18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 83)

18
бездәге язларга охшаган. Болытлар тын гына, тын булып агалар. Яңгырлар нәкъ шулай шыбырдап явалар. Каеннар — әйтерсең яшь кызлар. Сөйкемле. Бу якта барсы да бездәге шикелле. Бу якта төшәдер туган як искә гел. Туган як барыбер, барыбер үзгәдер! Бу якта аһ, күңел шулкадәр сагына. Бу якта бар да бар, юк туган як кына

«Дөньяларым көязләнә…»

Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә. Җәй дә китәргә ашыкмый, китмәскә үзсүзләнә. И, көзләрнең купшылыгы! И, көзләрнең ямьнәре! Җәйнең хәле ничек икән, кыен микән хәлләре? Уйлый микән гөлләренең китүенә суласын, ә шулай да китүләрнең кайтуларсыз булмасын белә микән китәр җәйләр? Ник белмәсен… Беләдер. Бар дөньяда — моңлы тынлык, бәлки, шуңа күрәдер. Дөнья тулы тып-тын моңлык, дөнья тулы көз генә, бакчаларда яфрак-яфрак җәй йөрәге өзелә. Бу көннәрнең бизәк булып күңелдә калырлыгы… Көзләрнең матурлыгы да, җәйләрнең сабырлыгы…

«Шулкадәр тын ага елгалар…»

Шулкадәр тын ага елгалар, елгалар шулкадәр тын ага. «Су үргә акмас» дип җырларлар, тыңлама беркемне, тыңлама. Кышларның төннәре бик озын, сабырың беткәндә кышларда, «Бу елны яз килми» диярләр, ышанма ул сүзгә, ышанма. Шулкадәр тын ага елгалар. Бардыр ла үрләргә акканы. Язларсыз ел булмас. Таңнарның юктыр ул кояшсыз атканы. Ялгышып өметсез сүзләрен кемнәрдер теләсә әйтергә, тыңлама беркемне. Бары тик Аллаһның рәхмәтен хәтерлә.

Бүре баласы

Кышкы төннең зәһәр салкыннары. Ап-ак кына урман юллары. Ишетелде урман эчләрендә