Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 7)
Айлар, еллар үтә. Янадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса качарга, яшеренергә тиеш булалар.
Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен, очраганда һичнәрсә аңламастан, хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай, бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде.
Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.
Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет, ата-аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.
Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.
Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.
Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыралар. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп, шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты:
– Карагым[8], җиңгәм, күңелемне беләсең, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, – диде.
Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп:
– Ир-җегет үзенең ярын сагынмасмы?! – дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте.
Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп, бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы[9] куйлар, өркеп, урыннарыннан кузгалдылар.
Киленчәк, вак, ашыгыч атлап, туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр, ашарга көтеп, әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның[10] ак урамал сарган башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк.
Киленчәк ашыгып керә куйды.
Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампа белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түренә, ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзендә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады.
Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән:
– Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, – диде.
Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды.
– Карагым җиңгәм! Дустым булсаң, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! – диде.
Киленчәк хәйран күзләре белән Сылуга карады:
– Колынчагым, бу ни сүз булды бу?
Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды:
– Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җәфаламасаң иде!
Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды:
– Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс. Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм[11]?! – диде.
Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде:
– Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым… Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса, сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!
Киленчәк тагы: «Уналты ел кодалык дип, калым дип, ир-җегет үз ярын сагынып килмәсме», – дип сөйли башлаган иде, кыз аны:
– Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, – дип бүлде.
Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте.
Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды.
Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, «кабулым юк» дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде.
Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер адәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете хатынның ире иде. Айбала, сабыр атлап, шунда юнәлде.
– Картым, туктасаңчы! – дип дәште.
Ир җилкәсенә көпесен салган килеш көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп, биленнән алды, көлеп әйтте:
– Ясаган иям үземә катынның тәүверен[12] бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! – диде.
Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән:
– Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, – диде дә фаҗигане сөйләп бирде. – Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт!
Ир, кулын селтәп:
– Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! Карлыгач-Сылуны күп кызганам, – диде дә китә башлады.
Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты:
– Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай, калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы?
Казан янында азапланучы тукал, табак тутырып, итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде:
– Куя бир мине, әнә ит керде, – диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте.
Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды.
Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте.
Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде.
Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты:
– Җиңгәңне, – диде, – ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; Карлыгач-Сылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып[13] калдым, ди…
Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты.
Ул гайбәтче кимперләрдән[14] кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер җегете арасында тамырлык[15] барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу адәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар[16]. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сурәтен китереп бастырды. Кызның «наукасланып калдым» дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде.
Күктә болытлар йөриләр, ай, бер капланып, бер күренеп, уенчак, сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып, җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә тулпарын иркәләмәде, каты кул белән баганадан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:
– Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.
Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте: