реклама
Бургер менюБургер меню

Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 8)

18

– Асылкан җегетем, бу ни сүзегез?! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!

Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.

Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр тулпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.

Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. «Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, миңа мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?» дияр.

Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне   – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады, сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки, ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга, бәлки, рәхмәт әйтер дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.

Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң найман, дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып, бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:

– Бу ялганда[17], – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп, үтенечемне әйтим, килсә, ту бия[18] суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм, җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.

Карт бу сүзләрне әйткәндә, тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде.

Башына ак ефәк урамал сарган, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде:

– Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнендә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?!

Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рөкыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты:

– Ханнарның, солтаннарның баласы, аксөяк найманнарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып адәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Яңгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк… Ул адәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен. Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, – диде.

Якуп кирәгәгә асылынган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды:

– Агам, – диде, – миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә, сүзем үтми калды… Биремҗан дигән ул исәр чал[19] – йортның барына да билгеле адәм гуй!

Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп:

– Сәүләм Рөкыя! – диде. – Аяллыгыңа[20] барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым – үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, найманның, дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде. Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп, кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды: – Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..

Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр, кабаттан сүз кузгатып, авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде.

– Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан, Бохараның яшькелт пыяласына салып, кымыз китерде.

Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:

– Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр… Артык бармый, алып куй, бавырым,   – дип, кире бирде.

Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендәге буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул, агасы авыру була торып та, каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:

– Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк… Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде!   – диде.

Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәделәр.

Байтүрә аеруча кабул күрде:

– Миннән, – диде, – яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!

Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:

– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр… Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс!

Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.

Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды:

– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип китә бирде.

Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.

Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.

Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:

– Саламалайкем… Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап, мактау сүзе әйтте:   – Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде. Аннан соң Рөкыягә әйләнде: – Мал-җаның аманмы, данабикә[21]? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип, дога кылып ятырбыз… Илнең өмете синдә гуй! – диде.

Байбичә бу картны яратмый һәм ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде, зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчле мәгънә белән әйтте:

– Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт эшенә[22] чыкса кирәк дип торам!

Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә ни өчен чакыртуын сөйләде:

– Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды… Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде… Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам… Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, найман балалары белән килештереп китсәм икән дим… Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек… Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да Коргак-Күл җәйләвенә бар. Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны[23] әйт, найман, дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..

Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап, уйланып, сирәк сакалын сыйпады:

– Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..