Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 18)
Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр.
Тотылган җылкы Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. Һәммәсе атларыннан төшеп, шуның янына килделәр.
Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган ят, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта, яшь әсир адәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп, беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса, тартылып, өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сакалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде.
Сарсымбай, көлеп:
– Инде күңелең булдымы, ялгызым? – диде.
Кыз, шатланып, атны мактап куйды.
Бу, чыннан да, казакъ зәвыгы өчен сирәк атларның берсе иде.
Буе озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үзеннән-үзе бөтәрләнеп уйнап тора; ботларындагы бераз тышка бәреп торган калын, каты итләр белән киң күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь төс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак, озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры, кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлектән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар.
Айгыр бераз тынычланды. Җегет, сокланып, үзе аңлаган билгеләр буенча чамасын карады да Карлыгачка:
– Атның асылын алдыгыз, мәгәр мин үз астымдагы белән бер сынашыйм дип торам, – диде.
Кыз:
– Теләсәгез, атыгызның чамасын күрик, – диде.
Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Дулатып, җенләндереп иярләделәр. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Ләкин аз-аз гадәтләнү чамасы күренә иде.
Сарсымбай, җылкычыларның берсенә карап:
– Асау айгыр[48] өйрәткәнең бармы, менеп баксаң? – диде.
Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына адәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, айгыр, яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен, авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты…
Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар.
Күп чабып, дулатып, мең бәла белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата:
– Инде булды, яңадан иярлә! – диде.
Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде:
– Асау айгыр өйрәтәм дип, казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, – диде. Арысланга да бирмәде. – Ул үз гомерендә күп ат өйрәткән адәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды.
Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде.
Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.
Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче, әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча, дала буенча чабып, күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен ялгызы бер якка җилдерде.
Карлыгач әткәсенә:
– Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.
Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.
Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә, алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.
Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр, алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт, тыныч матурлык биреп торалар иде.
Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләмпер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы, сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер, көндез баскан киезләрне төреп, кара киез өйгә ташып йөри иде.
Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә.
Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр.
Өй тирәсендә һәммә кеше, итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына, яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы дип, сүз көрәштереп маташалар иде.
Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай:
– Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде, – дип әйтә алды.
Сылу мәхәббәтле елмаю белән:
– Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды да ак тирмәгә, анасы янына кереп китте.
Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендәге кузгалу көчәйгәнен күргәч:
– Әйдә, итне состылар бугай, – диде.
Болар кергәндә, өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде. Һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә урнашканнар.
Иң түрдә, хәтфә палас өстендә, аякларын бөкләп, зур симез гәүдәсе белән Сарсымбай утыра. Аның бер ягында – ука бүрекле кунак җегет Арысланбай, аннан түбән – Җылкычы ата, аның янәшәсендә – авылның фәкыйрь карты Ирҗан баба, байның икенче ягында – хуҗаның сәүдә эшләре белән йөри торган Куйбагар атлы җегет, аңардан түбәнрәк – шул җәйләүнең ир уртасы фәкыйрьрәк казакълар тезелеп, бөтен мәҗлесне түгәрәк бер табын ясыйлар. Башкалар бу мәҗлескә кермиләр, читтә көтеп торалар.
Җолкынбай, кулына кечкенәрәк кенә җиз ләгән, комган алып, түгәрәк табындагыларның шул утырган хәлләрендә, мәҗлес уртасында йөртеп, кулларына су сала башлады. Иң элек байга әйткән иде. Ул:
– Мин юганмын, – диде, башкалар һәммәсе юдылар. Керле сөлге бирелде. Кулларын сөрттеләр.
Кемдер:
– Ит килә, – диде.
Ишек ачылды, аннан тукал белән ялчы хатын табаклар күтәреп килеп керделәр. Ишек тирәсендәге халык ач күзләрен парланып торган майлы итләргә текәделәр, түрдәге табынга туралмаган симез тукты, казлык белән түбәләмә тулы табакны китереп утырттылар. Иң өстә көйдерелеп пешерелгән куй башы, азрак җәймә бар иде. Бай, гадәт буенча, Тәңренең биргәненә шөкер дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да табакны Җылкычы атага табарак этәрде.
Хезмәтчеләрнең һәммәсе – олысы-кечесе – ит, кымыз мәҗлесләрендә читтә, ишек төбендә күз атып карап торганнары хәлдә, Юныс карт һәркайчан табынның уртасында була иде. Чөнки казакъның көн итешендә җылкы асраучылык иң беренче урын тотканга, җылкы көтүләренең башлыкларының дәрәҗәсе дә башка ялчылардан югары тотыла; Җолкынбайлар, аксак Күчәр-байлар һәм башка бик күпләрдән аерылып, Җылкычы атаның уртада булуы шул гадәт буенча иде.
Юныс карт, алдына табак килүгә, кесәсеннән бер каеш тартма чыгарды, аннан агач саплы, кечкенә пычак алып, тимер табакның читенә берничә ышкыды да, биргәнеңә шөкер дип, иткә тотынды. Иң элек башны йортның хуҗасы Сарсымбайга бирде. Бу берничә җирдән өзеп капты да кадерле кунак җегет Арысланбайга тоттырды. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап: