реклама
Бургер менюБургер меню

Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 14)

18

Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:

– Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым… Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды… Кымыз катнашы китте… Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм… Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар… Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды… Ерак илләргә китте…

– Кайларда булды икән бичара җегет?

– Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде… Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын[41] нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем… Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас», – дип, көлеп китә бирде.

Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:

– Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.

Кыз уйлап тормады:

– Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә, шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.

Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады.

– Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.

Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне, үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып, аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шау-шуы белән кайнап торган далага чыкты.

Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке кара-соры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны:

– Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә, булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.

Эремчек эшен бетереп, киезгә тотынган Айбала:

– Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.

Кыз карчыклар белән исәнләште дә көлеп җавап кайтарды:

– Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде.

Айбала тагы:

– Моңа өйрәнәсе юк, күңелендә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.

Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:

– Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.

Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:

– Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң – шул килешә, ни кылсаң – шул ярый… Мәгәр каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам… Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.

Киленчәкләр:

– Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач, хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.

Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар, эшләрен ташлап, арба янына җыелдылар. Айбала:

– Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны, ярым күтәреп, әрҗәсеннән тартып төшерде.

Бу – Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:

– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ[42] табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды… Акылдан язган бер кимпермен… Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең», – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым… Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.

Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады.

Карчыклар, киленчәкләр аны:

– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.

Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде.

Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды.

– Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни-нәрсә бүләк кыласың? – диде.

Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:

– Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң, шуны бирәм, – диде.

Кыз бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.

– Ай, әкәм, ел буенча күк тулпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.

Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.

– Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.

Карлыгач кире йөгереп чыкты да чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе, туры атасына барып:

– Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе, самавыр янына утырып, чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.

Сарсымбай утырган килеш кимпергә:

– Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.

Карчык, чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте:

– Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.

Бай:

– Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, жәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, – диде.

Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.

– Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч, йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да чыкканын көттем… Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә… Бу синең адәмме? – дидем… Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады… «Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып… фәлән кылаем…сакал!..» – дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем… «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт… сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр… Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем… Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк… Киленчәк шулай әйтте…

Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.

Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.

Сәлам бирделәр.

Бай:

– Юл булсын! – диде.

Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:

– Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек… Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.

Бай «хуш килдегез» не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды.

Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.

Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды.

Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр.

Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына: