартып ала да ашарга тотына.
Аяк астында бер зур йомычка ята иде, шуны алдым да, малайларга күрсәтеп:
– Әйтегез, – мин әйтәм, – Өзән елгага салып җибәрсәм, менә бу нәрсә шул кыйбла ягындагы ерак диңгезгә барып төшәрме-юкмы?.. – дим, йомычканы ярдан ярга тулып аккан Өзән елганың киң күкрәгенә ташлыйм. Дулкыннар аны кочаклап алалар да, ашыктырып-ашыктырып, үзләре белән түбән таба алып китәләр.
Малайлар талашырга тотына.
Апуш:
– Тукталмас та, батмас та, диңгезгә барып төшәр, – ди.
Башкалары:
– Барып җитә алмас, су белән авыраеп батар яисә, читкә чыгып, камыш арасында туктар, – диләр.
Инде төш тә ауды…
Йомыркаларны ашап беттек тә, кармакларны, балыкларны күтәреп, Өзән елга буйлап кайтырга чыктык. Малайлар: «Килү бушка китмәде», – диештеләр. Унар-унбишәр балык алганнар. Арада зур ук чабаклар, алабугалар, кызылканатлар бар.
Мин, күздән югалганчы, биягә борылып карый-карый бардым. Ул һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, башын бераз аскарак салган да тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям?!
Өйдә табак тутырып бәрәңге пешергәннәр. Мин эттән яман ачыкканмын икән. Күземә ак-кара күренмәде, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләрне, тозлап-тозлап, арыш икмәге белән бөгәргә тотындым.
Үзем авыз тулы көенчә бурлы бия турында туктамый һаман сөйлим.
Әнкәй бер көлә, бер ачулана:
– Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң – шул, ятсаң – шул, бер белгәнең шул булды, – ди.
Мин, аның белән карулашырга уйлап, авызымны гына ачкан идем, түбән оч Фәхринең зур улы Сәпәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да ут чыккан кебек акырып җибәрде:
– Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, – ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап:
– Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! – дип кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым.
Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташландым.
– Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, – дип акырам.
Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды:
– Кем әйтте, сөенче бирдеңме?
Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп керде.
Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым.
Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.
Шәп маллар аякланып туа, диләр.
Ахрысы, бу сүз дөрестер.
Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.
Бичаракаем, бик ачыгып туган, күрәсең, әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана.
Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавыш белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады.
Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына, тешләргә, тибәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муенына нуктаны ташлады; алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы – белмим.
Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кына, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым.
Колын чыннан да гаҗәеп бер нәрсә иде.
Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә, озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара җефәк җон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка – бу колынны мең, миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар.
Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел, ничектер күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора.
Бер самовар кайнарлык вакыт үтмәгәндер, йортка бала-чага җыела башлады. Бары да, авызларын ачып, хәйран булып, бу асыл сөяк колынга карап каталар.
Кайдандыр ишетеп, безнең Сафа бабай да ак сакалын җилбердәтеп килеп керде. Ул бөтен тирә-якка ат тану белән дан тоткан кеше.
«Йа Ходай! Ни әйтер?» – дип, мин аңа карап каттым.
Колынны күрүгә, бабайның йөзе ачылды:
– Сөбханалла!.. Сөбханалла!.. Күз тимәсен!.. Бу колын да үзенең элекке ике агасына охшаган икән, – диде. Дәшми-тынмый тагы бик озак карап торды да: – Шулай, шулай! Яңлышмыйм. Бу да нәкъ агалары кебек… – диде.
Әти, миңа белдермичә генә, әллә кайчаннан кечкенә генә көмеш кыңгырау алып куйган икән. Әни кызыл тасма бирде.
Карт акрын гына, оста гына килеп, колынны кинәт кенә кочаклап алды да: