Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 16)
Айбала уңайсызланды, кимперне:
– Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.
Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.
Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..» – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар… Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар…
Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте…
Карлыгач:
– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.
Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:
– Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.
Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.
Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән[44] булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, аналарына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:
– Хуш килдең, балам! – дип сәламләде.
Арыслан, торып, кул биреп күреште, аманлык сорады.
Бикә, кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:
– Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын… Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.
Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып, күп кайгырганын сөйләде.
Байбичә:
– Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач, йөрәгем парчаланды… Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.
Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде.
Гөлчәчәк:
– Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды.
Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.
Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән:
– Атасы урынына калган агасы идем… Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады.
Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән аякларны алырга дип чыгып, тукалны күрде.
– Апам, – диде, – кунакның кадерлесе килде… Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, – диде.
Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып калды.
Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырып сала башлады.
Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка:
– Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, – диде.
Табак өстәлә барды, савытлар, бер-бер артлы йөреп, бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек, кан тамырлары буена тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды.
Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Мафышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша Яман-Калага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды:
– Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, – диде. – Ул адәм губернаторда булган, Петербурга барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: «Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган адәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй», – дип, йортының яхшылары, кул куеп, кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: «Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә», – дип язылган әмер килә, – диде.
Яхшы ук кызып алган Сарсымбай утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә:
– Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады.
Сүз дивана кимпернең таягына күчте.
Бай кызына карап көлеп куйды:
– Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк тулпарның баласы – ала айгырны алды, – диде.
Моңарчы тик утырган Сылу, шатланып, сүзгә кушылды:
– Әкәмнән, – ди, – ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, – диде.
Кунак җегет:
– Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак ничек булыр икән? – дип шаяртты.
Кыз атасына карады:
– Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез!
Карт кәефләнеп көлде:
– Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? – диде.
Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын, бүген көтүгә барып, айгырны алып кайтырга күндерде.
Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан «таяк» ка күчте.
Моның төбе Арысланбайда иде:
– Кичә, – ди, – сезгә килергә ат иярләтеп идем… Шулвакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган[45], күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп, кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык… Ул найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем… Ул адәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый.
Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.
Кымызны яңадан сала биреп:
– И… ни булган икән ул байгышка? – диде.
Кунак савытын бушатып куйды да:
– Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да бер җимерелә икән. Диңгез булып җәйрап яткан күлләр дә бер корый икән… Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.
Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр…