Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 15)
– Аманмысыз, байбичә? – диделәр.
Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.
Сүз яңа вакыйгага күчте.
Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди.
Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:
– Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни-нәрсә кыла белер икән! – диде.
Мөсафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.
Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар; түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:
– Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рөкыянең хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.
Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:
– Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.
Кунаклар, эчеп, бит сыйпадылар.
Авыл тиздән күчәчәк булганга, алдан барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.
Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып, ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.
Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрен кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:
– Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да миңа бирми ятыр… – дип өзгәләнә башлады.
Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:
– Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!
Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык; кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән, кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе, суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек, туктаусыз акыра иде. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.
Бу шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән шулай итәргә тиешләр иде.
Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:
– Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.
Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен, бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:
– Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, дөнья куптарып акыра иде.
Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.
Байбичә, кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да малайга ташланды:
– Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.
Ялангач, пычрак кара малай, куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк, күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып, ачык ишектән далага ыргытты.
Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.
Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән дип әйттергән икән. Килен, хәле авыр, тамагым кибә, дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да авыруның хәлен белергә авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.
Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Куйлар, кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып, кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.
Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде.
Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады:
– Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.
Карлыгач:
– Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.
Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:
– Ак патшага кара тел әйтеп, даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине күз яше белән көтте, – дип күреште.
Кунак жегете, Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә, бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы:
– Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы-юктырмы, мәгәр Арысланбай, бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып, ерак илләрдә күп моңлык кылды, – дип, кызга киная ташлады.
Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты.
– Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.
Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:
– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет[43] булып кайткан, – диде.
Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:
– Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән… Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт… Байтүрә… җиде бабаңның каберен ачып… – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.