Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 6)
Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.
Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!
Теге данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Күрүгә, шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.
Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры, бер дә каушамый, атның холкын бик белгәнгә охшый.
Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул Күк бия иде.
Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, йә берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, йә, баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
– Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул «һайди» ның «һ»сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калканнардырмы – белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат: мин, Күк бия, тагы бер җирән чабышкы, бер-беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы – әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар алда ничектер күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.
Аеркул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.
Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында Күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.
Инде икәү ярышабыз…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янына кала.
Тагы бер баткак; минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин Күк бия миннән өч-дүрт сажин алдан оча.
Инде якынлыйбыз да бугай, авылның манаралары күренгән кебек була.
Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да күз ачып йомганчы Күк биянең алдына барып чыга…
Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!
Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр.
Арада әткәй дә күренеп кала.
– Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!
– Һайди, Алмачуар!
– Һайди, Күк бия!
– Һайди, Алмачуар!
– Һайди, Күк бия!..
Ике яклап безне каулыйлар… Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.
Ләкин Алмачуар белән Күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.
Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам…
Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез…
Кара болыт икегә ярыла.
Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәхшәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.
Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны Күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:
– Син икенче килдең бугай, – ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән Күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме-юкмы, белмәдем…
Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!
Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый. Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:
– Җегетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди.
Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.
Малайлар мине куркыта башладылар:
– Камчы белән сугып, старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә дә кирәгеңне! – диештеләр.
Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.
Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
– Мин – балачакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше. Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа. Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.
Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч, староста белән талашып, туктап тору харап иткәнме? – ни дә булса булган: Сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.
Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.
Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.
1922
Казакъ кызы
Роман
Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен кара-айгыр дип, икенчесен сарман дип атыйлар иде. Болар, меңләгән җылкылары, яхшы нәсел төяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чингиздән килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда, җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.
Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кыйлырга[2] дип, илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. Сүз сүзне тартты, картларның берсе камчысын уйната биреп әйтә салды:
– Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр? – диде.
Бу сүз, күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның[3] тапкырлы кинаясе мәҗлеснең һушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә[4] моны куәтләп алды:
– Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китерәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.
Башка сүзгә урын калмаган иде инде.
Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның[5] симез заманы, йөгерекләрнең дә, дер кайнап, йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң[6], җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.
Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара[7], дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.
Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе – кияү, берсе калымлык саналып китте.