18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 80)

18
йөргәнемә. Яратам мин кышның карын, бураннарын, бураннарның адаштырмый торганнарын, бураннарның тансык кына булганнарын, сагындырып урамнарга тулганнарын. Карлар ява, карлар ява, ишеп-ишеп, аклыгыннан якты кала, җанга күчеп, аклыгыннан аклык кала, җанга күчеп, бу аклыкны таптавы да әллә ничек…

«Офыкларга кадәр ерак әле…»

Офыкларга кадәр ерак әле, ерак әле миңа шәфәкъләргә, баш очымда – кояш эсселеге, үзәннәрем – куе чәчәкләрдә. Беркөн, әнкәй, кояш сүрелгәндә, дөньяларым көзгә күмелгәндә, күлмәкләрең киеп караганда, синекедәй чәчләр агарганда, көзгеләргә карап көенгәндә, кулларымның көче кимегәндә, мин аңлармын синең күңелеңне, мин тоярмын һәрбер күзәнәген. Миндә булыр синекедәй күзләр һәм күрермен дөнья үзгәргәнен: без кайтмаган көннең озынлыгын, кояшының хәтсез кызулыгын; саксыз әйткән сүзнең авырлыгын, дәшмәвеңне, җыеп сабырлыгың; балалардан көткән җылылыгың, җылылыкның нинди олылыгын мин аңлармын беркөн. Аңлаганда, сагыш ургып тулыр күңелемә. һәм шул чакта син булмассың, әнкәй… Син булмассың – үксеп түгелергә. Сагынуга түзалмыйча ул җан сине эзләр синсез сукмаклардан, үткәннәрне салыр хәтерләргә, юатырга теләр. Кадерләргә. …Аланнарым алсу чәчәкләрдә, ерак әле, ерак шәфәкъләргә…

«Хыялдагы бер хатирә булып…»

Хыялдагы бер хатирә булып кал син — китмә хыялдан!.. …Кар сулары ярсып аккан чакта, тау өзелгән чакта кыядан, Син калкырсың минем хәтеремдә. Тетрәнерләр хәтта болытлар. Юк, югалма! Китмә хыялымнан — буй җитмәслек кояш булып кал! Ишегенә йозак эленмәгән — күңелемне кемнәр шакымас… Ләкин Сиңа охшаш берәү Син булмас шул, Синең адаш Сиңа тиң булмас. Үткәннәргә кабат-кабат кайтам,