18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 79)

18
Үз балтабыз чапты тамырларны Ярым шашкан идек… ярым ач… Шул халәттә кире кайтырбыз бер… Күкләр ләкин инде танымас…

Мин бары тик бәхет теләдем!

Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә. Дөньям җуйды соңгы терәвен. Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!.. Мин бары тик бәхет теләдем!.. Күрми киттең… Минем әрнүләрдән Җиһан тетрәп, Күкләр елавын… Сагышымнан акыл язар мәлдә, «Ул – бәхетле!» – диеп юандым. Еллар үтте… яраларны җөйләп, Кан-яшемне сөртеп яңактан. Көтмәгәндә… (ә бит көткән идем!) Син очрадың миңа кабаттан. Танымадым. Кайда соң ул караш? Көчле рухның көчле гәүдәсе?.. Мин табынган күзләреңдә бүген — Яраланган бөркет шәүләсе. – Кичер! Кичер… Пышылдаган иңрәү Туктатты күк дөнья гүләвен… Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!.. Мин бары тик бәхет теләдем!..

Соңлаганнар сонатасы

Кемдер иртә килде, кемдер соңрак — Җай булдымы әллә сайларга… Без туганда кунык төшкән иде Манарага кунган айларга. Иртәләгән җаннар дала исен Кирмән итеп үтте яуларны. Соңгарганнар – без дә шунда инде — Көтте һаман күктән яуганны. Ә бит килгән иде бер сулыйсы Бал ягылган хөрлек һавасын! Идел аша озатылган икән — Кайсы дәверләрдән табасың? Соңга калган бичаралар беркөн Уйлап тапты шомлы риваять: Уйнаш икән сөю, ул кадәр үк Дәһшәт түгел икән хыянәт!.. Тетрәп куйды дөнья. Манарадан Ташланды күк җиргә горурлык. Алкышлардан башны җуйган чакта, Аягүрә килеш егылдык. Бозылдыкмы әллә, үзебезне Артык жәлләп, артык иркәләп? Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күк Ник тумадык, диеп, иртәрәк.

Гөлнур Корбанова

Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.

Г.Корбанова әдәбият мәйданына мәктәп елларында ук килә. Шул чорда аның беренче шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.

1996–2001 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында укый. Шагыйрәнең студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында әдәби әсәрләре дөнья күрә.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Уемның куены» исемле беренче китабы басыла. 2007 елда «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы, 2012 елда балалар өчен табышмаклар, шигырьләр тупланган «Аю булу кыенмы?» китабы нәшер ителә.

Гөлнур Корбанова – популяр җырлар авторы да. Шигырь- ләре төрек, чуваш, рус, балкар, азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Ява карлар, куна карлар…»

Ява карлар, куна карлар иңнәремә, шөкер итәм бу карларны күргәнемә. Шөкер итәм бу көннәрне күргәнемә, көннәр буе нидер эшләп