Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 13)
Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:
– Чичәм[37], ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә елап җибәрде.
Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:
– Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет… Тәкъдирең шул… Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.
Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә актык сүзен әйтте:
– Теләгәнеңне кыла бир, Калтайны яратмыйм, күңелем башкада… Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!
Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:
– Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.
Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда, тирмәдә ялгызы ятып, очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт «ялгызым» дип, «иркәм» дип кадерли, ул, бәлки, көчләмәс, сөйләп, итәгендә еласам, бәлки, күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!..» – дип, тагын аптырауга чумды.
Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:
Асылдың кыягындамы,
Тулпарның тоягындамы,
Артык туган идең, ау!.. —
дип җырлап, Айбала килеп керде.
Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:
Соңкардай чөелгән,
Лачын костай[38] төелгән,
Җиңсез фиран киенгән,
Шаһзатдың[39] токымы идең, ау!..
Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шат күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып шелтәләде:
– Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора! Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр… Иркә таем, син ни кылып һаман ята бирәсең? Кузгалсаңчы! – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады.
Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып:
– Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. – дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар.
Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да кинәт уйнаудан тукталды:
– Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. – дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте.
Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән:
– Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, – диде.
Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады:
– Иркә таем, – диде, – кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! – диде.
Карлыгач авыр сулады.
– Сәүләм, синнән яшергән ни-нәрсәм бар? Сөйләсәң – сүз җитмәс, көйләсәң – көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! – диде дә уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы, үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады.
Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган адәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп:
– Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? – дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күңелеңә хафа салып йөрсә кирәк дигән мәгънәдә ишарә ясады.
Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады… Гүя үз эчендә уйнаган шатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына:
– Сизгерлегең бар, ау, җиңгәм!.. – дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды.
Киленчәк кызның романын күптән сизә иде. Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде:
– Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасыннар! Йөрәгем шуннан куркып калды, – диде.
Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде.
– Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем… Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем…
Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде:
– Арыслан ир-җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер… Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! – диде.
Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә:
– Үпкәләвеңне күрәм… Инде, алайса, тыңла, – диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде.
Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара… Шулвакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы!
Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады…
Ахырдан түзмәде: «Кем ул иде?» – диде. Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең, айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы – ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диде, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диде.
Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Адәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый.
Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре төягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклатып бара… Шулвакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.
– Юл булсын!
– Юл булсын!
– Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.
– Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.
Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:
– Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас… Алышмы, бирешме? – ди.
Карлыгач, үз атын тарта биреп, алга килә:
– Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, үз чамагызны карагыз, – ди.
Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Якты кояш астында ачык далада, чаң[40] кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.
Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне, юртагыннан тартып төшереп, бер көлке кылсам дип ниятли иде.
Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә, Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет, аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә…
Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:
– Җиңүчегә ни бирәсез? – ди.
Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:
– Җегетлегең зур, теләгеңне ал! – ди.
Һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта.
Алар – кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр.