реклама
Бургер менюБургер меню

Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 11)

18

Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән[33] шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде.

Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, найман юлына карап, атны әйдәде.

Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде, бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде. Һаман найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры, дип буйсынды.

Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде.

Һәр ике як: «Юл булсын!», «Алай булсын!», «Саламалайкем!» дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:

– Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.

Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:

– Ә… нә… тора! – дип күрсәтте дә санап сөйләп китте:   – Күчемне, Кипкән-Үзәнне үтәрсең, чобар-айгырдан бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!

Карт Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре, чыннан да, берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.

– Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да каты җилдереп китә бирде.

Азымҗан әкә, юл буена атның ирегенә куеп, кызу барды. Тик Күчемгә кереп, берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-айгырда, өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, «дәүләтең мул булсын», «дөньягыз хуш булсын» ны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән, картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: «Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр; бу җәйләү, дөрестән дә, яман чүл икән», – диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде:

– Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! – диде.

Бу тирмәләр белән Кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар, чиләк, корык тотып, бия савып йөриләр иде. Карт, атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылгыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар, шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич янына барсам, кабул кылырсыңмы дигән мәгънәне аңлатып, шаярып йөриләр.

Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен, мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек, ят булып тоелды.

Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлга әзерләнеп киенгәнгә охшый иде.

Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды:

– Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, – дип сәлам бирде.

Бу җегет картның эзләп килгән Арысланбае иде.

Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр.

Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте.

Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.

Үткәндәге ул якынлыклар өстенә җегет өчен бу кунакта аерым бер нәрсә бар иде.

Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.

Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән: «Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек… Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй», – дип әйттергән иде; Арыслан, хәзер шунда барырга әзерләнеп, ат иярләткән иде.

Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара… Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә, ярым шаярып:

– Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, аның йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырлык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты:

– Атаң мәрхүм белән якын дус идек… Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миңдинең – таягына тукталды:   – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде… Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады… Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде… Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт… сакал… дип, үземне хур кылды! – диде.

Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:

– Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды… Коргак-Күлдән найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым менә шуның өчен иде! – диде.

Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Җегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.

Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас булып алганнан соң[34], үзенең актык сүзен әйтте:

– Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җәйрәп яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар… Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!

Илче кунакның бу кинаясе җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:

– Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели!   – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.

Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә куя биреп, үзенең эчке зарын әйтте:

– Ясаган иям тел бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде!

Озата чыккан җегетләр, моны аңламыйча аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе – Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап юлга төштеләр.