Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 78)
Минем дә көткәнне белмәсен…
Кояш исе
Бу дөньяның төксе чыраена
Ияләнгән идем! Күптәннән…
Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,
Карашларын җирдән күтәргән…
Вак җаннарның эре адымына,
Түбәннәрнең биек үренә…
Күнеккән дә кебек иде күңел,
Юшкын яткач бәгырь түренә.
Иртәләре – гадәтләнгән иртә,
Җайлы ласа атлау бер эздән!
Кояш исе!
Кояш исе керде! —
Тансык тамчы тамды күземнән.
«Кояш исе!» – читән-коймаларда,
Черем иткән киртә очында!..
Ышанмыйча, тезгеннәрен тарттым:
Рәшәдер ул, күңел, очынма…
«Кояш исе!» керде һәм туктады
Егыла-тора чапкан дөньясы.
Колакларга тынлык пышылдады
Фани җирнең бакый догасын.
Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе! кергән җаныма.
Барыбер
Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —
Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…
Барыбер – шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.
Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит – яшәргә Мин киләм!
Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…
Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.
Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…
Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр…
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…
Хыянәт
Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары
Җил йөгерде җаннан үтәли…
Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?
Без килгәндә юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм… Күкләргә иттек хыянәт…
Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…
Салкын идек, җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды…
Ә тансыгын… ерак яшердек.