Җиде ятның йөзен көйдергәнче,
Эчтән көеп эндәшмәвең артык.
Йә булмавың артык. Йә булганчы,
Барысын да уйлап яңадан,
Туганда ук чамалабрак туу
Берәр мәгърифәтсез анадан.
Кычкырасың үзең, үзең айнып,
Бу хак сүзме, дисең, безгә хасмы?
Үз эзеңдә үзең батар булгач,
Каты басма, зинһар, каты басма…
«Кылыч үлән ялгап…»
Кылыч үлән ялгап,
Чәчләремне үрдең —
Сулышыңа үчле үсмер бураннарда
Саксыз кагылулар иседер.
Яланнарны иңли
Кырпак кырлар җиле,
Соңгы көен суза куралар —
Алар карышырга тыйганнарның
Кыргыйлыгын кайрый торалар.
Җиңнәреңне учлап,
Канатларың төзәт —
Изүеңнән китсен күлмәгең —
Мин җилләрдән тизрәк суынганга,
Юлда туңу хисен белмәдем.
Мин, Җиремне
Тартып барган хәлдә,
Җирнең тарту көчен сизмәдем.
Юлга! Юлга! Тигезләргә вакыт
Кайту-китүләрнең бизмәнен.
Кышлау үлән кушып,
Чәчләремне үрдең —
Ятлар тисә, юлы киселер! —
Буран сарган өзек сукмакларда
Саксыз каргышларың төседер.
«Син миңа чит түгел, түгел ич…»
Сөйлә миңа йөрәк серләреңне,
Сөйлә миңа, мин чит түгел ич.
Син миңа чит түгел, түгел ич;
үч тулы карашың ялкыны
тын дала хәтерен өткәндә,
син – кансыз кандашым, якыным,
таш көбә тышавы астында
йөрәк түгел, тояк тавышы —
иртәгә, бәс төшеп үләнгә,
һәр икең юл белән кавышыр.
Иртәгә Җир ике ягыннан
алланыр да ике таң туар —
бер кичкә кояштан яшерен
төнгизәр күңелеңне тугар.
Мин сиңа чит түгел – сөйләмә,
Тын калып, үзеңне үзең чиш.
Без бүген җылыга елышкан
Кыргый үсмерләр генә ич.
«Син инде бу шәһәр ырымын…»
Син инде бу шәһәр ырымын
урамлап-тыкрыклап сүткәнсең,
син миңа кадәр дә әкренләп
кабарткансың күкләр үпкәсен,
син бергә узасы күпердә
тугыз буе боз ваткансың,
тугыз кат ачылып-ябылган
ялангач ярларның капкасы.
Син Тукай һәйкәле янында
елга бер зонтыңны җуйгансың.