18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 50)

18

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Казан әле, Казан уянмаган…»

Казан әле, Казан уянмаган, Күңелем Ленин белән сөйләшә. Һәр заманның үз шигаре була, Дөрес сүзләр генә сайлау кирәк: Икмәк! Дидең – Икмәк! Дип шаулады, Милләт! Дидең – дау кубарды милләт. Йөзләр, меңнәр бердәй кабатлады, Һәркем, без – көч, диде, без – көтү; Безнең максат – шәхси җәннәтләрне Барчабызга уртак бер җәһәннәм итү. Җир – халыкка! Дидең, халык – җиргә Күндәм генә зарлы башын салды — Кардәш белән кардәш бәрелешер вакыт, Илдә бәйрәм – зур тамаша алды. Икмәк һәм тамаша! Икмәк һәм тамаша! Каршы чыкканнарны җир йотсын! Яңа әйдәманнар мәйданнарны яулар, Айнытырлар Казан йокысын! Икмәк һәм тамаша! Әй шаулаша халык — Хаклык безнең якта яктырак! Фетнәчеләр генә, җиңсәк нишләрбез, дип, Бер читтәрәк тора аптырап. Һәр заманның үз гыйсъяны куба, Дөрес сылтау гына табу кирәк. Тик ни хикмәт, бездә, Икмәгеннән бигрәк, Тамашасыз булмый кебегрәк…

«Бу күңелсез, төксез, шәрә илнең…»

Бу күңелсез, төксез, шәрә илнең Һәрбер көне көзгә көйләнгән. Монда җиһангирлар, капчык асып, Хәер эстәп йөри өйләрдән. Асты-өскә килгән бүлмәләрдә Син бер шәүлә генә, шыксыз сурәт — Аһ, без дөнья тоткан кавем! – диген, Соңгы тәмәкеңне алып көйрәт. Кылычымны сындырдым да, карап торам: Адәм баласына, ахыр чиктә, Бер илереп һава сулар өчен Аяк эзе кадәр туфрак җитә. Сүгенүгә күчкән бу телемдә Кемгә эндәшим соң тәвәккәлләп? Аһ, без дөнья көткән милләт, диген, Ахры, дөнья буйлап киткән милләт… Мин-минлегем сындырдым да карап торам — Татар баласына ахыр чиктә, Җирне үзенеке итәр өчен, Җир куеныннан кубарылу җитә.

«Каты басма карга, эзең калыр…»

Каты басма карга, эзең калыр. Юлың шушы булган, диярләр. Бездән соң да каны кызышканнар Үзләре үк камыт киярләр. Җирне бугазыннан алалмаса, Бездән соң да берәү ялгышып Тезләнер дә юлы уртасында Шешә бугазына ябышыр. Каты басма. Басма сүзең калыр — Һәм, барзәһтә килеп, җан сорар. Сыңарым дип, сүз катасы түгел, Безгә һәркем җирдә ят сыңар. Бер сүзеңне җөпләп алырлар да, Уңга-сулга болгар кече-карты.