Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 1)
Галимҗан Ибраһимов
Казакъ кызы: хикәяләр
«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.
Проект җитәкчесе – Ленар Шәех,
филология фәннәре кандидаты
Серия «Татарская проза»
Ибрагимов Галимджан Гирфанович
Дочь степи
В восьмую книгу из серии «татарская проза» вошли рассказы классика татарской литературы, выдающегося прозаика Галимджана Ибрагимова «Алмачуар» и «Глубокие корни», роман «Казахская девушка».
Казань. Татарское книжное издательство. 2017
На татарском языке
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
Алмачуар
(Бер мәхәббәтнеңтарихы)
Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы.
– Алмачуар тай булмас, – дип җырлыйлар.
Бу юк сүз икән.
Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән.
Дөньяны күп күргән, күп җылкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән.
Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык җоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән.
Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте – алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.
Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп фатиха кылдыра?!
Эштән чыккан бер мал булса тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы, карынында бер колын бар!
Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатиха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук:
– Балалар, бу эш хәерлегә булмас! Моның астында берәр хәйлә бардыр, – ди.
Безнең кардәш Сафа карт та, ак сакалын сыйпап, бу сүзне куәтләп куя:
– Китапча итеп әйтсәң инде, – ди, – мин әйтәм, – ди, – таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, – ди, – Әбүҗәһел иманга килер. Әмма, – ди, – Әлемгол бай, – ди, – бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән, балалар, – ди.
Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз җылмаеп, кара күзләрен тагы ныграк җылтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә.
Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер-догага әйләнә.
Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле булса кирәк. Буйга зурлыгы өчен аны Озын Хафиз дип йөртәләр.
Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур Сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган…
Менә бервакыт Чишмәдә зур Сабан туе ясала.
Асыл сөяк чабышкы атлар, үз тирәсендә исем казанган көрәшчеләр, шәп йөгерүче җегетләр бу җыенга йөзәр чакрымнан киләләр – көч сынамакчылар, үзләрен күрсәтмәкче, дан алмакчылар.
Көрәш башлана.
Ни күрәсең? Хафизга кем чыдасын!
Безнең әткәй чыккан бер баһадирны аз-маз шаярта да чөеп үк ташлый.
Ахырдан килеп чыга ябык, чандыр бер кара башкорт.
Ике баһадир, билләрен берәр тартып сыныйлар да, бер-берсенең сыртларына кулларын салган хәлдә, бөтен халыкның күзе астында түгәрәк мәйданда әйләнәләр.
Йа Ходай! Бу ни эш?!
Кинәт данлыклы Хафиз тәгәрәп-тәгәрәп китә дә чалкан барып төшә!
Мәйдан гөж килә. Әткәйнең дуслары бу хурлыкка чыдый алмыйлар:
– Башкорт хәрәмләде, аяк чалды! – дип шау-шу күтәрәләр, яңадан көрәшергә чыгуны сорыйлар.
Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданда. Бөтен халык тагын, тыннарын да алмыйча, бу зур көрәшкә карап катканнар.
Ал аякларын бер-берсенең сыртларына салган арыслан белән юлбарыс кебек, ике ир каһарман ярты сәгать буенча, бер-берсенең билләреннән алган хәлдә, мәйданны урап йөриләр.
Тагы кинәттән, һич көтелмәгән бер секундта, башкорт каһарман сиздермәстән генә кысып ала да үзе җиргә ята, баш очыннан Хафиз баһадирны шундый көч белән селтәп җибәрә ки, ул, әллә кая барып, сул кулы өстенә бик каты егыла.
Халык шау-шу килә. Мәйдан кайный!
Безнең әткәй исә тиз генә бер якка чыга да Зариф остага кулын күрсәтә:
– Сынганмы, чыкканмы?
– Зарар юк, чыккан гына, – ди.
Мин ул вакыт бик бәләкәй идем, шулай да хәзерге кебек күз алдымда тора: Сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да, икенче кулын кызыл билбау белән муенына асып, акрын гына кайтып китте.
