Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 4)
– Бисмилла… Сөбханалла!.. Яман күздән, эт-бүредән Ходай сакласын, – дип, догалар укый-укый, минем айгырымның муенына шул кызыл тасма белән кыңгырауны такты. Тагы бераз читкәрәк китеп карады да әткәйгә: – Беләсеңме, Хафиз, бу нәкъ агалары кебек булыр, төсе дә тиз арада алмачуарга әйләнер… Хәерле булсын, хәсрәтең зур иде, ике өлкән балаң хафасы сине бик картайткан иде, бурлы бия бу йортка җиңел аяк белән килде, бәрәкәт китерде, – диде.
Ике өлкән баласын хәтергә төшерү һәрвакыт безнең әткәйнең йөрәгенә авыр була; мондый чакта ничектер аның тавышы үзгәрә, сүзләре башкачарак чыга. Мин, аптырап, күзләрендә яшь юкмы дип аңа карыйм.
Юк, ул еламаган. Шулай да әсәрләнгән. Әллә нинди эчке тавыш белән:
– Сөйләмә инде, Сафа абзый, ул ике балам адәм түгел, лачыннар, арысланнар иде. Үзләре дә бәхетсез булды, минем дә вакытсыз чәчләремне агарттылар… – диде. Бераз туктап торып: – Язганы шулдыр инде… Менә бар өмет бу кечкенәсендә, – дип куйды.
Сафа бабай тагы, теләкләр теләп, колынны мактады да минем колагымнан шаярып тартты:
– Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын ике агасы кебек асыл сөякләрдән… Күз тимәсен, бу да чабышкы булыр… – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.
Мин кая басканымны белмим. Бер көндә әллә ничаклы үскән кебек булдым: уенмыни?! Минем колыным бар. Ул – айгыр! Төсе алмачуарга әйләнәчәк! Тирә-якта дан тоткан ике агасы кебек чабышкы булачак!
Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни! Ничек асыл сөякле гәүдәсе белән матурлап сикереп уйный!
Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән!
Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. Һәркем аңа:
– Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!.. – дип кенә карыйлар.
Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә.
Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә Покрау бәйрәме дигән көндә ничектер иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам.
Кайдадыр кемнәрнеңдер нәрсә хакындадыр ашыгыч-ашыгыч сөйләшкәннәре ишетелә.
Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте.
Колак салдым.
Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме?
Бернәрсә белмим.
– Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! – диде дә әткәй, кулындагы арканын җилкәсенә салып, тиз генә чыгып китте.
Мин тагы курка төштем.
– Ни бар, әнкәй, ни бар?.. – дип, әнкәйнең итәгенә барып асылдым.
– Юк, балам, бернәрсә дә юк… Сиңа торырга иртә әле, бар, ят… Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм… Самовар кайнагач, эссе беленгә уятырмын, – диде.
Күңелем тынычланмый, ятсам да, күземә йокы керми. Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым.
Каршыма Апуш килә:
– Их, малай, бәхетең бар икән… Исән калган бит, – ди.
Мин шашып киттем:
– Ни бар?.. Ни булган? Кем исән?
Апушның күзләре дүрт булды:
– Әй, тавык баш! Шуны да белмисеңме?.. Бүген тауга бер көтү бүре килгән. Дүрт колынның бугазын чәйнәп, каннарын эчкәннәр, үтереп киткәннәр… Синең Алмачуарың үлмәгән, тик азрак яраланган гына… – ди.
Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.
Апуш, моны күргәч:
– Тиле, нәрсә торасың! Бар, йөгер! Әнә алып кайтып киләләр, – дип, түбән очка, күпергә таба күрсәтте.
Чыннан да, ул яктан бер көтү халык әллә ничаклы бияләр, тайлар, колыннар куып киләләр иде.
Үземне үзем белмәдем, шул якка очтым.
Ни күрим!
Зур арбага безнең кола ат җигелгән: тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бертуктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана.
Арба янында әткәй килә…
Якынрак баргач, тагы авыр хәл: минем Алмачуарым, аяклары бәйләнеп, арбага салынган…
Ни эшлим? Аптырадым. Каттым…
– Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени! – дип кычкырып елап җибәрдем.
Әткәй, мине иркәләп, култыгына алды:
– Елама, Закир… Дүрт колынны үтергәннәр… Безнеке исән… Тик азрак арткы ботыннан тешләнгән генә… Шул ярадан кан күп акмасын дип кенә бәйләп арбага салдык, – ди.
Яра тирән түгел икән. Минем бәхет җиңде: көн-төн карау аркасында, бер атна дигәндә минем Алмачуарым бөтенләй элекке хәленә кайта алды. Тик аның уң ботында бер илле чаклы яра булып, бүренең ике теш эзе генә ак җонлы булып сузылып калды.
Алмачуарым белән бергә мин дә авырган – йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем. Ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым.
Кыш шулай үтеп китте.
Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: «кырыкмыш» ясыйлар. Минем алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен, күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем.
Бу хәзер алдан караганда рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да башкалар кебек бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә.
Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар, бигрәк тә язгы сабан өстендә, йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр җегете кебек чибәр булды.
Мин моны Әпсәләм байларының берсендә, әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем. Шулай итик дип сөйләп биргәч, әти карышмады:
– Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, – диде дә бөтенләй мин әйткәнчә эшләде.
Авылда, минем тайның болай матур кыркылуын күргәч, малайлар таң-хәйранга калдылар… Алдагы елларда башкалар да шулай ясый башладылар.
Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә.
Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар.
Мин үзем моңа якын китермәдем.
Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип тел кузгатмый. Сафа бабайның «Бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр» дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы: «Тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып харап итә», – дигән дә, әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел – урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында нык, таза өч кирәк.
Үзара сөйләшкәннәр дә өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, еларга җитешеп, әткәйгә бардым.
– Ни бар? Кем тиде? – ди.
– Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? – дидем дә түзә алмый елап ук җибәрдем.
Минем тавышка әнкәй дә килеп керә.
Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте:
– Фу, илаһым, – ди, – нинди бәла-каза килгән дип торам. Бер тай өчен адәм шулчаклы акырыр икән, – ди. – Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. – ди.
Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша:
– Чү! Закир, алай юк өчен елап барма, – ди. – Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез… Үзең ат куарсың… Карап кына йөртерсең, – ди.
Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем.
Ашарга чакырдылар – кермәдем. Самовар кайнаган диделәр, аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым. Шулай елый-елый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын.