18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 81)

18
хәтеремнең тегәм тапларын. Юшкыннарны вакыт юа-юа, бер караңгы җиргә атканын мин аңлармын әле, танырмын. Югалсаң да, яктылыгың аша Сине кабат табып алырмын. …Ә хәзергә шундый моңсу салкын чакларда миңа кала киләчәкне бары бүгенгемә төреп сакларга.

«Чит, диләр, чит илне, чит, диләр…»

Чит, диләр, чит илне, чит, диләр (кичерсен үз туган җиребез), анда да шул кояш, шул ук ай һәркемгә елмая бертигез. Анда да шул кавем. Адәмнең, Хаваның кызлары, уллары. Сурәткә төшердем диңгезен — ул минем моңыма охшаулы. Диңгезнең итәге тау да тау, шул таулар шикелле горурлык бар бит ул минем дә халкымда, мең илнең тавына торырлык. Ничек соң чит диим мәчетен? Йолдызлы ай кунган манара… Шул азан, нәкъ шул ук догалар нур булып җиһанга тарала. Чит, диләр, чит илне, чит, диләр, чит түгел икән бит берсе дә. Чит түгел, бары тик читендер үз илен сагынган кешегә.

«Сагынып каршылыйм язларны…»

Сагынып каршылыйм язларны, язларның беренче иртәсен. Яз килә. Яз көлә. Яз белә: дөньяны кояшлы итәсен. Һәр җирдә яз йөрер. Урамда яз чыгар, елмаеп, каршыга. Кояшын өләшер. Кояшы үзендә кимемәс тамчы да. Яз йөрер уятып таңнарда. Язларда шифалы җил исәр. Язларның тылсымлы тавышы кагылган җирләрдә гөл үсәр. Хатирә яңара язларда. Яз килеп киткәндә кышлардан. Бу язлар кемнәрнең ише соң… Язларны кемгәдер охшатам…

«Мин беләм: кайларга китсәм дә…»

Мин беләм: кайларга китсәм дә, һәрвакыт догада торырлар, ихластан хәерле юл теләп, чыршылар, юкәләр, тупыллар. Җаннарым керләнгән чакларда, игелек хакында җыр җырлар. Һәм шулай сафлыкка чакырыр юкәләр, тупыллар, чыршылар. Абынып егылсам юлларда, тураеп басуым көтәрләр.