Мин аңар сүз дәшәргә курыктым; әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара көйгән иде.
Ахрысы, бик гарьләнгәндер:
– Җитәр инде: заманында көрәштек, бусы актыгы булыр! – диде.
Һәм сүзендә торды: шуннан соң Сабан туйларына аяк атламады. (Тик телләрдә генә аның баһадирлыкларын әкият итеп сөйләргә калды.)
Аңа байтак заманнар үткән иде инде, шулай да ул көннәр бөтен авылның хәтерендә иде. Шуңа күрә башкортның безнең әткәй белән көрәшеп, аны җиңүен сөйләгәндә:
– Без боларны беләбез… – дип тордылар.
Әлемгол, ачуланып, халыкка күз ташлый да:
– Шулаймы? Сез татарлар да боларны беләсезме? Әмма менә җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы сезнең төшегезгә дә кермәгәндер, – ди. – Хафиз агакай, – ди, – мин сине екканда хәйлә ясадым… Үзеңә дә, карап торучыларга да сиздермәстән, уң аягыңны бераз чалдым… Бу вакыт күңелемә шик килде. Шулай да үземне тыя алмадым, ни булса, шул булыр, бәлки, бер юлга Ходай кичерер дидем дә сине шул хәрәмләвем аркасында баш аша чөйдем… Күңел – әүлия, диләр бит, дөрес сүз икән. Сабан туеннан кайтып та җиттем, түшәккә дә егылдым: эчем бора, сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчә башлый. Шуның белән өч ай акырып ятам, ашаганым – аш, эчкәнем су булмый… Шул каты хәстә чагымда: «Бу авыру Хафизга каршы хәйлә эшләп, аны рәнҗетүдән килгәндер, терелсәм, бурлы биямне аңа дога кылдырырмын», – дип нәзер әйткән идем. Терелдем. Нәфес шайтан бит: «Әй, ул татарның рәнҗеше төшәме соң», – дип уйладым. Бияне бирергә кызгандым. Берничә ел үткәч, тагы шул хәстә: эчем бора, сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчә… Һич түзәр хәлем калмады, бөтенләй аптырыйм. Шулвакыт әллә кайчан үлгән бабам үзенең зур ак сакалы, ак кәфене, ниндидер зур яшел таягы белән минем төшемә керә, миңа шелтәләп карый, ачулы тавыш белән: «Ахмак бала: сиңа җан кыйбатмы, бурлы бия кыйбатмы?» – ди. Үзе шунда ук гаиб була[1]. «Терелсәм, бер көн кичекми илтеп бирәм», – дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим.
Картлар бөтенләй хәйран калдылар. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага:
– Китапка язган кебек сөйлисең: этлеккә генә түгел, яхшы сүзгә дә синең акылың, телең җитә икән, – ди.
Башкалар да рәхмәт укыйлар, яңадан чүгәләп дога кылалар.
– Хафизның бик авыр еллары иде. Улы белән кызыннан да аерылган чагы иде. Бурлы бия җиңел аягы белән килгән булсын! Бу йортка бәрәкәт китерсен! – диләр.
Башкорт китә, картлар таралалар.
Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, баһадир, сылу абзамны нахак бәлагә эләктерделәр. Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш; күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында. Ул бай белән безнең әти арасында, ниндидер бер җир талашы сәбәбеннән, әллә кайчаннан бирле дошманлык бара иде. Кыш көне шул кара черегән байны, каядыр китеп барган чагында, урманга алып кергәннәр дә авылдан бер чакрым җирдә көпә-көндез суйганнар. Гөнаһ шомлыкка каршы, шунда ук бетерә алмаганнар. Өенә кайткач, үләр алдыннан, әзрәк һушына килеп, бөтенләй нахактан: «Башкаларын танымадым… Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде…» – дигән.
Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр.
Хөкем була.
Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Бөтен авылда мәлгуньнең дошманлыктан гына әйткәнен беләләр. Әткәй, коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза, абзыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр. Без бөтенләй фәкыйрьлектә калабыз…