Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 17)
Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:
– Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.
Тиз арада зур буйлы, киң кара, шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:
– Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?
Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:
– Төшендем, – диде дә борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:
– Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.
Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:
– Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.
Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:
– Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым шуның өчен!
Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:
– Далага йөреп керсәк! – диде.
Бары да кузгалып сахрага чыктылар.
Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал, урта өй каршысында зур казан тутырып, ит пешерә.
Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды:
– Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, – дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде.
Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды.
Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды:
– Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә… Җегет өч көн элгәре килгән иде… Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә, яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен сарманнарга кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән… Анам да сизенә булса кирәк: чакырып, үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем… Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады… Инде ни кылабыз?
Җегет моны көтмәгән иде. Ул калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде:
– Карагым, син хафа булма, – диде. – Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга, бәлки, өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, – диде.
Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты:
– Бозылырга теләмәсәләр ни кылырбыз?
Җегет бер сүздә кисте:
– Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен, синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре, танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар микән?!
Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:
– Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..
Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:
– Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.
Атландылар да өчәүләп җылкыга киттеләр.
Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:
– Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.
Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар, хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.
Көтүнең уртасындарак, ат өстендә, үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да боларга таба җилдереп килде.
Бу «җылкычы ата» ләкабе[46] белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, берзаман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә азбарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда, ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса, белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.
Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин[47] санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә сәлам бирде.
– Аманмы сез, утагасы? – диде.
Хуҗа аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады.
Көтүче:
– Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.
Арысланбайны таныгач хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:
– Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан ун еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем… Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: – Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, – диде.
Сылу, һаман да атын тартып:
– Әкәм миңа күк тулпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, – диде.
Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп бире борылды, көлә төшеп:
– Күптән сораганы шул иде… Иркемә куймый алып килә бирде, – дип, шикаять сыман ясады.
Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты.
Яшьрәге, атын чаптырып, сыртны аша төште дә егерме-утыз атлык кечкенә бер өерне болай таба каулый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыз-дылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар.
Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса, шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән адәм иде. Йөрәге түзмәде: «Фиу!» – дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты.
Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар.
Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады.
Ат өстендә бу юлы ни эшли дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән берсе иярле ике ат калды.
Кырыс айгыр, артык көч белән тартылып, көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде; яшь җылкычыларның берсе чабып килеп, корыктан тотты. Юныс, бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Инде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде.