Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 12)
Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсымбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый.
Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә, ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән, үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче – кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде; дөнья яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре, бәлки, бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: «Соң китәсең, иртә кайтасың», – дип шелтә кылды…
Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңгерләрен селкенеп яза да уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да йокылы тавыш белән куйчыга:
– Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! – диде.
Карт, яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды.
Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне, пешерелеп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты.
Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган, зур мөгезле карт тәкәләрне куып, киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.
Куй көтүе китүгә, тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:
– Җаның бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.
Бу һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп, күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.
Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:
– И-я-ү…– дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.
Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына, тәмам уянып, аякка басты.
Тукал:
– Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә үзе, комган алып, далага таба юнәлде.
Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап, мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:
– Кичә бия тибеп, уң кулымны шештерде… Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.
Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:
– Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән сырт буена берне сызды.
Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый, күлгә китте.
Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, кутанга таба әйдәп килә.
Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят[35] тагы да көчәя төшә.
Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:
– Мал-җаман амандыр, Солтан ага? – дип сорады.
Солтан аңа, күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:
– Туры бия аксап калды, йөрәк итенә бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.
Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагы берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны, якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына каулап китеп бара иде инде.
Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер, уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сулы, мәһабәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә, кызы белән аңлашып, сүз тыңлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап:
– Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, – диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән: – Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз[36] ак җоннардан гына басарсыз! – диде.
Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә:
– Ай Кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, – дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды.
Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач, һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады.
Байның яшь хатыны, зур самавырны чак-чак күтәреп, уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады.
Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы – калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды:
– Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар, боларны җылкыга алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, – диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: – Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы! – дип, эчкә атлады.
Карлыгач-Сылу күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп, сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары, кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп, өйнең идәнендә, киез өстендә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде:
– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!
– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!
Өченчекөн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән:
– Минем аңа кабулым юк, – дип җавап бирде.
Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән, ялганлап, «каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен» дигән сүзенә ышанмаган.
– Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең кара-айгыр йорты ни кылырга белер! – дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде.
Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме яки ана йөрәге, үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы – иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды; кыз баланы, күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу дигәндәй кинаяләр сөйләде.