Йөз бормас, таяныр сын булыр
тупыллар,
чыршылар,
юкәләр.
Без җирдән киткәндә,
нык булып,
төз булып бездән дә калырлар.
Җаннарга бер һәйкәл шикелле…
Юкәләр,
чыршылар,
тупыллар.
«Очасың, уйныйсың, күбәләк…»
Очасың, уйныйсың, күбәләк.
Син ниләр уйлыйсың, күбәләк?
Көннәрең узалар уенда,
күбәләк, ниләр бар уеңда?
Канатың кагасың, дәшмисең,
гүя син бер гамьсез яшисең.
Күбәләк, күбәләк, акыллым,
күр әле, күр әле, бал кортын.
Гомерең заяга үткәнгә
үпкәләп йөрерсең кемнәргә?
Гөлләрнең хуш исе исертә,
гомерләр узар ул ничек тә.
Кояш, дип, очасың утларга,
күбәләк, уйлале туктарга.
Күбәләк, әллә син оныттың:
гомерең – бер йотым, бер йотым.
Канатың – чигүле гүзәллек,
фаҗигаң – үзәкне өзәрлек.
Син, диеп сызуы бәгырьнең,
күбәләк, күбәләк-кадерлем.
«Без танышкан җәйге бакчаларны…»
Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул,
карлар күмгәндер.
Кошлары да тынып калганнардыр,
һавасы да хәзер бүтәндер.
Ә ул карлар, бәлки, кагылгандыр,
ява-ява, синең иңнәргә…
Нигә карлар?
Нигә? Ник мин түгел? —
Бу җаннарым шуңа үртәлә…
Шул бакчада мин дә бер кагылдым
йөрәгеңә синең, хисеңә.
Хисләреңне буран күммәдеме,
җәйге кичне төшер исеңә.
Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул, карлар күмгәндер.
Мең кар кызы синең янәшәңдә,
ә син…
Син булырсың миңа
бердәнбер.
«Бу якта…»
Бу якта
нәкъ шулай алланып таң ата.
Бу якта
таңнарда сандугач уята.
Бу якта
гөлләрне тибрәтеп җил исә,
көннәре
Кояшлы. Болытлы. Төрлечә.
Кышлары
калышмый бездәге кышлардан,
язлары